Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
70 еллыкка - 70 оя акциясе. 20.03.2015

Мәктәбебездә "70 еллыкка - 70 оя" акциясе бара. Укучыларыбыз бик актив катнашып килә.
-
«На чистом русском» 17.03.2015

Сегодня, 17 марта, учительница русского языка и литературы Н.Ш.Габдрахманова провела внеклассное мероприятие по русскому языку «На чистом русском».
С раннего детства и до глубокой старости русский язык находится рядом с нами. Говоря о русском языке, часто употребляют словосочетание «живое слово». Но сегодня что-то происходит с нашим «великим, могучим» русским языком. Мы часто используем слова, которые звучат неправильно, некрасиво, не по-русски.
Мудрое и доброе слово доставляет радость, глупое и злое, необдуманное и бестактное – приносит беду, словом можно убить и оживить, ранить и излечить, … сотворить улыбку – и вызвать слезы, породить веру в человека - и заронить недоверие».
Действительно, слово – это великая сила. Учитесь, каждый день правильно обращаться со словом, если не хотите остаться слабым звеном в цепи великих государственных свершений.Будьте на самом деле любителями, знатоками русского языка.
-
Шигырь бәйрәме 13.03.2015

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә күп чаралар оештырыла. Башлангыч класс укучылары да мондый чараларда актив катнашалар. Өч мәктәптән җыелган башлангыч класс укучылары катнашында үткән шигырь бәйгесе бик матур үтте.Укучылар кече яшьтә булуларына карамастан, язучыларыбызның сугыш темасын яктырткан шигырьләрен күңелләре аша үткәреп сөйли алдылар, зур осталык белән башкардылар.Бәйгенең җиңүчеләре 1 нче класс укучысы Алиев Субханиддин, Җамалиева Ралинә,Вәлитова Лидия булдылар. Җиңүчеләр районда үткәрелгән шигырь бәйгесендә көч сынашачаклар. Уңышлар аларга!
-
"Белемнәр аукционы" 10.03.2015

Тарих атналыгы кысаларында Фәридә Ильдусовна 5-9 нчы класс укучылары катнашында "Белем аукционы" үткәрде. Укучылар Бөек Ватан сугышы буенча сорауларга җавап бирделәр. 9 нчы класс укучысы Гайфуллина Динә җиңү яулады. Аны котлыйбыз, уңышлар телибез.
-
"Ягез әле, кызлар!" 09.03.2015

8 нче Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Иске Кишет башлангыч мәктәбендә Ситдикова М.А. җитәкчелегендә “Ягез әле, кызлар!” конкурсы үтте. Кызлар осталыкта, өлгерлектә көч сынашты. Җырга, биюгә булган сәләтләрен күрсәттеләр. 3 нче класс укучысы Галимҗанова Азалия конкурсның җиңүчесе, ә Вәлитова Лидия “Иң өлгер кыз” номинациясе җиңүчесе булдылар. Малайлар кызларгабагышлап матур җырлар, биюләр башкардылар. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр һәм грамота белән бүләкләнделәр.
-
8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2015

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләребезнене җиткерәбез
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Ә илнең көче – яхшы гаиләдә. Бүген тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, алар хезмәт салмаган урын юк, дисәк тә хата булмас. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз күпкырлы хезмәтләре белән җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыклы итүгә, ныгытуга, район, республика, ил казанышларына бәһалап беткесез өлеш кертә. Хөрмәтле гүзәл затлар, коллегалар! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклибез. Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!
-
Бәйрәм белән сезне гүзәл затлар! 07.03.2015

Миләүшә Радиковна җитәкчелегендә 7 нче класс укучылары 8 март бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты күрсәттеләр. Матур биюләр, эчтәлекле җырлар белән үрелеп барган концерт программасы һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм кичәсе ахырында мәктәбебез директоры Фарсель Марселович укытучыларны, техник хезмәткәрләрне, укучыларыбызны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, теләкләрнең иң изгеләрен җиткерде.
-
Әниләрне котлыйк бәйрәм белән! 07.03.2015

8 нче класс укучылары Гөлнур Мостафина җитәкчелегендә әниләренә бәйрәм концерты күрсәттеләр. Әниләрен тәбрикләп, бәйрәм бүләкләре тапшырдылар.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел. 06.03.2015

Бүген мәктәптә Кышкар авыл җирлеге территориясендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына “ 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды . Олы дәүләт бүләген Яңа Кишет җирле үзидарә башлыгы Т.Ә. Арсланов тапшырды. Ул ветераннарга үзенең ихлас матур теләкләрен җиткерде, олы рәхмәтләрен белдерде.
Тантаналы өлештән соң укучылар көче белән әзерләнгән концерт программасы күрсәтелде . Сәхнәдән агылган җыр-моң, бию, нәфис сүз өлкәннәрне ялкынлы яшьлекләренә алып кайтты. Дәһшәтле сугыш еллары, көтеп алынган җиңү күз алдыннан узгандай булды. Кичә мул табын артында дәвам итте.
-
Яз бәйрәме белән кадерле әниләребез! 05.03.2015

Бүген, 5 нче март көнне , мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары үзләренең әниләрен, дәү әниләрен, әбиләрен кунакка чакырдылар. Бәйрәм кичәсендә укучылар матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр , дәртле биюләре белән күңелләрне җилкендерделәр. Балалар саны аз булуга карамастан, бик матур , эчтәлекле программа күрсәттеләр. Укучылар кадерле кешеләренә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.Бәйрәм ахырында әниләр укытучылары Фазылҗанова Г.Н., Абдуллина Д.В. га зур рәхмәтләрен җиткерделәр, эшләрендә иҗади уңышлар теләделәр.















