Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Котлыйбыз! 26.10.2026

Егетләребез 24 нче октябрь көнне Арча шәһәрендә узган волейбол ярышларында катнаштылар. Ярышта уңылы чыгыш ясап 2 нче урынга лаек булдылар.
Тренер: Хайруллин З. Т. -
Очрашу 21.10.2026

Пушкин картасы кысаларында китапханәдә бик матур очрашу кичәсе уздырылды. Очрашуның кунагы, озак еллар Яңа Кенәр урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән Алфинур Габделхаевна булды. Альфинур апа белән үзе укыткан география дәресенә бәйләп, илебезнең матурлыгы, байлыгы турында әңгәмә кордык. Шулай ук, Альфинур апай укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
«Россия бөркетләре "нә кабул итү 21.10.2026

Безнең мәктәптә яңа «Россия бөркетләре " барлыкка килде!
Бүген безнең мәктәптә чын мәгънәсендә мөһим, якты һәм күңелне нечкәртә торган вакыйга булды-башлангыч мәктәп укучыларын «Россия бөркетләре»хәрәкәтенә багышлау тантанасы булды.
Балалар зур, тату һәм актив гаиләгә беренче адымнарын ясадылар. Хәзер алар мәктәп укучылары гына түгел, ә укуда үрнәк, тугры дуслар һәм игелекле эшләрдә беренче булырга мәҗбүр итүче «Орленок» исеменә ия горур кешеләр.
-
НСИ 12.10.2026

Буген 9А классы укучылары НСИ да катнаштылар.
-
Укытучылар көне. 05.10.2026

Бүген, 5 октябрьдә, бөтен ил Укытучылар көнен — балаларга дөньяны танырга, үсәргә һәм үз-үзләренә ышанырга ярдәм итүчеләрнең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне без рәхмәт әйтеп кенә калмыйбыз, иң яхшыларның иң яхшыларын билгеләп үтәбез.
Ел саен 5 октябрьдә педагогларга тантаналы шартларда Мактау грамоталары тапшырыла. Бу формаль тантана гына түгел, ачыктан-ачык: «без сезнең хезмәтегезне күрәбез, без аның кадерен беләбез»дип әйтү мөмкинлеге дә.Бу көнне без югары бүләкләргә лаек булган педагогларны аерым горурлык белән котлыйбыз. Аларның һәрберсе-эш еллары, йөзләрчә укучылар, дәфтәрләрне тикшереп, дәресләргә әзерләнеп үткәрелгән исәпсез-хисапсыз кичәләр.
Кадерле укытучылар! Сабырлыгыгыз, зирәклегегез, һәр балада үзе күрмәгән нәрсәләрне күрә алуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бәйрәм белән
-
Өлкәннәргә бүләк 02.10.2026

1 октябрь — Өлкәннәр көне уңаеннан 3 сыйныф укучылары өлкәннәргә бүләкләр әзерләделәр! Үз куллары белән ясаган әйберләре аша балалар өлкәннәргә үзенең ихтирам һәм мәхәббәтен белдерделәр.
-
«Буын — Баттл» уены узды! 01.10.2026

Бүген мәктәбебездә Өлкәннәр көненә багышланган «Буын — Баттл» уены узды!
Уенда ике команда катнашты:
беренчесе — безнең лаеклы ялга киткән хөрмәтле укытучыларыбыз,
икенчесе — 11 нче сыйныф укучылары.Уен биш раундтан торды:
команда исеме һәм девиз әзерләү;
җырларны танып алу;
бирелгән сүздән мөмкин кадәр күбрәк сүзләр төзү;
шигырьләр укыту һәм язу;
төрле кызыклы биремнәр.Очрашу, өлкән буынның бай тәҗрибәсе белән укучыларның яшьлек энергиясе бергә кушылып, барыбыз өчен дә файдалы чара булды.
Барлык катнашучыларга һәм килгән кунакларга зур рәхмәт!
-
ХӘЙРИЯ ЯРМИНКӘСЕ 2026 29.09.2026

Бүген мәктәбебездә зур һәм күңелле хәйрия ярминкәсе узды!
Барлык укучылар һәм ата-аналар актив катнаштылар — үз кул эшләрен, тәмле ашамлыкларны, әйберләрне китерделәр.Ярминкәгә авылдашларыбыз да килде .Ярминкәдән җыелган акча хәйпиягә тапшырылачак.
-
КАЗАНДА ЯРМИНКӘ 26.09.2026

Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан мәгариф оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе уза!
Безнең мәктәпнең педагоглары да чарада катнаша. Укытучыларыбыз үз куллары белән ясалган әйберләрне, үз участокларыннан җыелган яшелчәләрне һәм җиләк‑җимешләрне тәкъдим итәләр. Һәр бер продукт — ел дәвамында тырышып үстергән һәм эшләп чыгарган нәтиҗә.
-
Экскурсиядә 24.09.2026

11 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Алия Нурисламовна белән «Ике елга — ике юл»дигән мавыктыргыч экскурсиядә булдылар!Теплоходта сәяхәт иттеләр.Аннан соң Барлык диннәр Храмына бардылар.Бу көнне оештыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт!








