Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
"Минем әнием" рәсем конкурсы 23.11.2018 "Минем әнием" темасына 1-4 класс укучылары арасында рәсем конкурсы оештырылды. Иң яхшы эшләр муниципаль этапка җибәрелде.

-
Гариф Ахунов премиясе ияләре 22.11.2018 8 нче класс укучылары Харисов Айбулат һәм Ситтиков Булат район күләмендә бирелә торган Гариф Ахунов премиясе белән бүләкләнделәр. Егетләрне һәм җитәкчеләре Харисов Р.Р.ны котлыйбыз!

-
Шәвәли шуклыклары 21.11.2018 Мөндеш башлангыч мәктәбендә балалар язучысы Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Шәвәли шуклыклары" дип исемләнгән тематик сәгать узды. Ш.Галиев иҗаты – татар баласының тормышка өйрәтүче мәктәбе. Аның шәхесе - гаҗәеп кызыклы һәм үзенчәлекле бер дөнья. Ул тормышның кызыклы якларын табып балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйрь сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә, онытылмый, гел укучыны үзенә тарта. Бу чарада укучыларны язучының иҗаты, аның тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырдык. Соңыннан чарада катнашучылар аның кызыклы һәм гыйбрәтле шигырьләрен үзләре сөйләделәр.

-
"Секреты дружного класса" 21.11.2018 8 нче класс укучылары, әти-әниләре район күләмендә оештырылган "Секреты дружного класса" бәйгесендә катнаштылар.

-
Котлыйбыз! 20.11.2018 Фән олимпиадаларының инглиз теле предметы буенча призер булган 11 класс укучысы Әүхәдиева Зәлифәне котлыйбыз! Алдагы олипиадаларда уңыш телибез!

-
Сәнгать укытучылары Фарух Әхмадуллин иҗаты белән таныша. 20.11.2018

Укучыларның сәнгать фәненнән район олимпиадасы безнең мәктәпҗә оештырылды. Укучылар олимпиадада вакытта укытучылары якташыбыз рәссам, шагыйрь, сугыш ветераны Фарух Әхмәдуллин иҗаты белән таныштылар.
-
Котлыйбыз! 19.11.2018

Фән олимпиадаларында тарих фәне буенча муниципаль этапта җиңү яулаган 10 класс укучысы Мөхәммәтҗанов Айдарны котлыйбыз! Алдагы олимпиадаларда уңыш телибез!
-
Рәссамны искә алу 16.11.2018 Мәктәптә рәссам һәм шагыйрь, сугыш ветераны Фарух Зиннәт улы Әхмәдуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылды. Ул якташыбыз, Мөндеш авылында туган. Чиләбе өлкәсе, Аша районы Точильный поселогында җирләнгән. “Парижда “Исскусство России” исемле күргәзмәдә аның 20 картинасы куела. Шул вакытта күренекле рәссам Пабло Пикассо аны Франциядә аерым күргәзмә оештырырга чакыра. 1984 елда Мәскәүдә бөтенсоюз күләмендәге, шулай ук Казан шәһәрендә төрле күргәзмәләрдә катнаша.Ф.Әхмәдуллин 1958 елдан Арчага кайтмый, әмма туган авылын сагынып шигырьләр иҗат итә. Музейга юллаган бер хатында: “Мөндеш авылының китапханәсе минем балачакның бишеге булды”, – дип яза. Күргәзмәне "Казан арты" музее хезмәткәрләре Ш.З. Гарипов, Ленар Гобәйдуллин оештырдылар.

-
Котлыйбыз! 14.11.2018 Көзге каникулларда туризм юнәлешендә республика лагере эшләде. Анда безнең укучылар да катнашты. 7 класс укучысы Нәбиуллина Әдилә "Җәяүле туризм" ярышында беренче урын алды. Котлыйбыз! Уңышлар телибез!

-
Танышырга тәкъдим итәбез. 13.11.2018

Мөндеш башлангыч мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызының үз сайты бар. Ул "Башлангычым - гүзәл мизгеле" дип атала. Сссылка аша кереп таныша аласыз. http://giilga.at.ua/








