Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Республикакүләм IV нче Тукай укулары. 26.04.2015

Мәктәбебездән ике укучы Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган Республикакүләм IV нче Тукай укуларында катнашып, зур уңышлар яулап кайттылар. Йосыпов Рәсим “Г. Тукай фотографияләрдә” исемле эзләнү эше белән 1 урын яулады (җитәкчесе: А. М. Җамалиева). Йосыпова Кадрия “Сабыйларның канатланыр вакыты мәктәпләрдә укыр чак булыр” темасына иҗади эше белән 3 урын алды (җитәкчесе: Г. Р. Җәләлетдинова). Афәрин, укучылар, сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз. Киләчәктә дә югары уңышларга ирешүегезне теләп калабыз.
-
“ Г.Тукай безнең күңелләрдә” 25.04.2015

Г. Тукай көннәре кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы А. М. Җамалиева “ Г.Тукай безнең күңелләрдә” исемле интеллектуаль уен уздырды. Анда 7 нче сыйныф укучылары Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча булган белемнәрен күрсәттеләр. Әлеге уенның җиңүчесе булып Ибраһимова Динара калды. Укучыларыбызга киләчәктә дә яраткан шагыйребез иҗатын өйрәнергә, аны онытмаска дигән теләктә калабыз
-
Г.Тукай исемендәге конкурс. 23.04.2015

Арча сәнгать мәктәбендә Г.Тукай исемендәге конкурс кысаларында сәнгатьле укучылар бәйгесе үтте. Бу бәйгедә мәктәбебезнең 6 нчы класс укучысы Ногманова Регина Г.Тукайның "Мияубикә" шигырен, 8 класс укучысы Юсупов Рәсим "Бер татар шагыйренең сүзләре" шигырен тәкъдим итте. Җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфания Раифовна.
-
Без - Тукайлы халык 23.04.2015

Мәктәбебездә "Тукай көннәре" уңаеннан "Без - Тукайлы халык" исеме астында почмак булдырылды. Монда шагыйрьнең китаплары, тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар урын алды. Бу эштә китапханәче Ф.Р. Әхмәдуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.М.Җамалиева актив катнаштылар.
-
"Cабыйларга Тукай сүзе" 22.04.2015

Тукай көннәре, татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында, “Сабыйларга Тукай сүзе” исеме астында шигырь укучылар бәйгесе үтте. Бәйгедә 2-9 нчы сыйныф укучылары Г. Тукай шигырьләрен бик матур һәм сәнгатьле итеп сөйләделәр. Нәтиҗәдә 6 нчы сыйныф укучысы Ногманова Регина 1 урын, 8 нче сыйныф укучысы Йосыпов Рәсим 2 урын, 7 нче сыйныф укучысы Фазылҗанов Айтуган 3 урын алдылар. Бәйгене татар теле һәм әдәбияты укытучылары А. М. Җамалиева, Г. Р. Җәләлетдинова уздырды.
-
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" 21.04.2015

Бөтенроссия "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" бара. Аның кысаларында мәктәбебездә бәйгеләр, акцияләр, класс сәгатьләре уза. Изгелек җирдә ятмый! Һәрберебез һәрвакыт изгелекләр генә кылып яшик!
-
Язгы өмәләр. 19.04.2015

Мәктәбебездә язгы өмәләр даими булып тора. Шимбә көнне шундый өмәләрнең чираттагысы булды. Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бу чарада актив катнаштылар. Мәктәпнең тирә-юнендәге карлар таратылды, чүпләрне җыеп төяделәр.
-
"Моңлы сазым" 17.04.2015

8 нче класс укучысы Юсупова Кадрия "Казан арты" тарих-этнография музее оештырган "Моңлы сазым" әдәби-музыкаль кичәдә катнашып кайтты. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Р. Җәләлетдинова.
-
"Һаваларда якты йолдыз" 13.04.2015

13 нче апрель көнне мәктәптә "Һаваларда якты йолдыз" исеме астында Космонавтика көненә багышланган кичә үткәрелде. Укучылар Ю.А. Гагарин турында эчтәлекле чыгышлар сөйләделәр. Галәм турындагы сораулар белән укучыларның белемнәре тикшерелде. Иң күп белүче укучылар билгеләнде. Кичәне оештыручылар: Галимҗанова Л.Б,, Ибрагимова Г.Р., СәләхиеваМ.Р.
-
Геграфиядән ачык дәрес 13.04.2015

География һәм биология атналыгы кысаларында Галимҗанова Л.Б. 7 нче класста географиядән "Төньяк Американың климаты" темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Укучылар ике төркемдә эшләделәр. Дәрес укытуның яңа алымнарын кулланып уңышлы булды.















