Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Милли бизәлешле китапчык 26.10.2023
Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары конкурсларда теләп, актив катнашалар. Рәхмәтуллина Нурзилә, Сираҗетдинова Лиана, Хәйретдинова Алисә, Нәбиуллина Нәфисә "Милли бизәлешле китапчык" конкурсында катнашу максаты белән халкыбызның милли бизәкләре ясалган рәсемле китапчыклар әзерләделәр. Кызларга уңышлар телибез.
-
Уңыш бәйрәме 26.10.2023
Бүген мәктәбебездә 1-4 нче сыйныф укучылары катнашында көзге "Уңыш бәйрәме" булып узды. Бәйрәмдә укучылар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, командаларга бүленеп, игътибарлылыкта, зирәклектә, җитезлектә көч сынаштылар. Төрле спорт уеннарында катнаштылар. Шулай ук "Шалкан" әкиятен дә сәхнәләштерделәр. Чара бик матур һәм күңелле үтте.
-
Сөмбелә бәйрәме 25.10.2023
Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Сөмбелә бәйрәме" узды. Мөндеш балалар бакчасының балалары һәм тәрбиячеләр тамашачыларыбыз булдылар. Бәйрәмебез шигырьләр , җырлар , биюләр һәм кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Көз кызы Сөмбелә бәйрәмне җанландырып җибәрде.
-
Караңгыда күрен! 25.10.2023
Юллардагы бәхетсезлек очраклары күп вакыт юл йөрү кагыйдәләрен бозган, үтәмәгәннән килеп чыга. Боларны булдырмау, балаларга иминлек кагыйдәләрен аңлату максатыннан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен класс сәгате үткәрелде.
-
Балачак - иң күңелле, иң бәхетле чак 25.10.2023
Балачак - иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булмасын, балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, күңелле дә булып истә кала. Без озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар белән иң беренче яуган карны күзәттек, кар әвәләп кар бабай да ясап куйдык.
-
24 октября - День подразделений специального назначения 23.10.2023
Очередное внеурочное занятие "Разговоры о важном" было посвящено Дню подразделений специального назначения. Цель занятия: знакомство обучающихся с видами подразделений специального назначения, воспитание уважения к людям, служащим в подразделениях специального назначения (спецназе), формирование чувства гордости за силовые структуры, обеспечивающие защиту суверенитета и ценностей нашего Отечества.
-
Көзге өмә 21.10.2023
Бүген мәктәп территориясен җыештыру буенча өмә оештырылды.
-
Китап уку - иң яхшы белем алу 21.10.2023
Укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уяту, кеше тормышында китапның зур әһәмияткә ия булуын ачыклау, уку тизлекләрен арттыру максатыннан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар белән көн саен матур китаплар укыйбыз. Китап укыган бала акыллы, белемле, чиста күңелле була.
-
Кем зирәк, әйт тизрәк! 21.10.2023
“Туган телем сагында” акциясен йомгаклап, Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Кем зирәк, әйт тизрәк” дигән табышмаклар кичәсе" үткәрелде. Балаларга халык авыз иҗатының бер төре булган табышмакларның килеп чыгу тарихы турында аңлатылды. Укучылар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар таптылар. “Татар халык иҗаты” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.
-
Алтын көздә кунакта 20.10.2023
Без бүген Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары балалар бакчасына кунакка кердек. Алар безгә "Алтын көздә кунакта" исеме астында бик эчтәлекле, матур чара күрсәттеләр. Балалар бакчасы белән мәктәп арасындагы дәвамчанлык озак еллар буе уңышлы гына бара. Алга таба да шулай бергә-бергә дус-тату эшләргә насыйп булсын.