Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Чана шуу ни өчен файдалы соң? 04.01.2024
Мөндеш башлангыч мәктәбе укучыларының каникуллары күңелле һәм файдалы уза. Бүген укучылар белән рәхәтләнеп тауда чана шудык. Чана шуу ни өчен файдалы соң? Күңелләр күтәрелә, организм кислородка баей, аяклар, мускуллар ныгый һәм артык калорияләр югала. Сәламәт булыйк!
-
Мой любимый сказочный герой 03.01.2024
Каникулы продолжаются. Сегодняшний день был посвящен сказкам. Ребята читали, инсценировали сказки. Они показали свои актерские навыки. Потом прошёл конкурс рисунков на тему "Мой любимый герой сказки".
-
Күңелле һәм файдалы яллар 02.01.2024
Менә кышкы каникуллар да җитте. Каникул булуга карамастан, укучылар мәктәпне дә онытмыйлар. 2 нче гыйнвар көнне алар мәктәпкә килделәр һәм китапханәчегә китаплар ремонтларга булыштылар. Укучыларның яллары шулай күңелле һәм файдалы уза.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 28.12.2023
28 нче декабрь көнне мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме булып узды. Бәйрәм тамашасы бик матур, эчтәлекле, күңелле булды.
-
Милли бәйрәмнәр һәм йолалар 23.12.2023
Укучыларыбызны милли рухта тәрбияләү, милли бәйрәм һәм йолаларны белүләренә, үткәннәрне онытмаска ирешү максатыннан 8 нче сыйныф укучылары өчен класс сәгате үткәрелде.
-
Туган телем - татар теле 22.12.2023
Туган тел атналыгы кысаларында 8 нче сыйныф укучылары өчен "Туган телем - татар теле" дип исемләнгән класс сәгате уздырылды. Класс сәгатенең максаты: туган телгә-ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, тел байлыгын үстерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү иде.
-
Туган тел атналыгы 20.12.2023
Мәктәбебездә туган тел атналыгы башланып китте. Укучыларда татар халык уеннарына, фольклорына карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, бүген 5 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Түбәтәй" уены уйнадык.
-
Бәйрәмгә әзерлек эшләре дәвам итә 19.12.2023
Яңа ел - иң көтеп алынган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша. Мәктәбебездә бәйрәмгә әзерлек эшләре дәвам итә. Бүген укучылар һәм укытучылар белән бергәләп мәктәп территориясенә яңа ел символын кардан ясап куйдык.
-
Батыр егет - ил күрке 18.12.2023
Кем соң ул безнең заман герое? Алар нинди сыйфатларга ия? Бүгенге класс сәгатендә укучылар белән шушы сорауларга җавап эзләдек. Геройлар турында фильм карадык. Хәзерге көндә хәрби операциядә катнашучы авылыбыз егетләрен горурланып искә алдык. Батыр егет - ил күрке.
-
Хәзерге заман батырлары 18.12.2023
"Мөһим әңгәмә" вакытында 3а классы укучылары белән "Хәзерге заман батырлары" дигән темага сөйләшү оештырылды.