Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 24.05.2015

9 нчы класс укучылары өчен моңсу да, күңелле дә булган "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. Укучылар бик матур, эчтэлекле чыгыш күрсәттеләр. Килгән кунаклар, әти-әниләр, укытучылар изге теләкләрен җиткерделәр, алда уңышлар теләделәр. Кадерле 9 нчы класс укучылары, сезне бу бәйрәм белән котлыйбыз, имтиханнарыгызны уңышлы биреп чыгуыгызны телибез.
-
Математикадан пробный ОГЭ 18.05.2015

18 май көнне 9 класс укучыларына математикадан пробный ОГЭ үткәрелде. Эшләр 10 вариантта бирелде. Имтиханнарда да сынатмагыз, кадерле укучыларыбыз!
-
Пробный ОГЭ 17.05.2015

16 май көнне 9 класс укучыларына русский языктан пробный ОГЭ үткәрелде. Эшләр 4 вариантта бирелде. Укучыларга имтиханнарда уңышлар теләп калабыз.
-
“Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 “5”ле” 15.05.2015

“Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 “5”ле” акциясе буенча үткәрелгән конкурста 3 класс укучысы Җамалиева Рәлинә район буенча 2 – 4 класс укучылары арасында 2 урынны алды. Котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Табигатьне саклау - изге бурыч. 13.05.2015

Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы. Безнең мәктәбебезнең укучылары су буйларын, чишмәләрне чистартуда ел саен актив катнашып киләләр. Быел да авылыбызны чистартуда катнашып үзләреннән зур өлеш керттеләр.
-
Иске Кишет башлангыч мәктәбендә Җиңү бәйрәменә багышланган кичә. 10.05.2015

8 нче май көнне мәктәбебез янындагы һәйкәл каршында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм булды. Бәйрәмгә тыл ветераннары әти-әниләр чакырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте. Тыл ветераннарын котларга җирле үзидарә башлыгы Арсланов Тәбрис Әсфәндияр улы да килде. Бәйрәмнән һәркем канәгать калды
-
Бәйрәм белән ветераннарыбыз 10.05.2015

9 нчы класс укучылары сугыш ветераны Хабибуллин Габделбәр абыйны котладылар.
-
Җиңү көне белән! 09.05.2015

-
Бәрәм белән ветераннарыбыз! 08.05.2015

8 класс укучылары,7 май көнне сугыш ветераны Фәхриев Минкамулла абыйны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котларга бардылар. Ул безгә үзенең, илнең ничек итеп авыр сугыш елларында яшәве турында сөйләгән. Безгә киләчәктә илебезнең сакчылары булуыбызны теләде. Аның өчен тырышып укырга кирәклеге турында әйтте.
-
Бәйрәм белән ветераннарыбыз 08.05.2015

9 май – Җиңү бәйрәме. 4 ел буена сугыш газапларын кичергән илебезгә тынычлык китергән беренче көн! Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа күрә бу бәйрәм – сагышлы да моңсу да. Бәйрәм уңаеннан 6 класс укучылары Арча районы Симентбаш авылында яшаүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сафин Габдрахман Сафа улы янында булып кайттылар. Укучылар ветеранга матур теләкләр теләделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Өчрашуның истәлеге итеп фотога төштеләр
Алыгыз, Сез, буген булэк итеп
Котлауларнын ин зур бэйлэмен
Каршылагыз тагын бик куп тапкыр
Якты Жину бэйрэмен.















