Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Шефлык дәвам итә. 26.03.2019 Каникул көннәрендә "СМС -Дети" акциясендә катнашучы укучылар педагог-организатор Сәгъдиева Х.К.җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлне кардан чистарттылар.

-
Әти-әниләр җыелышы 26.03.2019 Казиле башлангыч мәктәбендә 25нче март көнне 3нче чирек нәтиҗәләренә багышланган әти-әниләр җыелышы үтте. Әти-әниләр бала тәрбияләү тәҗрибәләрен уен формасында күрсәттеләр.

-
Язгы каникуллар башланды 25.03.2019 Класс җитәкчеләре, дирекция язгы каникулларга китәр алдыннан укучыларга иминлек кагыйдәләрен кабат аңлаттылар.Язгы ташулар башланыр вакыт җиткәч аеруча игътибарлы булырга кирәклеге искәртелде.

-
Кошлар –безнең дуслар 25.03.2019 Кышның салкын бураннары үтә, Менә кабат җиргә язлар җитә. Таллар бөре ача, кояш көлә, Күчмә кошлар җиргә тавыш бирә. Җылы яктан очып кайтырлар Көзен киткән кошлар, кошкайлар. Җырлый-җырлый оя сайларлар Безнең якын дускайлар.

-
Отчет концерты 25.03.2019

22 март көнне мәктәп базасында эшләп килүче сәнгать мәктәбе филиалында баян, курай, фортепьяно, вокал белән шөгыльләнүче укучыларның иҗат концерты булды. Әти-әниләр укучылар чыгышыннан бик канәгать калдылар. Җитәкчеләре Чулпан һәм Рәдис Харисовларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.
-
“Эзләнүләр аша камиллеккә” 24.03.2019 23 март көнне Кукмара районы Ядегәр урта мәктәбендә Казан Федераль Университеты белән берлектә Габделхак Каюмов исемендәге “Эзләнүләр аша камиллеккә” III республика күләмендәге фәнни эзләнү укулары булып узды. 8 класс укучысы Арсаева Зөһрә укуларда катнашып, “Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк” номинациясендә III дәрәҗә Дипломга лаек булды. Тарих укытучысы Закирова Л.А. “Дәресләрдән соң мәктәп” номинациясендә III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

-
Ата-аналар җыелышы 23.03.2019 3 чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде. Укучыларның язгы каникул чорында иминлеген саклау турында сөйләшү булды.

-
Укытучылар ярыша 23.03.2019 Бүген мәктәптә педагогик хезмәткәрләрнең зона волейбол ярышлары булды. Безнең мәктәпнең кызлар командасы кызу ярышта 2 урынга лаек булды. Беренчелекне Урта Пошалым мәктәбе коллективы алды Котлыйбыз!

-
Сау бул, Әлифба ! 23.03.2019 Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме, Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме! Җир йөзендә кем генә булмасын ,кайда гына эшләмәсен,ул зур дулкынлану белән кулына Әлифба алганын искә төшерә.Чөнки һәркемнең белем иленә аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башлана . Казиле башлангыч мәктәбендә укучы Ренас та укырга,язарга, матур итеп шигырьләр сөйләргә өйрәнде.Аны Беренче җиңүе белән котлыйбыз.

-
Сыерчык оялары әзер! 23.03.2019 Мәктәптә һәр елны "Иң матур сыерчык оясы" конкурсы була. Бу уку елында да укучылар ярышта актив катнаштылар.









