Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Туган көнегез белән! 12.10.2016

Хөрмәтле укытучыбыз Закирова Лилия Әхәтовнаны укучылар, укытучылар коллективы туган көне белән котлый.
Чын йөрәктән телик әле,
Бу җиһанның аяз, зәңгәр күген.
Еллар өстәлсә дә , иңсәләрең
Тоймасалар иде тормыш йөген.
-
Иртәнге зарядка 11.10.2016

Һәр көнне дежур класс укучылары иртәнге зарядка ясаталар.
-
Проект "Самостоятельные дети" , акция "Здоровая пробежка" 10.10.2016

11 октября участники проекта "Самостоятельные дети" провели акцию "Здоровая пробежка". В назначенное время выходили на место проведения акции, установили плакаты с символикой проекта, и плакаты, пропагандирующие ЗОЖ. Среди участников проекта и прохожих, пожелавших принять участие в акции, проводили пробежку с призывами, «речевками» про ЗОЖ.
-
Слет активистлары Мәгариф министры урынбасары белән очраштылар 09.10.2016

Активистлар өчен бүген бик җаваплы көн булды: укучылар Мәгариф министры урынбасары Л.О.Сулима белән очраштылар. Ул укучылар белән ирекле аралашу оештырды. Россия укучылар хәрәкәте алдында торган зур бурычлар , аларны тормышка ашыру юлларын сөйләде. Укучылар РДШ җырына матур флеш-моб күрсәттеләр. Шушындый мәртәбәле шәхес белән очрашып аралашу, фотога төшү укучыларда онытылмаслык мизгел булып сакланыр.
-
Мастер-класслар 08.10.2016

Активистлар көн дәвамында мастер -кклассларда катнаштылар. Регион җитәкчеләре, киләчәктәге хезмәттәшлекне күздә тотып, зур команда туплаганнар. Бүген Россия телевидениесе журналистлары, волонтерлар чыгышын тыңлау педагоглар һәм укучылар өчен дә бик файдалы булды. Кичке аштан соң, бергәләшеп, зур чарага җыелдык . 9 отряд"Укытучы -көчле шәхес" исеме астында үз чыгышларын тәкъдим тте.
-
РДШ активистларының икенче слеты 07.10.2016

6-9 октябрьдә Татарстан республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, пилот мәктәпләрнең педагог-оештыручыларын һәм балалар оешмаларының 2 активистын "Дуслык" лагерена җыеп , слет оештырды. Бу слетта безнең мәктәптән педагог -оештыручы Муллагалиева Г.Н., 7 нче класс укучылары Барыева Эльвина һәм Нәбиуллина Камилә дә катнаша. Слет белән Татарстан республикасында Пронина Д.Г. җитәкчелек итә. Активистларга аның белән аралашу бик ошады. Ул һәр бала белән аерым аралашырга да вакыт тапты, балалар оешмаларының эшчәнлегенә тулы анализ ясады. Россия укучылар хәрәкәтенең төп юнәлешләре, еллык эшне планлаштыру буенча үз тәкъдимнәрен кертте.
-
Һөнәр сайлаучыга ярдәмгә 06.10.2016

8-11 нче класс укучылары өчен республикабызның халыкны эш белән тәэмин итү бүлегеннән белгечләр чыгыш ясадылар. Укучылар, үзләре теләгән эшләрне күрсәтеп, анкета тутырдылар;хезмәт базарында иң кирәкле дип билгеләнгән һөнәрләр белән таныштылар.Республикабыз оешмаларында дәрәҗәсе югары булган хезмәтләр турында видеороликлар карау да бик файдалы булды
-
Укытучылар көне 05.10.2016

Бүген республикабызның бар мәктәпләрендә дә укытучылар көне билгеләп үтелде. Безнең мәктәптә һәр елны , традиция буенча , бу көнне 5 нче класс укучылары чыгыш хәзерли . Кайсы гына елны алсак та, чыгышлар һәрберсе үзенчәлекле. Бу елны да 5 нче класс укучылары сынатмады, чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Берсеннән-берсе сәләтле баларга карап, сокланып утырдык. 5 нче класс укучылары һәм аларның җитәкчеләре Нәбиуллина Г.Р.-га тирән рәхмәтбезне җиткерәбез!
-
"Гражданнар оборонасы" көне 04.10.2016

Бүген "Гражданнар оборонасы" көне. Шул уңайдан, 8-11 нче класс укучыларыннан төзелгән 5-әр кешелек командалар, каршылык полосаларын үтеп , финишка беренчерәк килеп җитү буенча ярышларда катнаштылар. Ярышны оештыручылар Фазылҗанв Г.Г., Җәләлиев И.И.
-
Өлкәннәр бездә кунакта 03.10.2016

Республикабызда өлкәннәр декадасы бара. Шул уңайдан, мәктәпләрдә дә өлкәннәрне хөрмәтләү, булдыра алганча аларга ярдәм итү оештырылган. Бүген озынайтылган көн группасына йөрүче укучыларның әби-бабалары бездә кунакта булдылар. Тәрбияче Сәгъдиева Х.К.,сәнгать мәктәбе филиалының
музыка укытучылары Харисов Р.Р., Харисова Ч.Ф белән берлектә, өлкәннәр өчен әдәби-музыкаль чара күрсәттеләр. Әби-бабайлар яшь буынга урынлы киңәшләрен җиткерде. Укучылар якыннарына кулдан ясалган матур чәчәкләр бүләк итте.








