Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
Атналыкка нәтиҗә. 10.11.2015

Бүген мәктәп линейкасында рус теле һәм инглиз теле атналыгына нәтиҗә ясалды.Атналыкта актив катнашкан,конкурсларда,фәнни-гамәли конференциядә җиңү яулаган укучыларны дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләделәр.
-
Котлыйбыз!
10.11.2015
3 ноябрь көнне Арча шәһәрендә 2000 елгы кызлар һәм егетләр арасында үткән волейбол ярышында Яңа Кенәр мәктәбенең кызлар һәм егетләр командасы 1 урынны алдылар.Аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Педагогик совет утырышы
10.11.2015
10 ноябрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә чираттагы педагогик совет утырышы булды.Утырыш "Фгосны гамәлгә ашыру шартларында укыту процессына яңача караш" дигән тема астында үтте.Җыелышта беренче чирек нәтиҗәләренә йомгак ясалды,класс җитәкчеләренең отчеты тыңланды.ФГОСка яңача караш турында директор урынбасары Гарипова Р.К. чыгыш ясады.Башлангыч класс укытучылары Хафизова Г.Н.,Сафина Р.С.,Биктова Р.Р.,Муртазина Р.Р. үзләреннән мисаллар китереп , турында аңлатып киттеләр.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ханафиева С.К. ФГОС буенча укытуда класстан тыш чаралар дигән темага чыгыш ясады.Педагогик совет утырышы бик эшлекле шартларда үтте.
-
Коррупциягә каршы. 09.11.2015

Бүген Яңа Кенәр мәдәният йорты хезмәткәрләре 10 класс укучылары өчен "Коррупциягә каршы "дигән темага әңгәмә уздырдылар.Презентация белән үрелеп барган бу әңгәмә укучыларга бик күп мәгълүмат бирде.Алар коррупция тарихы турында ,аны бетерү юллары турында сөйләштеләр.
-
Каникуллар тәмамланды.
08.11.2015
Бүген көзге каникулның соңгы көне.Иртәгә 2 чирек башлана.Барыгызга да уңышлар,сәламәтлек телибез.Конкурсларда ,ярышларда җиңү яулап икенче уку чиреген дә уңышлы тәмамаларга язсын.
-
ЕГЭ,ГИА га әзерлек 07.11.2015

9,11 класс укучылары каникул көннәрендә дә ГИА һәм ЕГЭ га әзерләнделәр.
-
День Конституции 06.11.2015

Ежегодно 6 ноября в Татарстане отмечают День Конституции Республики. Всех поздравляем с Днем Конституции Республики Татарстан. Желаем всем счастья, мира, добра и благополучия!
-
Математикадан олимпиада 05.11.2015

Бүген Арчада 2-3 класс укучылары арасында математика фәненән олимпиада булды.Яңа Кенәр урта мәктәбенең 3 класс укучысы Самигуллин Азат бу олимпиадада 2 урынны алды.Азатны һәм укытучысы Сафина Рания Саубановнаны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Учителя сдают ЕГЭ 05.11.2015

5 ноября учителя, которые преподают русский язык, татарский язык, историю, обществознание, математику, информатику, физику, химию, географию, биологию и иностранный язык, проходят диагностическое тестирование.Удачи всем!
-
Түгәрәк өстәл 04.11.2015

Арчаның 5нче гимназиясендә район мәктәпләренең математика укытучылары түгәрәк өстәл артына җыелды. Балаларны Федераль дәүләт стандартлары нигезендә укыту буенча (ФГОС) фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.








