Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Чын дус 19.10.2022

Укучыларда кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү максатыннан, 2 нче сыйныф укучылары белән "Чын дус" дип аталган класс сәгате һәм тренинг үткәрелде.
-
Добрые письма 15.10.2022

Российское движение детей и молодёжи запустило Всероссийскую акцию “Добрые письма”. Учащиеся 4 класса приняли активное участие в данной акции: они сделали открытки для наших солдат. Также они написали для них тёплые пожелания в знак благодарности и поддержки.
-
Табигать кочагында 14.10.2022

Көз - табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү өчен иң кулай вакыт. Аларны күрү өчен, табигать кочагында булу кирәк. Чөнки табигать кочагында булу балалар өчен һәрвакыт кызыклы вакыйга. Тере һәм терек булмаган табигатькә, табигый сезонлы үзгәрешләргә күзәтүләр балаларның хәтерен яхшырта, игътибарын үстерә, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияли. Әлеге максатларны истә тотып 1 сыныйф укучылары белән табигатькә чыктык. Укучылар бик кызыксынып тирә-юньне күзәттеләр. Башта без күк йөзенең матур буяуларына, яфракларның матур бизәкле булуына сокландык, табигатьнең матур авазларын тыңладык. Агач яфракларын танырга өйрәндек. Ылыслы агачлар турында сөйләштек. Экскурсия балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды.
-
"Көндәлек режим һәм сәламәтлек " 13.10.2022

1 г классы укучылары белән "Көндәлек режим һәм сәламәтлек " дигән темага класс сәгате уздырылды. Укучыларда көндәлек режимны үтәү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару , чиста-пөхтә булу тәрбияләнде. Класс сәгате телдән журнал формасында барды. Укучылар белән уеннар уйнадык, сорауларга җавап бирдек.
-
"Дуслык серләре" 08.10.2022

Укучыларда дуслык турында күзаллауны булдыру, якын дус була белергә һәм тугры дусны сайларга өйрәнү, ышанычлылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай, кешелекле сыйфатларны формалаштыру максатыннан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче 2 нче сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате үткәрелде.
-
«Изучи интернет — управляй им» 07.10.2022

XI Всероссийский онлайн-чемпионат «Изучи интернет — управляй им»!
Тема этого года – «Цифровая грамотность». Задания будут посвящены информационной, компьютерной, коммуникативной и медиаграмотности, технологиям будущего и безопасности в интернете.
Победители чемпионата получат ценные призы:
1 место – планшет HUAWEI
2 место – смартфон Redmi
3 место – умные часы Amazfit
4 место – VR-очки с наушниками и джойстиком Shinecon
5 место – TWS-гарнитура Redmi
Участники, не занявшие призовых мест, получат именные электронные сертификаты и подписку на электронные версии «Классного журнала» и «ПониМашки» на 3 месяца, а призёры – на 6 месяцев
Регистрируйся на онлайн-чемпионат уже сейчас: https://игра-интернет.рф/championship2022/ -
5 нче октябрь – Укытучылар көне 05.10.2022

5 нче октябрь – Укытучылар көне. Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы ул - белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә. Ничә яшьтә һәм кайда гына булсак та, без укытучыларыбызны һәрчак хөрмәт белән искә алабыз.
Бу көнне Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә укытучыларны хөрмәтләделәр. Иртәдән үк аларны чәчәк бәйләмнәре һәм матур котлаулар белән каршы алдылар. 5 нче сыйныф укучылары укытучыларга матур шигырьләр, күңел түреннән чыккан җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле укытучылар!
-
"Әбием, кадерлем!" 04.10.2022

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, мәктәбебездә 1-2 класс укучылары һәм аларның укытучылары Низаметдинова С. И., Йосыпова Р. К., "Әбием, кадерлем!" дигән бәйрәм кичәсе күрсәттеләр. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләре белән өлкәннәрне сөендерделәр. Ахырдан, бәйрәмгә килгән өлкәннәр исеменнән җылы сүзләр әйтелде. Бәйрәмне әзерләүдә зур хезмәт куйган укытучыларга, балаларга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Түгәрәкләргә рәхим итегез! 03.10.2022

Мәктәптә түгәрәкләр эшчәнлеге үз эшен башлап җибәрде. Өстәмә белем бирү түгәрәк җитәкчеләре өстәмә белем бирү навигаторы аша укучыларны түгәрәкләргә җыеп расписание нигезендә занятиеләр үткәрелә. Барлык укучыларны түгәрәк занятиеләренә чакырабыз!
-
«Мәктәбебезгә нур иңгән, чөнки өлкәннәр килгән» 03.10.2022

Өлкәннәр көне уңаеннан Казиле башлангыч мәктәбендә кичә оештырылды.Укучыларның әбиләре кунакка килде.Укучылар үзләренең якыннарына һөнәрләрен күрсәттеләр,котладылар.Әбиләр дә сынатмады.Төрле конкурсларда катнашып үзләрен сынадылар.








