Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Туган тел-акыл сандыгы. 21.02.2019 21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Быел безнең Мөндеш башлангыч мәктәбендә дә бу көн олы бәйрәм төсен алды. Бәйрәмгә әзерлек алдан башланды. Һәр класс туган телгә багышлап хикәяләр, шигырьләр яздылар, викторина сораулары, ребуслар, башваткычлар төзеделәр, тел галимнәре, тел турында кызыклы материаллар тупладылар. Кичәнең икенче өлешендә милли киемнәр кигән укучылар ике командага бүленеп, "Йолдызлы сәгать" уенында катнаштылар. Туган телебезне ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Бәйге тигез исәп белән тәмамланды. Бәйрәм татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

-
Туган тел көне 21.02.2019 Мәктәбебездә туган тел атналыгы дәвам итә. Кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле Бүген 21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан, мәктәптә “Дөньяда иң-иң матур тел – ул минем туган телем” исемле әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Кичәгә мәркәзебез Казаннан һәм үзебезнең Арчадан кунаклар килде. Кунакларны курай моңнарына уралган шигырьләр белән башлангыч сыйныф укучылары каршы алды. Кичә барышында туган телебезгә багышлап шигырьләр укылды, җырлар, дәртле биюләр башкарылды. Курайчы егетләребез осталыгы кунакларда соклану уятты. Бездә кунакта шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Зиннур Тимергалиев һәм “Безнең гәҗит” газетасы журналисты, безнең мәктәпнең 2010 нчы елгы чыгарылыш укучысы Фәнзилә Мостафина булды. Алар туган телебезне яратырга, аны югалтмаска кирәклеген аңлаттылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр, үзләре белән булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Әңгәмә бик кызыклы һәм файдалы булды. Укучыларыбыз кунакларга үз куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырды. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Әдәби кичәдә катнашкан укучыларга, кичәне оештырган татар теле һәм әдәбияты укытучылары Габдрахманова Наилә Шайнур кызы һәм Нәбиуллина Гөлназ Рәниф кызына бик зур рәхмәт.

-
“Туган телеңне өйрән һәм ярат” 20.02.2019

Бүген Арча 5 нче гимназиясендә, 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телеңне өйрән һәм ярат” районкүләм шигырь укучылар бәйгесе узды. Кичәдә районыбызның татар теле, әдәбияты һәм башлангыч сыйныф укытучылары катнашты. Мөндеш башлангыч класс укытучысы Рәхмәтуллина Алсу Рәисовна да бәйгедә катнашып Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Укытучылар чаңгыда 19.02.2019 Бүген укытучыларның чаңгы командасы Арча стадионында район күләмендәге профсоюз хезмәткәрләренең чаңгы ярышында катнашып кайттылар. Молодцы!

-
Спортивный туризм. 18.02.2019

14 февраля на территории стадиона города Арска прошли соревнования по спортивному туризму на лыжных дистанциях. По итогам соревнований наша команда в средней группе заняла 1 место. Поздравляем команду и тренера Залялиева И.И.!
-
Профориентация 16.02.2019 Арча агрокөллияте укытучылары 9 класс укучылары белән очрашу үткәрделәр. Көллияттә укып алырга мөмкин профессияләр, уку шартлары, укырга керү таләпләре турында сөйләделәр.

-
Әфганстан – йөрәк ярасы 16.02.2019 15 февраль - үзенчәлекле көн, бу совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгара башлау көне. Әфган сугышы − куркыныч сүз... Аның һәр көне тарих китабына уеп-уеп язылган. Әлеге кайнар ноктадан исән-имин әйләнеп кайткан ир-егетләрнең күңел төпкелендәге 30 еллык хәтер китабы ул. Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе Мөндеш башлангыч мәктәбендә дә узды.. Кайнар нокталарда үзенең хәрби бурычын үтәп, исән-имин кайткан авылдашыбыз әфганчы Камалиев Фәргать абый булуы белән чиксез горурландык. Кичә барышында укучылар белән бергәләп экран аша "Әфганстан ─ йөрәк ярасы" исеме астында бу ил, анда барган сугышның тарихын да барладык, сугышта ятып калган райондашларыбызны 1 минутлык тынлык белән искә алдык.Әфган сугышы кырында булган якташларыбызга хәрби хезмәтләрен төгәл үтәүләре, батыр һәм намуслы булулары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хәрби бурычка тугры булуыгыз, үзара ярдәмләшеп һәм дус булып яшәвегез яшь буын өчен яхшы үрнәк булып тора.

-
Муса Җәлил-герой шагыйрь 16.02.2019 15 нче февральдә Муса Җәлилнең тууына 113 ел булды. Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп тә, рухи ныклыгын югалтмаган, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып барган.Шул уңайдан, Мөндеш башлангыч мәктәбендә Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу чарасы үтте. Әлеге кичә балаларда бөек шагыйребез, аның көрәштәшләре белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.Җәлил иҗат иткән шигырьләрне, аңа атап язган җырларны укучылар чын күңелдән илһамланып башкардылар. Шагыйрьнең җанга үтеп керә торган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичә балалар башкаруында “Бөек шагыйрь Муса Җәлил” җыры белән тәмамланды.

-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2019 Февраль ае – Җәлил һәм җәлилчеләр ае. 15 нче февраль – Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.“Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен максаты да шунда түгелмени”,- дип язган була Муса Җәлил. Аның тормышы бу сүзләргә бик тә туры килә. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел. Бүген Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә “Алар мәңге үлемсез” исеме астында батырлык дәресе үткәрелде. Әдәби-музыкаль кичәдә шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, аның батырлыгына дан җырланды. Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, аңа багышланган җырлар тыңладылар. Кичәне алып барган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Наилә Шайнур кызы укучыларга Мусаның кечкенәдән батыр булырга омтылуы, тырыш, намуслы булуы турында сөйләде. Батырлык дәресе “Салют сиңа, Муса Җәлил!” җыры белән күтәренке рухта тәмамланды.

-
Әфганчылар белән очраштык 14.02.2019 Әфганистан сугышыннан чикләнгән совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел булуга багышланган хәтер кичәсе үткәрелде. Ватан алдында изге бурычын үтәгән авылдашыбыз Галиуллин Зиннур Хәлиулла улы үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Очрашуда Чечен республикасында хәрби хезмәтен үтәгән элекке укучыбыз Якупов Рөстәм Ренат улы да катнашты.









