Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Без “Туган тел”дән туганнар, без “Тукай якташлары” 21.04.2022 21 нче апрель көнне Арчаның 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе базасында “Без Туган тел”дән туганнар, без “Тукай якташлары” исеме астында районкүләм шигырь укучылар бәйгесе гөрләде. Гадәттәгечә, бу бәйге Тукай исеме белән башланып китте, бөтен җиһанга Тукай рухы иңде. Бәйгенең максаты-укучыларны татар шигъриятенә тарту, татар халкының мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты мисалында милли үзаң тәрбияләү, эстетик зәвык формалаштыру. Әлеге бәйгедә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Гыйльметдинова Азалия (җитәкче-Гыйбадуллина И.Г.)-3 нче дәрәҗә диплом, Гайнетдинов Алмаз (җитәкче-Гайнетдинова А.А.) һәм 3 нче сыйныф укучысы Әскәрова Илсинә (җитәкче-Рәхмәтуллина А.Р)-лауреат дипломнары һәм истәлекле бүләкләр алып кайтты. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!

-
ВСЕРОССИЙСКИЙ ОТКРЫТЫЙ ОНЛАЙН-УРОК «СТОЛЫПИН: ВО ИМЯ РОССИИ» 21.04.2022

21 апреля прошел очередной Всероссийский открытый онлайн-урок «Столыпин: во имя России», посвященный 160-летию со дня рождения П.А.Столыпина, выдающегося реформатора и государственного деятеля Российской Империи, а также местному и ученическому самоуправлению. Обучающиеся узнали о личности выдающегося государственного деятеля Петра Столыпина, основных направлениях его реформ, а также какие виды самоуправления существуют сегодня и как они развиваются. Данный урок посмотрели обучающиеся 7, 9 классов.
-
“Без срока давности” 19.04.2022 Ежегодно 19 апреля во всех школах России проводится День единых действий в память о геноциде советского народа нацистами и их пособниками в годы Великой Отечественной войны 1941 – 1945 гг. В этот день 19 апреля 1943 года был издан Указ Президиума Верховного Совета СССР № 39 «О мерах наказания для немецко-фашистских злодеев, виновных в убийствах и истязаниях советского гражданского населения и пленных красноармейцев, для шпионов, изменников родины из числа советских граждан и для их пособников». Появление этого документа было первым фактом признания целенаправленной и масштабной политики нацистов и их пособников по уничтожению мирного населения на оккупированной территории и наказуемости таких преступлений. Наша школа присоединился к Дню единых действий. Для учащихся 7-9 классов было проведено мероприятие “Без срока давности”.

-
Рәсем ясыйбыз 17.04.2022 Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр санаулы гына көннәр калды. Бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгын искә алу, укучыларга патриотик тәрбия бирү буенча мәктәбебездә күп эшләр башкарыла. Мөндеш башлангыч мәктәбендә Бөек Ватан сугышы, Җиңү көне турында әңгәмәләр һәм шул темаларга багышланган чаралар даими үткәрелә. 3Г, 4Г сыйныф укучылары белән “Җиңү” темасына рәсемнәр ясалды һәм рәсемнәр күргәзмәсе булдырылды. Илнең иминлеге, тыныч тормышның әһәмиятле булуы турында нәтиҗә ясалды.

-
"Иң матур сыерчык оялары" бәйгесе 15.04.2022 Язның матур мизгелләренең берсе - җылы якларга киткән кошларның туган якларына кире кайтуы. Аларны каршы алу, кайтышларына уңайлы оялар ясау - күпләрнең яратып башкарган эше. Әнә шул уңайдан ,,Арча хәбәрләре " газетасы сайтында "Иң матур сыерчык оялары" бәйгесе узды. Әлеге чарада безнең мәктәп укучылары да актив катнаштылар. 2 нче класс укучысы Йосыпов Ислам бәйгедә җиңү яулады. Бәйгенең иганәчесе - ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк төбәк идарәсе җиңүчеләрне бүләкләп узды.

-
“Туган телемнең серләрен ачам” фәнни - гамәли конференция 14.04.2022 14 нче апрель көнне Арчаның 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбендә туган якны өйрəнү буенча «Милли эзләнүләр» проекты астында үтүче Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы һәм Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган укучылар һәм укытучыларның “Туган телемнең серләрен ачам”районара фәнни - гамәли конференциясе узды. Конференциянең максаты –туган телне саклау һәм үстерү, сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-гамәли, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган телне киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру. Әлеге конференциядә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Гыйльметдинова Азалия (җитәкчесе-Гыйбадуллина И.Г.) “Мәктәбем-горурлыгым”номинациясендә, 3 нче сыйныф укучысы Зиннәтуллина Ләлә (җитәкчесе-Рәхмәтуллина А.Р) “Халыклар төрле – Республика бер” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап 2 нче урыннарны алдылар. Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!

-
Әлифба бәйрәме. 13.04.2022 Әлифба – тормышта Беренче баскычым. Син – белем дөньясын Ачучы ачкычым. Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын әлифбадан башлаган, ул зур дулкынлану белән үз кулына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Бүген бездә Мөндеш башлангыч мәктәбендә – Әлифба бәйрәме. Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итте. Аларга хәрефләр тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар. Бәйрәмнең төп кунагы – Әлифба, Азбука, Туган тел , Математика – үзләренең теләкләрен әйттеләр. Балалар кызыклы сорауларга, табышмакларга җавап таптылар. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез.

-
Бәйге нәтиҗәсе 13.04.2022 12 апрель көнне Арча район балалар китапханәсендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган "Салават күпере милли мәдәниятлар төсендә”исемле район балалар иҗаты бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Әлеге бәйгедә Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары актив катнашты. Эшләр төрле номинацияләргә җибәрелде. Алар нәфис текстиль, сәйлән үрү техникасында, уенчыклар ясау буенча югары осталыкларын күрсәттеләр, үз куллары белән кызыклы һәм кабатланмас эшләр ясадылар. «Курчак фантазиясе “ кул эше номинациясендә 2 нче сыйныф укучысы Гыйльметдинова Азалия (җитәкче Гыйбадуллина И.Г.) 1 нче урынга лаек булды. Калган укучыларның эшләре лаурет дипломы белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне лаеклы бүләкләр белән котлыйбыз!

-
12 апреля - день космонавтики 12.04.2022 12 апреля 1961 года впервые в мире на космическом корабле “Восток” совершил полет первый космонавт планеты - Юрий Алексеевич Гагарин.Наша страна и весь мир отмечают это событие. Для учащихся 4 класса классный руководитель, совместно с библиотекарем провели космическую игру «Поехали!».Узнали много нового и интересного о первом полёте человека в космос, о предполетной подготовке. Мероприятие сопровождалось одноименной книжной выставкой, которая вызвала большой интерес у ребят.

-
Гагарин белән таныштыру 12.04.2022 1961 нче елның 12 апреле-дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата. Шул уңайдан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, очучы космонавт-Юрий Алексеевич Гагарин белән таныштыру, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан, укучыларга класс сәгате үткәрелде.









