Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Юл иминлеге сагында 11.02.2019 Башлангыч класс укытучысы Шиһабиева л.Р. 4 класс укучылары белән "Юлларда имин булыгыз!" темасына ачык класстан тыш чара үткәрде. Чарага Арча юл иминлеге инспекциясе вәкиле дә килгән иде.

-
7 нче класста "Дебат" 09.02.2019 7 нче класс җитәкчесе Нәбиуллина Г.Р. "Компьютерның файдасы һәм зыяны" темасына дебат үткәрде. Укучылар ике төркемгә бүленеп үз фикерләрен белдерделәр, дәлилләр китерделәр.

-
Укытучылар бәйгедә 08.02.2019

Районда класс җитәкчеләре һәм педагог-организаторлар арасында профессиональ ярышлар бара. Безнең мәктәпнең педагог-организаторы Сәгъдиева Х.К. һәм башлагыч класс укытучысы Гайнетдинова А.А. зона ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Безнекеләр БЕРЕНЧЕ! 07.02.2019 Лесхоз урта мәктәбендә ФОРПОСТ хәрәкәтенең 20 еллыгы уңаеннан үткәрелгән укучылар спартакиадасында безнең мәктәп командасы үзебезнең зонада беренче урынга лаек булды. Команданы һәм аларның җитәкчеләре Фазылҗанов Г.Г.ны котлыйбыз, спартакиаданың район этабында уңышлар телибез.

-
Вожатыйлар конкурсы 06.02.2019 Арча укучылар йортында район мәктәпләре арасында "Иң яхшы ВОЖАТЫЙ" конкурсы үткәрелде. Конкурста 7 класс укучысы Нәбиуллина Әдилә катнашты.

-
Олимпиада призеры 05.02.2019 Татар теленнән республика укучылар олимпиадасында призер булган 11 класс укучысы Әүхәдиева зәлифәне (укытучысы Габдрахманова Н.Ш.) котлыйбыз, уңышлар телибез!

-
Котлыйбыз! 04.02.2019 Иске Кырлай мәктәбе базасында күп еллардан бирле эшмәкәр-спортсмен Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрелә. 7 класс укучысы Нәбиуллина Әдилә үз яшьтәшләре арасында 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!

-
Сталинград янында җиңүгә 76 ел. 03.02.2019 ТИН укытучысы Фазылҗанов Г.Г. Сталинград янында совет гаскәрләренең җиңүенә багышланган ярыш үткәрде.

-
Сулык-сазлык биләмәләре көне 02.02.2019 2 нче февраль - сулык-сазлык биләмәләре көне. Бу уңайдан биология, география укытучылары Маннанова Л.Р., Гаффарова Д.В. 5-6 класс һәм башлангыч класс укучылары белән ачык класстан тыш чара үткәрделәр. Чарада "Ашыт" табигый тыюлыгы инспекторы Әхмәтҗанов Р.З. да катнашты.

-
Мәрҗани укулары 30.01.2019 Ташкичү төп гомуми белем мәктәбендә «2018 нче ел - Ш.Мәрҗани елы»н йомгаклауга багышланган «Милләте өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» исемендәге районара фәнни-гамәли укулар булып үтте. Мәрҗани укулары эшендә Казан шәһәреннән күпләгән галимнәр катнашты. Безнең мәктәпнең 7 класс укучылары Гыйлаҗиева Гүзәл (җитәкчесе Закирова Л.Ә.) һәм Шәмсетдинова Иделия (укытучысы Нәбиуллина Г.Р.) Мәрҗани укуларында катнашып лауреат дипломы белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!









