Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Тукай Кырлайда экскурсиядә 27.05.2022 5-6 класс укучылары Яңа Кырлай авылындагы Тукай музеена экскурсиягә бардылар. Габдулла Тукайның гомер юлын искә төшереп музей белән таныштылар. Сәгъди абзый йортында булып XIX-XX гасырлар чигендәге татар өе күренешен, НЭП чоры эшмәкәре Әхмәтхан байның ике катлы агач йортын карадылар. Соңыннан Арча шәһәренең Казансу паркында ял иттеләр. Көнебез файдалы һәм күңелле үтте.

-
Арча шәһәрендә эксурсиядә 26.05.2022

26 май көнне 2-4 класс укучылары Арча шәһәрендә эксурсиядә булып кайттылар. Башта алар Үзәк каитапханәдә тукталдылар. Китапханәче Рәхимбаева Алсу Галимҗановна аларны китапханә тарихы, анда эшләүчеләрнең хезмәте белән таныштырды. Үзенең дә ничек итеп бу хезмәткә килүе, аның күңелле дә, авыр да булуы турында әйтеп үтте. Укучылар төрле илләрдә урнашкан китапханәләр турында видео карады, үзләре дә китапханәче булып, китапханәгә килүчеләргә хезмәт күрсәтеп карадылар. Сәяхәт “Казан арты” тарих-этнография музеенда дәвам итте. Андагы экспонатлар белән танышып, Арчаның үткәне турында укучылар кызыксынып тыңладылар. Экскурсия бик күңелле үтте.
-
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме 24.05.2022 Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде. Шатлыклы да, моңсу да булган бу бәйрәмдә бию, җырлар башкарылды, шигырьләр сөйләнде. 4Г сыйныф укучысы Җәләлиев Фәнилне бүгенге бәйрәм белән котлап, бик күп матур теләкләр әйтелде. Бәхет – чишмә түгел агарга, Яңгыр түгел күктән тамарга. Укы, тырыш, белемле бул – Шуннан мөмкин бәхет табарга!

-
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме 24.05.2022

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме – иң шатлыклы да, иң моңсу да бәйрәм. Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 11 нче сыйныфын бүген 3 укучы – 1 кыз һәм 2 егет - тәмамлый. Мәктәптә уку чоры – кеше тормышының иң күңелле мизгелләре. Алар һәрвакыт йөрәктә якты хатирә булып саклана. Алар өчен дә бу еллар иң күңеллесе, иң кадерлесе булыр. Кадерле укучылар! Бүгенге көн башка бер тапкыр да кабатланмаячак. Канат яргач, кошлар да оясыннан очып китә. Бүген сез дә шул кошлар хәлендә. Шул ук вакытта бу сезнең иң гүзәл чорыгыз да. Сезнең алда матур киләчәк, якты өметләр, төсле хыяллар. Инде алдагы тормышыгызда юлдаш булырлык һөнәр сайлагансыздыр. Үзегез теләгән белгечлеккә укырга язсын сезгә! Нинди генә һөнәр сайласагыз да, кеше булып калыгыз. Һәр адымыгызны үлчәп атлап, максатларыгызга юл ярыгыз, теләкләрегезгә ирешегез! Чәчәк тотып әле бүген генә Килгән кебек сиңа, мәктәбем. Инде менә сезгә барыгызга Сау булыгыз, диеп әйтәбез. Моңаймагыз әле, укытучылар, Сагынышып сезгә килербез. Озын юллар үтеп, онытмыйча, Сезнең хәлегезне белербез.
-
Тимурчылык һәм волонтерлык хәрәкәте 23.05.2022 Балалар оешмалары тарихын өйрәнүне дәвам итеп 6 классның Россия укучылары хәрәкәте укучылары тимурчылык эше турында сөйләштеләр. Тимурчылык һәм волонтерлык хәрәкәтенең уртак һәм үзгә якларын ачыкладылар. Аркадий Гайдар әсәре буенча төшерелгән "Тимур и его команда" кинофильмын карадылар. Кешегә яхшылык эшләү, мохтаҗларга булышу һәр чорда да бик кирәкле гамәл икәнен аңладылар.

-
Пионерия хәрәкәтенә 100 ел! 19.05.2022 Пионерия хәрәкәтенә 100 ел! 1922 елның 19 маенда ВЛКСМның 2 нче бөтенроссия конференциясе бөтен җирдә пионер отрядларын төзү турында карар кабул итә. Шул көннән бирле 19 май СССРда Пионерлар туган көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан район мәдәният йортында пионериянең туган көнен билгеләп тантаналы чара үтте. Бу чарада безнең мәктәп укучылары, элеккеге вожатыйлар катнашты.

-
Пионерия хәрәкәтенә 100 ел 19.05.2022 19 май 1922 ел - Пионер оешмасы төзелгән көн. Быел Бөтенсоюз Пионер оешмасы төзелүгә 100 ел була. Шул уңайдан, Мөндеш башлангыч мәктәбендә сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар пионер тарихы, атрибутлары пионерларның кагыйдәләре белән таныштылар, гимнын тыңладылар. Пионерларның һәр эштә дә үрнәк булулары турында презентация карадылар., Пионер җырлары башкардылар. Герой пионерлар, аларның батырлыклары турында фикер алыштылар.

-
Саф һавада уеннар 16.05.2022 Озайтылган көн группасына йөрүче балалар саф һавада татар халкының хәрәкәтле уеннарын өйрәнделәр.

-
Җиңү көне 09.05.2022

9 май – Җиңү көне Совет халкының тиңдәшсез батырлыгын гәүдәләндерә, кешелек тарихының иң куркыныч һәм канкойгыч сугышын искә төшерә, күпмилләтле илебезнең күпмилләтле халкының ныклыгын, рухының бөеклеген дәлилли. Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Түбән Мәтәскә авылында куелган һәйкәл янында митинг булды. Мәктәп укучылары "Үлемсез полк" акциясендә катнаштылар.
-
Тантаналы митинг 08.05.2022 Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары һәм укытучылары көче белән әзерләнгән тантаналы митинг уздырылды. Чара күңелләргә үтеп керерлек ихлас һәм матур булды. Сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәлгә венок салынды, бер минутлык тынлык белән искә алынды. Бәйрәмгә авылда исән-сау яшәгән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары килде. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын!".









