Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Бәйрәм белән ветераннарыбыз 08.05.2015

5 класс укучылары сугыш ветераны Галәвиев Мөхәммәтдин абыйны котладылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы 08.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы зурлап билеләп үтелә. Бу вакыйгага карата бик күп эшләр эшләнде, чаралар үткәрелде. Бүген Кишет җирлегендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды. Бу чарага сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Мәктәбебез укучылары эчтәлекле бәйрәм программасы күрсәттеләр. Авыл уртасында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Арча шәһәре меры урынбасары Камил Василович, авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Әсфәндиярович, мәктәбебез директоры Фарсель Марселович бәйрәм белән котладылар. Ветераннарыбыз истәлекләре белән уртаклаштылар, хәзерге яшь буынга изге теләкләрен җиткерделәр. Без дә үз чиратыбызда, барлык ветераннарыбызны Данлы Җиңү көне белән котлыйбыз.
-
“Филология, мәдәният, тарих һәм җәмгыять: яңа караш” 07.05.2015

Мәктәбебездән ике укучы Саба районында узган “Филология, мәдәният, тарих һәм җәмгыять: яңа караш” II республика фәнни –гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 5 нче сыйныф укучысы Закирова Гөлсылу “Бөек Ватан сугышы татар әдәбиятында” юнәлешендә актив катнашкан өчен грамотасы белән (Җитәкчесе: А. М. Җамалиева), 3 нче сыйныф укучысы Җамалиева Ралинә “Рәхмәт бабаема Җиңү китергән өчен!” юнәлешендә ясаган чыгышы өчен 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. (Җитәкчесе: Э. Ф. Минҗанова). Афәрин, кызлар! Киләчәктә дә уңышлар сезгә!
-
Музей ачу тантанасы 07.05.2015

Авылыбызда тарихи вакыйга, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинга багышланган музей ачу тантанасы узды. Бу чарада мәктәбебез укучылары чыгыш ясады. Якташыбызның тормыш юлы, сугышчан юллары турында сөйләделәр, ветераннарыбызны Җиңү бәйрәме белән котладылар.
-
"Безопасное колесо - 2015" 05.05.2015

Мәктәбебез командасы "Безопасное колесо - 2015"тә актив катнашып кайтты.
-
Флеш моб батлл 02.05.2015

Мәктәбебезнең "IT - чемпион" командасы флеш моб батллда уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Барыгызны да 1 май бәйрәме белән! 01.05.2015

Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символлары булып торалар. Әлеге җылы яз көннәрендә күңелегез шатлык белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен.
-
"Тукай рухы мәңгелек" 30.04.2015

Г.Тукайның 129 еллыгын каршылап мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Р.Җәләлетдинова "Тукай рухы мәңгелек" темасы буенча сочинение конкурсы үткәрде. Юсупова Кадрия 1 урын, Абдуллина Алисә, Юсупов Рәсим 2 урын, Мостафин Азат, Сәләхиев Газинур 3 урынга лаек булдылар. Киләчәктә дә актив катнашуларын телибез.
-
Ачык дәрес 29.04.2015

Татар теле атналыгы кысаларында Сингапур методикасы структураларын кулланып ,татар теле Һәм әдәбияты укытучысы А. М. Җамалиева 7 нче сыйныфта "Аерымланган хәлләр" темасына татар теленнән ачык дәрес күрсәтте.
-
Г. Тукай әсәрләренә рәсем конкурсы 27.04.2015

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында А. М. Җамалиева җитәкчелегендә укучылар арасында Г. Тукай әсәрләренә рәсем конкурсы булып узды. Иң яхшы рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. 6 нчы сыйныф иң актив катнашты. Әлеге конкурсның җиңүчеләре: Сабирҗанов Салават 1 урын, Садыйкова Динә, Кәримова Алинә 2 урын, Галимҗанова Адилә һәм Ногманова Регина 3 урын. Җиңүчеләрне котлыйбыз, киләчәктә дә актив булуларын телибез.















