Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Всероссийская акция "Голубь мира" 25.09.2019

-
Укучының мәдәни көндәлеге 24.09.2019 Татарстан Республикасында Мәдәният министрлыгы кысаларында менә инде берничә ел рәттән“Укучының мәдәни көндәлеге“ дигән проект эшләп килә. Укучы ул көндәлеккә нинди мәдәният биналарына барганын, барлык укыган китаплары турында мәгълүматны туплап барырга тиеш. Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары да әлеге көндәлек белән танышып чыктылар. Тиздән www.культурныйдневник.рф сайтында интерактив балалар халык картасы барлыкка киләчәк. Анда укучылар - Татарстанның бердәм мәдәни командасы мәдәният учреждениеләренә барулары, үз шәһәр яки районнарында уза торган мәдәни чараларда катнашуы турында сөйли, фотоларын куя, үз сыйныфы, мәктәбе яки гаиләсе командасын терки алачак.

-
Көзге муллык 21.09.2019 Казиле башлангыч мәктәбе укучылары яшелчәләрдән елдагыча мул уңыш җыеп алды.Уңыш яхшы булгач,һәркем шат.

-
Туган җиреңә, илеңә, милләтеңә тугры бул! 20.09.2019 “Арчалыларның тормыш кодексын” ягъни кагыйдәләрен тәрбия планы аша тормышка ашырып, Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Туган җиреңә, илеңә, милләтеңә тугры бул!” шигаре астында тәрбия сәгате үтте. Без телне, йолаларны аяк астына салып таптасак, киләчәктә ни булыр соң?! Әнә шундый проблемалы сораулар аша укучыларга милләт белән, телебез белән горурланып яшәргә, Татарстанда яшәп, татар телендә сөйләшү - чиксез зур бәхет булуын аңлатылды. Ә милли гореф-гадәтләрне онытмау – безнең төп бурыч.

-
Көзге муллык 17.09.2019

16 нчы сентябрь көнне Казиле башлангыч мәктәбендә көзге мәрхәмәтлелек атналагы кысаларында өмә үткәрелде. Уңыш мул булды , һәркемнең күңеле күтәренке.
-
Көзге муллык ‒ күңелләргә шатлык 17.09.2019 Көз - уңышка бай вакыт. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп шатланасың. Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары, кояшлы көннән файдаланып, мәктәп яны бакчасындагы кишер, чөгендере, бәрәңге, суган уңышын җыйды. Җәйге чорда балалар, үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, белем йортының яшелчә, җиләк-җимеш бакчасында көч куя, үсемлекләрне тәрбияли, су сибә, чүбен утый.Ә көз аларны яхшы уңыш белән сөендерә.

-
Эвакуация 12.09.2019

Укучыларның иминлеген тәэмин итү максатларында мәктәптә "эвакуация" ясалды. Уен-эвакуацияне укучылар да, укытучылар да оешкан төстә башкардылар.
-
"Сәламәтлек - зур байлык" 10.09.2019 Башлангыч классларда озайтылган көн тәрбиячесе "Сәламәтлек - зур байлык" темасына тәрбия сәгате үткәрде.

-
Шагыйрә белән очрашу 09.09.2019 Шагыйрә һәм язучы Флера апа Мәрдәнова мәктәптә бик еш була. Бүген дә ул безгә яңа гына басылып чыккан әкиятләр китабын алып килде. Казанбаш авылында үскән Флера Госмановна Яр Чаллы шәһәрендә яши. Лаеклы ялга чыкканчы төзелеш оешмасында инженер булып эшләгән. Мәктәп китапханәсендә ул бүләк иткән китаплар шактый.

-
Ата-аналар җыелышы 05.09.2019 Бүген яңа уку елының беренче ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә укучыларның иминлеген һәм сәламәтлеген саклау турында сөйләшенде. Ашханәдә укучыларны ашату буенча фикерләр тикшерелде.









