Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Фәнни-гамәли конференция. 01.12.2016 Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше, мөһим өлеше ул. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы. Шушы максат һәм бурычларны үтәү максатыннан мәктәптә укучыларның фәнни-гамәли конференциясен үткәрдек. Конференциядә 5-7 класс укучылары катнашты. Укучыларның проект эшләре, тикшеренү-эзләнү эшләре үзләре яшәгән урам тарихына багышланды. Нигезләмә буенча һәр эштә урамның элекке һәм хәзерге атамасы, аның килеп чыгышы тарихы, урамда яшәүче кешеләр, танылган шәхесләр, урамдагы йортлар һәм җәмәгать биналары турында мәгълүматлар булырга тиеш иде. Күпчелек эшләр бу таләпләргә туры килеп эшләнде. Урам күренешләреннән фотолар да тикшеренү-эзләнү эшләрен тулыландырып җибәрде. Тарих, татар теле, география фәне укытучылары Ибраһимов А.Р., Нәбиуллина Г.Р., Гаффарова Д.В., һәм конференцияне оештыручы Закирова Л.Ә. укучыларның эшен бәяләде.

-
Әниләр бәйрәме 30.11.2016 Җир йөзендә әнидән дә кадерле кеше юк! Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы , акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Шул уңайдан 29 нчы ноябрь көнне Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә башлангыч класс укучылары тарафыннан әниләргә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Укучылар әниләренә үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, тормыштан алынган күңелле күренешләр күрсәттеләр. Әниләр бәйрәмнән бик канәгать калып, бәйрәмне әзерләгән укытучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

-
Казиле башлангыч мәктәбе яңалыклары. 29.11.2016 Казиле башлангыч мәктәбендә әниләр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрелде.Әниләренә ярату,хөрмәт,рәхмәт сүзләрен балалар шигырь,җыр һәм биюләре аша җиткезделәр.Бүләкләр тапшырдылар.Соңыннан төрле бәйге-ярышларда катнашып,зирәклекләрен,тапкырлыкларын күрсәттеләр.

-
Котлыйбыз! 28.11.2016 Республика күләмендә оештырылган "Мультимедиа дөньясы" методик конкурсында безнең мәктәп укытучылары актив катнашты. Физика-информатика укытучысы Гыйбадуллин Илназ Зөфәр улы һәм география укытучысы Гаффарова Дамира Вәкил кызы үз номинацияләрендә 2, 1 урыннарга ия булдылар. Афәрин, коллегалар. Шулай ук, конкурста актив катнашкан рус теле укытучысы Шакирова Г.К., татар теле укытучысы Нәбиуллина Г.Р., башлангыч класс укытучысы Гыйбадуллина И.Г., тарих укытучысы Закирова Л.Ә. га алдагы конкурсларда уңышлар теләп калабыз.

-
"Сәламәт ана-сәламәт бала" акциясе 26.11.2016

"Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучылар бүген "Сәламәт бала-сәламәт ана" акциясен үткәрделәр. Башлангыч класс укучылары белән берлектә әниләр көненә кулдан әйберләр ясадылар. Укучыларның "Минем әнием" дип аталган рәсем ясау конкурсына нәтиҗә чыгардылар. Акциядә катнашучыларның кулларына кишер сары төстәге тасма тагылды. Кишер сары төс-кояш җылысы төче. Ул һәр гаиләгә иҗади үсеш, күп шатлыклар, тынычлык алып килсен
-
"Әнием-иң кадерлем син минем! 26.11.2016

Бүген 5 нче класста алда аталган тема буенча ачык класс сәгате уздырылды. Укучылар үз әниләренә багышлап язылган чыгышларын тәкъдим иттеләр. Әни кадере, әниләрнең бүгенге җәмгыяттә тоткан урыны турында үтемле фикерләр җиткердә укучыларга класс җитәкчесе Нәбиуллина Гөлназ Рәнифовна. "Бала гомере буе үз анасына бурычлы булып кала. Чөнки ана, баласының язмышы , сәламәтлеге өчен борчылып, күпсанлы йокысыз төннәрен үткәрә. Тормыш итү өчен кирәкле киңәшләре белән ярдәм итүче дә ана..."
Класс җитәкчесе, үз укучылары белән бергә, әниләргә атап, презентацияләр ясаган, дәрестә аларны карап чыгарга да вакыт табылды. Бу хезмәтләр, котлау хаты буларак, әниләрнең электрон почталарына салыначак. Класс белән башланып киткән проект эшенең башлангычы уңышлы, алдагы көннәрдә ул үстерелер дигән ышанычта калабыз.
-
РДШ активистлары Карлыгачлар белән 25.11.2016

Бүген РДШ активистлары Карлыгачлар белән туган як буйлап сәяхәткә чыктылар. Укучылар нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәттеләр. Укучыларга балалар оешмасының кагыйдәләре турында белемнәр бирелде.
-
"Сак булыгыз, боз!"-рәсем конкурсы 24.11.2016

Билгеле булганча, республика буенча "Сак булыгыз, боз" рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Бу конкурсның мәктәп турына йомгак ясалды.
Зарипова Әлфинә, Гыйлаҗиева Гүзәл һәм Шәмсетдинова Иделия район турында катнашу мөмкинлегенә ия булдылар.
-
Итоги онлайн – чемпионата «Изучай интернет – управляй им». 23.11.2016

21 ноября Координационный центр национального домена сети Интернет и ПАО «Ростелеком» подвели итоги V Всероссийского онлайн-чемпионата «Изучи интернет – управляй им!».
Его участниками стали порядка 15 тысяч школьников со всей страны; при этом около 10 тысяч участников сражались за первые строчки рейтинга в индивидуальном зачете, остальные - объединились в 568 команд.
Команда нашей школы, показав свою эрудированность, IT-грамотность и целеустремленность заняла вторую строчку рейтинга в командном зачете. Учащиеся не только показали хороший результат, но также порадовали организаторов великолепной дополнительной работой.
-
Көзге фьюжен 23.11.2016

Бүген укучылар район буенча оештырылган "Көзге фьюжен" чарасында катнаштылар. Төрле станцияләрдә катнашып, үз белемнәрен бәяләргә, яшьтәшләре белән аралашырга мөмкинлекләр тудырган оештыручыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.








