Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Тукай марофоны 27.04.2022

-
“Моңлы саз чыңнары” республика бәйгесе 27.04.2022 Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел булу уңаеннан уздырылган конкурс һәм чараларда бик теләп һәм актив катнашалар. Бүген мәктәбебезнең 3Г сыйныф укучысы Әскәрова Илсинә (укытучысы Рәхмәтуллина А.Р.) “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары үткәргән “Моңлы саз чыңнары” республика бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнашты. Ул, Габдулла Тукай шигырен сәнгатьле сөйләү номинациясендә катнашып, 2 нче урынга лаек булды.

-
"Лучший отряд ЮИД по итогам 2021-2022 учебного года и лучший руководитель" 26.04.2022

Отряд юные инспектора движения МБОУ "Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова" и руководитель Тимербаева Лилия Рафильевна заняли 3 место на районном конкурсе "Лучший отряд ЮИД по итогам 2021-2022 учебного года и лучший руководитель" среди общеобразовательных школ Арского муниципального района РТ.
-
Без Тукайны беләбез 26.04.2022 Халкыбызның сөекле улы, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүче Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары зурлап бәйрәм иттеләр. Укучылар ике командага бүленеп" Без Тукайны беләбез" дигән темага интеллектуаль бәйге сорауларына җаваплар бирделәр. Сораулар Тукай тормышы һәм иҗатыннан алынды. Бәйге Тукай сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Кичә “Туган тел “җыры белән тәмамланды.

-
Апрель ае – Тукай ае 26.04.2022

Апрель ае – Тукай ае, диләр. Чынлап та, бу айда Тукай туа һәм нибары 27 ел яшәп, дөньядан китеп бара. Бөек шагыйрьне искә алып мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният учакларында бик күп шигырь бәйрәмнәре уздырыла, аның иҗатына багышлап бәйгеләр оештырыла, каләм осталары шигырьләр иҗат итәләр. Аның иҗаты – үлемсез. Шул исәптән безнең мәктәбебездә дә Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмне “Театр сөючеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар искиткеч матур итеп башкарып чыктылар. Алар арасында күбәләкләр дә, Су анасы да, Шүрәле дә, Кәҗә белән Сарык та һ.б. бар иде. Бәйрәм җыр һәм бию белән үрелеп барды. Укучылар зур канәгатьләнү хисе алдылар.
-
Субботник 23.04.2022

-
“Без – “Туган тел”дән туганнар, без Тукай якташлары” 22.04.2022 Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Ел саен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып, Арчаның 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе базасында районкүләм шигырь укучылар бәйгесе уза. Быел ул “Без – “Туган тел”дән туганнар, без Тукай якташлары” исеме алган иде. Әлеге бәйгедә безнен мәктәптән дә шигырь яратучы укучылар бик теләп катнаштылар. Аларның барысы да бәйгегә бик ныклап, чын күңелдән әзерләнеп килгән. 1 сыйныф укучысы Саттарова Илүзә - 3 нче дәрәҗә дипломына (җитәкчесе-Юсупова Р.К.) , 4 сыйныф укучылары Заһидуллина Айсылу - 3 нче дәрәҗә дипломына, Саттарова Азалия –лауреат дипломына (җитәкчеләре – Низаметдинова С.И.), 10 нчы сыйныф укучысы Бәйрәмова Зәринә - 3 нче дәрәҗә дипломына (җитәкчесе –Нәбиуллина Г.Р.) ия булып , истәлекле бүләкләр алып кайттылар. Укучыларны бүгенге шигъри , матур җиңүләре белән котлыйбыз. Әфәрин, укучылар! Киләчәктә уздырылачак яңа бәйгеләрдә дә җиңүләр көтеп калабыз.

-
Халыкара Җир-Ана көне 22.04.2022 22 нче апрель көнне бөтен дөньяда Халыкара Җир-Ана көне-безнең уртак йортыбыз бәйрәме билгеләп үтелә. Җир шары проблемаларына, аерым алганда, әйләнә-тирәлек проблемаларына игьтибарны җәлеп итү максатыннан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен тәрбия сәгате үткәрелде.

-
“Балалар өчен журналлар” 22.04.2022

Мәктәп китапханәсендә “Балалар өчен журналлар” дигән темага библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче укучыларны китапханәгә килә торган журналлар белән таныштырды. Кызыклы башваткычлар, сканвордлар, лабиринтлар уеннары уйналды. 2022 нче елның Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителүе уңаеннан кәрәзле телефон ярдәмендә QR-код аша кереп, журналдагы өстәмә материалны карарга өйрәнделәр. Мондый ысул белән видео һәм рәсемнәр карап, текстлар укып булуы укучыларга кызыклы да, файдалы да булды.
-
“Цифрлаштыру өлкәсендә нинди профессия вәкилләре эшли?” 21.04.2022 Мөндеш башлангыч мәктәбендә, 2022 нче елның Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителүе уңаеннан, төрле чаралар үткәрелү дәвам итә. Бүген 3Г сыйныф укучылары “Цифрлаштыру өлкәсендә нинди профессия вәкилләре эшли?” соравына җавап эзләделәр. Алар төрле программа, уен, сайт, социаль челтәр, укыту платформалары төзүче программистлар гына түгел, бу өлкәдә эшләүче дизайнер, лингвист, координатор, инфостилист кебек профессияләр дә бар икәнлеген белделәр. Укучыларда бу һөнәрләр турында күбрәк беләсе килү теләге барлыкка килде.









