Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Вожатыйлар эшчәнлеге 11.11.2019 РДШ активистлары башлангыч классларда төрле уеннар оештыралар.

-
Калашниковка 100 яшь. 09.11.2019 ТИН укытучысы Фазылҗанов Г.Г. танылган уйлап табучы Калашниковка багышланган чара үткәрде.

-
“Карлыгач” оешмасына кабул итү 07.11.2019 Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә 2 нче сыйныф укучысын "Карлыгач" оешмасына кабул итү тантанасы үтте. Укучы бәйгеләрдә сынатмады. Өлкән "карлыгачлар" аңа изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм тантанасы һәркемгә дә ошады.

-
Икенче чирек башлана 06.11.2019

-
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2019 Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан класс сәгатьләре үткәрелде. Тарихи вакыйгаларны искә төшердек.

-
Мәктәп активистлары укуда 01.11.2019

Каникул көннәрендә мәктәп активы Арча укучылар йортында укуда булып кайтты.
-
Халыклар бердәмлеге көне 30.10.2019 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Әлеге бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт вәкилләре бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Укучыларга шуны аңлату максатыннан Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Бердәм булыйк һәр эштә!”исемле сыйныф сәгате үтте. Әңгәмәбез дуслык, бердәмлек турында барды. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел дигән нәтиҗә ясалды.

-
Туган көнең белән РДШ 29.10.2019 РДШ туган көнне 7 класс укучылары РДШ сафларына кабул ителде.

-
Алтын көз бәйрәме. 29.10.2019 Мөндеш башлангыч мәктәбендә үткән “Алтын көз” бәйрәме үзенчәлекле милли рухта үтте.Бәйрәм барышында матур шигырьләр, җырлар күңелле биюләр күрсәтелде. Укучылар табигый материаллардан төрле сыннар, композицияләр ясадылар. Күп кенә уеннар әзерләнгән иде: яфракларны танып белү, җитезлеккә бәрәңге җыю, күз бәйләп яшелчәләр арасыннан җиләк-җимешләрне аерып алу. Бәйрәм мавыктыргыч һәм күңелле үтте.Көзге уңышлардан табыннарыбыз сыгылып торсын, илләребез имин булып, һәрвакыт шулай шатланып яшәргә язсын!

-
Алтын көз бәйрәме 28.10.2019 5-7 класс укучылары өчен "Алтын көз" бәйрәме үткәрелде.









