Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Вебинарында катнаштылар. 18.02.2026

2026 елның 17 февралендә С.З. Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогларыТатарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган республика вебинарында катнаштылар.
Чараның темасы куркынычсызлык һәм психологиянең актуаль мәсьәләләренә багышланган иде: "Яшьләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау. Индивидуаль консультация маршрутын эшләү үзенчәлекләре".
Вебинарда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,педагог-оештыручы;сыйныф җитәкчеләре;тәрбия буенча киңәшче;педагог-психолог катнаштылар
;
-
Котлыйбыз. 17.02.2026

12-15 нче февраль көннәрендә Минзәләдә 2010-2011 нче елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды
4 көн буена 14 команда җиңү өчен көрәште. Арча районы командасына призлы урынга лаек булуга аз гына калды, команда 4 нче урынны алды.
Безнең мәктәбебез укучылары Шакирзянов Риназ, Гайнуллин Данил, Нигматуллин Әмир дә әлеге команда составында булдылар һәм районыбыз данын якладылар.
Тренерлары: Хайруллин З. Т. -
Пушкин картасы программасы 17.02.2026

Пушкин картасы программасы нигезендә укучыларыбыз телефон өчен аскуйма ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
-
"Кар десанты" акциясе 17.02.2026

Бүген укучыларыбыз "Кар десанты" акциясендә катнаштылар.
“Кар десанты” – яшь волонтёр акциясе, ул халыкка ярдәм итү, укучыларны тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлтелгән чаралар комплексын үз эченә ала. Мәктәбебезнең 7-8 нче класс укучылары әлеге акциядә катнаштылар. Алар авылның өлкән кешеләренә өй территорияләрен кардан чистартырга булыштылар. Укучыларыбызның бу хезмәте киләчәктәге зур эшләренең матур башлангычы булсын иде. -
Физика, математика, информатика һәм физик культура атналыгы. 17.02.2026

Физика, математика, информатика һәм физик культура атналыгы кысаларында 8 нче Б сыйныфында "Мәйданнар" темасына геометрия фәненнән ачык дәрес үтте.Укытучы Тухфатуллина Л.Р.
-
Олимпиадада катнаштылар. 17.02.2026

Хокук фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында 10 нчы сыйныф укучысы Хакимзянов Булат һәм 9 А сыйныф укучысы Вәлиуллина Зилә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.Укытучы: Биктова Р. Р.
-
Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы. 16.02.2026

4 класс укучылары гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында уздырылган " Язам сиңа, Герой!", "Солдатка хат" акциясендә катнаштылар.
-
Имтиханга әзерлек 16.02.2026

Бүген математика һәм рус теле фәннәре буенча имтиханга әзерлек консультацияләре узды.
-
Мәктәбебездә физика, математика, информатика һәм физик культура атналыгы 16.02.2026

Мәктәбебездә физика, математика, информатика һәм физик культура атналыгы башланып китте.
Атналык кысаларында 11 нче сыйныф укучылары Статград системасы буенча математика фәненнән сынап карау имтиханы эшлиләр -
"Җәлил укулары" төбәкара фәнни-гамәли конференциясе 15.02.2026

"Җәлил укулары" төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, 6 нчы А сыйныф укучысы Хафизова Ралинә 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Җитәкчесе: Хафизова Г. Н. Чын күңелдән котлыйбыз.








