Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Ата-аналар җыелышы 26.12.2015

25 декабрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы узды.Җыелышта Арча мәгариф бүлегеннән белгеч Шакирова Миләүшә Ниязовна да катнашты.Ул ата-аналарга мәктәптәге медицина кабинетына Армис аппараты урнаштырылачагы турында сөйләде һәм шушы аппарат турында аңлатты.
-
Сөрде башлангыч мәктәбендә Яңа ел бәйрәме. 26.12.2015

Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы Сөрде башлангыч мәктәбендә Яңа ел кичәсе үтте.Укучылар Яңа ел әкияте куйдылар.Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килгәннәр иде.Алар укучылар белән бергә җырладылар,биеделәр,Кыш бабай тырыш укучыларны бүләкләде.
-
Яңа ел бәйрәме. 25.12.2015

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә 5-8 класслар өчен Яңа ел бәйрәме үтте.Укучылар бәйрәмгә бик тырышып әзерләнгәннәр.Һәр класс бию,Яңа ел котлавы,җыр белән чыгыш ясады.Кыш бабай белән Кар кызы укучыларны биеттеләр,төрле уеннар уйнаттылар.Яңа ел бәйрәмендә укучылар теләген теләкләр тормышка ашсын.Яңа ел һәркемгә шатлык куанычлар алып килсен.
-
Яңа ел бәйрәме. 24.12.2015

Бүген Яңа кенәр урта мәктәбендә башлангыч класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәме узды.Купшы итеп бизәлгән чыршы тирәсенендә кемнәр генә юк:матур күлмәкле кызлар,төрле әкият геройлары.аюлар,төлкеләр,бүреләр,убырлы карчыклар.Шулар яныныа бәйрәмнең төп геройлары Кыш бабай белән Кар кызы да бар.Укучылар җырладылар,биеделәр,Кыш бабаай белән Кар кызын да биеттеләр.Бәйрәм бик матур ,күңелле үтте.
-
Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре. 22.12.2015

Бүген гомуми мәктәп линейкасына Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ахметов Хәниф абый килде.Ул укучыларны бәйрәм вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды.Питардалар шартлаткан өчен,салютлар аткан өчен нинди штрафлар каралганлыгы турында аңлатты.Гирляндалар белән сак эш итәгә кирәклеге турында сөйләде.
-
Безнекеләр беренче. 21.12.2015

19 декабрь көнне Казанбаш гомуми белем бирү мәктәбендә кызлар арасында волейбол ярышы үтте.Яңа Кенәр урта мәктәбенең кызлар командасы бу ярышта беренче урынны алдылар кызларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз! 19.12.2015

17 декбрь көнне әдәбият фәненнән район олимпиадасы үтте.Яңа Кенәр мәктәбеннән уңышлы чыгыш ясап,
8 класс укучысы Нәҗметдинова Алинә-призер(укытучысы Нигматуллина Л.С)
9 класс укучысы Сабирова Айзилә-победитель(укытучысы Габдрахманова И.М.)
10 класс укучысы Маннанова Ләлә-призер(укытучысы Габдрахманова И.М)
11 класс укучысы Валиуллина Раилә-призер ( укытучысы Габдрахманова И.М.)
булдылар.Укучыларны һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
"КЫШ БАБАЙДА КУНАКТА" 19.12.2015

19декабрь көнне Яңа Кенәр укучылары Яңа Кырлайда Кыш бабай һәм Кар кызында кунакта булдылар. Аларны Шүрәлеләр каршы алып сихри урманга алып кереп киттеләр,анда алар убырлы карчык өендә кунак булдылар. Шүрәлеләр укучыларны төрле уеннар уйнатып Кыш бабайның өенә озаттылар..Укучылар уеннарда катнашып,күңелле ял иттеләр.
-
Котлыйбыз! 18.12.2015

16 декабрь көнне татар теле фәненнән район олимпиадасы үтте.Яңа Кенәр мәктәбеннән уңышлы чыгыш ясап,
4класс укучысы Шакирзянова Камилә-призер(укытучысы МуртазинаР.Р.)
7 класс укучысы Аксакова Миләүшә-призер(укытучысы Нигматуллина Л.С.)
8 класс укучысы латыпова Лилия-призер(укытучысы Нигматуллина Л.С.)
9 класс укучысы Шарипова Римма-призер(укытучысы Габдрахманова И.М)
10 класс укучысы Ахметова Алсинә-призер(укытучысы Габдрахманова И.М.)
11 класс укучысы Галиева Ләйсән-призер(укытучысы Габдрахманова И.М.)
11 класс укучысы Сагдуллин Салават-призер(укытучысы Габдрахманова И.М.)
Җиңүчеләрне һәм укытучыларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Башлангыч класслар атналыгы-бишенче көн 18.12.2015

Бүген башлангыч класслар атналыгының бишенче көне.Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы Югары Оры башлангыч мәктәбе укытучысы Хакимова Кадрия Радифовна 3Г классында технологиядән ачык дәрес күрсәтте.Дәрестә укучылар кәгаз тасмадан чыршы ясарга өйрәнделәр.








