Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 ( 269 ) 270 >>
-
Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр белән очрашу. 20.11.2015

19 ноябрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә профориентация сәгате үтте.Анда укучыларны авыл хуҗалыгы тармагындагы һәнәрләр белән таныштырдылар .Класс сәгатенә механизатор,шоферларны да чакырганнар иде.8Б класс укучылары "Аю" агрофирмасында тракторист булып эшләүче Бадретдинов Рамилне очрашуга чакырдылар.Ул механизатор хезмәте турында сөйләде,укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Укучылар белән әңгәмә 19.11.2015

Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ахметов Х.Х. бүген мәктәпкә чираттагы очрашуга килде. Ул 5 класс укучыларына боз өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды.Боз өстенә кергәнче бозның калынлыгын тикшереп карарга кирәклеген,белмәгән урыннарда боз өстенә кермәскә кирәклеген аңлатты.
Шулай ук Хәниф абый суга батканда үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен,суга батучыга ничек ярдәм итәргә кирәклеген аңлатты.
-
Баскетбол буенча зона ярышлары 19.11.2015

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә кызлар һәм егетләр арасында баскетбол буенча зона ярышлары узды.Анда <span times="" new="" roman',="" serif;="" line-height:="" 115%;"="">Шушмабаш урта мәктәбе, Апаз урта мәктәбе, Ашытбаш урта мәктәбе, Яңа Кенәр урта мәктәпләренең кызлар һәм егетләр командалары катнашты.Ярышта Яңа Кенәр урта мәктәбенең егетләр һәм кызлар командасы беренче урынны алды.Алар 21 ноябрь көнне финал ярышына барачаклар.Без аларга уңышлар телибез.
-
КВН 18.11.2015

Бүген Яңа Кенәр мәдәният йортында КВН ярышының зона туры үтте.Анда Яңа Кенәр урта мәктәбе,Апаз урта мәктәбе,Шурабаш мәктәбе,Носы мәктәбе,Хәсәншаех мәктәбе
командалары катнашты.Алар уңышлы чыгыш ясадылар.КВН ның нәтиҗәсе соңрак билгеле булачак.Бу командаларның барысына да уңышлар телибез.
-
ПАМЯТКА населению по ледоставу 17.11.2015

ПАМЯТКА населению по ледоставу
-
Котлыйбыз! 17.11.2015

Экология фәне буенча олимпиаданың муниципаль турында Яңа Кенәр мәктәбенең
9 класс укучысы Шарипова Р.(укытучысы Садыкова Н.К.)- 1 урынны алды
11 класс укучысы Сагдуллин С.(укытучысы Садыкова Н.К.)- призер булды.
Җиңүчеләрне һәм аларның укытучылары Садыкова Н.К. чын күңелдән котлыйбыз.Аларга киләчәктә уңышлар телибез.
-
Олимпиадалар дәвам итә. 16.11.2015

Олимпиадаларның район этабы дәвам итә.Бүген Арчада экологиядән олимпиада булды.
-
Котлыйбыз! 14.11.2015

10-11 көнне Арчада рус теле һәм литература фәннәре буенча олимпиаданың район туры үтте. Анда безнең мәктәптән 7-11 класс укучылары катнашты.Рус теле фәне буенча:
9 класстан Шарипова Г.(укытучысы Гайнетдинова З.Р.)-1 урын,
10 класстан Валиева Д.(укытучысы Ахметгараева Л.Н.)-призёр,
11 класстан Валиуллина Р.(укытучысы Ахметшина Ф.С.)-призёр
рус әдәбияты фәне буенча:
9 класстан Сабирова А.(укытучысы Гайнетдинова З.Р.)-призёр,
11 класстан Валиуллина Р.(укытучысы Ахметшина Ф.С.)-1 урынны алдылар.
Җиңүче укучыларны һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз.Киләчәктә уңышлар телибез.Беренче урынны алучы укучыларның олимпиаданың республика этабында да уңышлы чыгыш ясауларын көтеп калабыз
-
Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт 12.11.2015

Бүген 3Б класс укучылары класс җитәкчеләре Сафина Р.С. белән Яңа Кенәр иҗат йортында урнашкан туган якны өйрәнү музеенда булдылар.Аларда музейдагы экспонатларны кызыксынып карадылар.Мәдәни көндәлек ләренә яздырдылар.
Укучылар музейда булып Яңа Кенәр тарихын турында күбрәк мәгълүмат алдылар.
-
Ата-аналар җыелышы. 11.11.2015

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте.Җыелышта мәктәп директоры З.И.Хайруллина чыгыш ясады.Ул әти-әниләрне укучылар өчен төзелгән меню белән,мәктәптә ике ашауның бәясе белән таныштырды.Ата-аналар җыелышына Арчадан балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссисеннән Алсу Айдаровна да килгән иде.Ул Арча районында балигъ булмаган балалар катнашында булган җинаятләр турында сөйләде, 71 статья турында аңлатты.Ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.Класс җитәкчеләре беренче чирек нәтиҗәләре белән таныштырдылар.








