Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
Тәҗрибә уртаклашабыз. 03.09.2016 Уку елы дәвамында мәктәп укучылары төрле конкурс, ярышларда актив катнаша һәм призлы урыннарга ия булалар. 10 класс укучысы Гаффарова Әнисә Әнәс кызы үзенең "Җиңү килде җиргә кабат" проекты белән укытучыларның август киңәшмәсендә катнашты. Проект эше "Җиңү җыры" республика конкурсында 1 урынга лак булды.

-
Котлыйбыз! 02.09.2016 Мәктәпнең химия һәм биология укытучысы Маннанова Лилия Равил кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары" күкрәк билгесе белән, Мөндеш башлангыч мәктәбе укытучысы Камалиева фирдания Әдһәм кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хөрмәтле укытучыларыбыз, Сезне чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлк, иҗади уңышлар телибез!

-
Белем бәйрәмен каршыладык 01.09.2016

Белем көне үзе белән зур яңалыклар да алып килде. Бүген мәктәбебезнең 13 укучысын "Россия укучылар хәрәкәте" сафларына кабул иттек. Мәктәбебез киләчәк лидерларын тәрбияләү өчен старт алу мәйданчыгына әйләнде. Бездә кунакта тәрбия эшләре буенча район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Шакирова Миләүшә Ниязовна, районның балалар оешмасы буенча кураторы Прахов Эдуард Радиславович булдылар. Алар мәктәбебезгә яңа аяк баскан укучыларны шушы зур бәйрәм белән котлап киттеләр.
-
Ярминкә 27.08.2016

Бүген укытучыларыбыз ярминкәдә катнашты. Республика көне уңаеннан чәчәк композицияләре дә төзелде.
-
Укытучыларның секция утырышлары бара 26.08.2016

Бүген тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының секция утырышы булды. Утырышта Муллагалиева Г.Н. Россия укучылар хәрәкәте турында чыгыш ясады. Эшчәнлек юнәлешләре белән таныштырды.
-
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе 25.08.2016

"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында туризм белән шөгыльләнүче балаларны шәхси эшмәкәрләр Сабиров А.Ф. 2000 сум, Төхбәтуллин Д.И. 2.600 сум күләмендә спорт инвентаре белән тәэмин иттеләр. Үз җирлегебездәге яшьләрнең спорт үсеше белән кызыксынуларына теләктәшлек белдергән эшмәкәрләргә рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Россия укучылар хәрәкәтендә катнашучылар Лаеш муниципаль районында президент белән очрашуда 19.08.2016

Ике көн дәвамында проектта катнашучыларга үз эшләренең осталары булган белгечләр Россия укучылар хәрәкәте эшчәнлегенең юнәлешләре турында мастер-класслар күрсәттеләр.
Бүген укучылар Лаеш муниципаль районында үтә торган пленар утырышта катнашалар
-
Татарстан укучыларын "Россия укучылар хәрәкәте" сафларына кабул иттеләр 18.08.2016

Билгеле булганча, 2015 нче елның 29 нчы октябрендә Россия президенты Владимир Владимирович Путин Россия балалар хәрәкәтен булдыру турындагы Указга кул куйды. 2016 нчы елның 16 нчы апрелендә гамәлгә куючылар тарафыннан Россия балалар хәрәкәтенең Уставы төзелде. Дмитрий Анатолиевич Медведев Күрсәтмәсе буенча Россия балалар хәрәкәте оешмасы федераль дәүләт бюджет оешмасы буларак яши башлады .Балалар хәрәкәтенең эшчәнлеген киңәйтү максатында, регионнарда эш алып баруны күздә тотып ,Татарстан мәктәпләрен дә бу проектта катнашырга чакырганнар. Мәгариф министрлыгы 50 мәктәпне тәкъдим иткән. Безнең мәктәп укучылары эшчәнлеккә кушылып, район мәктәбе укучыларына үз тәҗрибәләрен таратырга тиеш булалар.
-
"Костер" лагеренда укуда 17.08.2016

17 нче августтан 19 нчы августка кадәр Россия укучылар хәрәкәтен Татарстан Республикасы мәктәпләренә кертү буенча"Костер"лагерена оештыру укуларына җыйдылар. Бу укуда безнең мәктәптән 7 нче класс укучысы Бариева Эльвина катнашачак .
-
Укучылар "Без-Тукай оныклары" ял лагеренда 12.07.2016

Мәктәбебездән 3 укучы "Без-Тукай оныклары " лагеренда ял итте. Нәбиуллина Камилә, Җиһаншина Дилбәр һәм Шәяхмәтова Сафия яшьтәшләре белән аралашып күңел ачтылар








