Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
“Карлыгач” оешмасына кабул итү 19.11.2019 Бүген Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбендә "Дуслык" исемендәге дружинаның "Карлыгач" оешмасы тагын 5 укучыга артты. 2 нче сыйныф укучылары яхшы карлыгач булырга һәм карлыгач кагыйдәләрен төгәл үткәргә вәгъдә бирделәр.

-
Всемирный день памяти жертв ДТП 18.11.2019 Международный день памяти жертв ДТП основан в 2005 году. Прообразом подобного события стала акция «Роудпис» (RoadPeace), а инициатором выступила ВОЗ. ООН приняла Резолюцию, в которой правительствам государств рекомендовались действия, снижающие количество происшествий.

-
"Карлыгач "ка кабул итү тантанас 18.11.2019 Казиле башлангыч мәктәбенең 2 нче класс укучысы ”Карлыгач” оешмасына кабул ителде . Дуслары белән ул балачакның “Әкиятләр илендә” , “Кызык-лы табышмаклар”, “Тәмле сүз” ,Карлыгачлар шәһәре“тукталышларында төрле сынауларны уңышлы үтте.

-
Тукай белән атлыйм киләчәккә, ул яктыртыр барыр юлымны... 17.11.2019 Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Тукай белән атлыйм киләчәккә, ул яктыртыр барыр юлымны...”исеме астында җанлы, матур очрашу кичәсе үтте. Мәкаләләрен газета-журналларда даими бастырып килүче, “Безнең гәҗит” газетасы журналисты үзебезнең Мөндеш авылы кызы Мостафина Фәнзилә Рамил кызы укучылар белән очрашуда катнашты. Фәнзилә шигырьләрен башлангыч сыйныфта укыганда ук яза башлый. Урта мәктәптә укыганда Радик Фәизов җитәкчелегендәге Арча укучылар сарае каршында оештырылган “Тукай якташлары” дигән әдәби берләшмәгә йөри. Шигырьләр язуын дәвам итә, журналистика белән кызыксына.Фәнзиләнең шигырьләре, мәкаләләре 2006 нчы еллардан “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталарында басылып чыга башлый. Аның туган авыл, аның чишмәләренә, авылның табигатенә сокланып иҗат ителгән шигырьләре шактый. Берничә шигыренә көй дә языла. Бүгенгесе көндә мәкаләләрен “Гаилә һәм мәктәп”, “Сөембикә” журналларыннан укырга мөмкин. Очрашу истәлекләр, авторның шигырьләрен сөйләүләр, мәктәп укучылары башкаруында җырлар, биюләр белән үрелеп барды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар, шигырьләр язу буенча үзенең киңәшләрен бирелде.Очрашу ахрында Фәнзилә укучыларны тырышып укырга, белемле булырга, күп итеп китаплар укырга өндәде.

-
«Әдәби марафон» проекты 16.11.2019 Мөндеш башлангыч мәктәбе укытучылары «Әдәби марафон» проектында актив катнашып килә. Бүген алар бүләкләү тантанасында катнашып кайттылар. #Әдәбимарафон проекты квартал саен «Татнетны үстерү фонды» оешмасы һәм «Татар китап нәшрияты» катнашында тормышка ашырыла. Ул татар телендә китап укуга гадәт формалаштыруга юнәлдерелгән. 21 көн дәвамында катнашучылар көн саен татар әдәбиятын укыйлар һәм «ВКонтакте» челтәрендәге үз битләрендә укылган әсәрләрдән үзләрен кызыксындырган өзекләрне урнаштыралар. Әлеге проект ярдәмендә катнашучылар тайм-менеджментка өйрәнәләр. Ягъни алар үз-үзләрен камилләштерү һәм үзлектән белем алуга вакыт табу өчен үз көннәрен дөрес планлаштырырга тиешләр. Биредә кешеләр шулай ук татар китапларын укучыларны һәм укылган әдәбият турында фикер алыша ала торган фикердәшләрне таба.

-
X Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре – 2019» интернет-проектлар бәйгесе финалы 15.11.2019 15 нче ноябрь көнне Казан шәһәренең Универсиада авылы, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залына.X Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә финалга чыккан укытучылар бүләкләү тантанасына җыелды.Алар арасында Мөндеш башлангыч мәктәбе укытучысы Гыйбадуллина И.Г. “Башлангычым-гүзәл мизгелем” (giilga.at.ua) сайты белән “Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект”номинациясендә дипломант иясе булды. Укытучы үзенең . проекты белән башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелеп барган милли тәрбия, сыйныфтан тыш чаралар, бәйрәмнәр, проект эшләре, сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә кулланган, кызыклы дип тапкан эш алымнары белән уртаклаша.Укытучыга киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.

-
Акция "Засветись!" 15.11.2019

-
Котлыйбыз! 14.11.2019 Профсоюз хезмәткәрләренең теннис һәм биатлон буенча зона ярышларында беренче урын алган Давлетбаев З.М., Залялиев И.И., Тимербаева Л.Р., Исмагилова Г.А. ны котлыйбыз!

-
Беренче “Казан арты укулары” 13.11.2019 ТАССР төзелүгә 100, Арча районы оешуга 90, “Казан арты” этнография музее ачылуга 10 ел тулу уңаеннан оештырылган “Милли мәдәни мирас буларак Арча районы топонимнары” конференциясендә-Беренче “Казан арты укулары”нда Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Йосыпова Р.К. ”Югары Мәтәскә авылының җирле атамалары”, Гыйбадуллина И.Г. “Мөндеш авылы чишмәләре, аларның килеп чыгу тарихы” дигән темаларга уңышлы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнделәр

-
Матур уку ярышы 12.11.2019 Башлангыч классларда матур һәм йөгерек уку күнекмәләрен ныгытабыз.









