Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 ( 268 ) 269 270 >>
-
Котлыйбыз! 26.11.2015

25 ноябрь көнне Арчада математика олимпиадасының район туры үтте.Яңа Кенәр мәктәбенән
11 класс укучысы Нигметзянов Раил-1 урын (укытучысы Тухватуллина Л.Р.)
10 класс укучысы Хадиев Илнар-призер (укытучысы Галяутдинов М.)
8 класс укучысы Латипова Лилия-призер (укытучысы Тухватуллина Л.Р.)
6 класс укучысы Хакимов Илмир-призер (укытучысы Мостафина Г.Г.)
булдылар.
Җиңүче укучыларны һәм укытучыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз! 26.11.2015

Мәгариф оешмаларының профсоюз әгъзалары арасында спорт ярышлары дәвам итә.Чираттагысы өстәл теннисы һәм бадминтон буенча оештырылды.20 ноябрь көнне Яңа Кенәр интернат -мәктәбендә зона ярышлары узды.Безнең мәктәптән өстәл теннисы буенча Р.М.Шайхетдинова,Р.М.Әгъләмов,бадминтон буенча А.В.Самигуллина,Ф.Ф.Гарипов катнаштылар.Уңышлы чыгыш ясаган өч хезмәттәшебез район ярышларында катнашу хокукы алдылар.25 нче ноябрь көнне оештырылган район ярышларында һәр зонадан җиңеп чыккан спортчылар катнашты.Ярыш бик киеренке барды.Өстәл теннисы буенча Р.М.Әгъләмов район күләмендә өченче урынны яулады.Тәбриклибез!
-
Математика-информатика атналыгы-дүртенче көн 26.11.2015

Бүген математика-информатика атналыгының дүртенче көне.Математика укытучысы Тухватуллина Л.Р. 8 А классында "Мәйдән" темасына ачык дәрес күрсәтте.Укучылар турыпочмаклыкның,тигез булмаган фигураларның мәйдәннарын табарга өйрәнделәр .
-
Котлыйбыз! 24.11.2015

Яңа Кенәр урта мәктәбенең 3 класс укучысы Нигаматзянова Камилә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте оештырган "Китап -белем чишмәсе"дип аталган республика конкурсында катнашып,"Китап белән дөнья ачам" дигән рәсем конкурсы номинациясендә сертификатка ия булды. Камиләне һәм укытучысы Сафина Р.С. чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Математика,информатика атналыгы-икенче көн. 24.11.2015

Бүген математика,информатика атналыгының икенче көне.Мәктәп линейкасында МО җитәкчесе Тухватуллина Л.Р. 1-8 класслар арасында татар телендә төзелгән ребусларга конкурс игълан итте.9-11 классарасында газетага конкурс игълан ителде.Атналык кысаларында информатика укытучысы Фазуллина Э.Н. 8 класста "Информацион лабиринт дип аталган конкурс үткәрде. Конкурста 8Б класс укучыларының кызлар һәм егетләр командасы көч сынашты.Бу конкурста егетләрдән торган команда җиңү яулады.
-
Математикадан ачык дәрес 24.11.2015

Математика-информатика атналыгы дәвам итә.Бүген математика укытучысы Шайхетдинова Р.М. 7Б классында геометриядән"Кисемтәләрне һәм почмакларны чагыштыру" дигән темага ачык дәрес күрсәтте.
-
Котлыйбыз! 23.11.2015

21 ноябрь көнне Арчада физикадан олимпиаданың район туры үтте.Анда 8-11 класс укучылары арасыннан иң көчлеләре катнашты.Яңа Кенәр мәктәбенең 9 класс укучысы Хакимов Илнур олимпиадада иң күп балл җыеп призер булды.Илнурны һәм физика укытучысы Самигуллин Т.Ф. чын күңелдән котлыйбыз.Аларга уңышлар телибез.
-
Математика-информатика атналыгы 23.11.2015

23 декабрьдән 28декабрьгә кадәр мәктәптә математика -информатика атналыгы бара.
Бүген атналыкның беренче көне-"Кызыклы математика".Математика укуытучысы Тухватуллина Л.Р. 5б класс укучылары белән "Кызыклы математика" дап аталган класстан тыш чара үткәрде.Укучылар төрле кызыклы мәсьәләләр ,ребуслар чиштеләр,математик сорауларга җавап бирделәр.
-
Баскетбол 23.11.2015

21 ноябрь көнне район күләмендә үткәрелгән баскетбол ярышында безнең мәктәп командасы 5 урын яулады. Команданы һәм җитәкчеләре Хайруллин З.Т.ны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Әти-әниләргә ачык дәрес 21.11.2015

2нче классларның класс җитәкчесе Хафизова Гөлнара Нургалиевна әти-әниләргә математикадан ачык дәрес күрсәтте.
Әти-әниләр үзләренең балаларының ничек укыганнарын,дәрестә ничек җавап биргәннәрен үз күзләре белән күрделәр.








