Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Котлыйбыз! 07.02.2026

II халыкара Х.Миннегулов исемендәге "Дөньяда сүзебез бар" фәнни-гамәли конференциясендә катнашып,9 А сыйныф укучысы Нигаматзянова Инзилә,татар теле укытучысы Гарипова Раилә Камил кызы,инглиз теле укытучысы Хайруллина Ләйсән Әхәт кызы җиңучебулдылар.Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
8 февраль-Россия фәне көне 06.02.2026

8 февраль-Россия фәне көне уңаеннан "Белемнәрне конфетларга алыштыр"интеллектуаль үзгәрешләр дигән чара узды.
Тәрбия буенча киңәшче Садриева А.Н., педагог-оештыручы Сәмигуллина А. В. һәм мәктәп китапханәчесе Хәмидуллина А. Ф. кызыклы үзгәрешләр оештырдылар, анда балалар математика, биология, тарих, рус теле һәм әдәбияты буенча сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук биредә алар төрле фәннәр буенча төрле энциклопедияләр белән таныша алдылар. -
Иҗади дәрес 06.02.2026

"Большое Орлятское путешествие" федераль округ проекты кысаларында тәрбия буенча директор киңәшчесе өлкән сыйныф укучылары-остазларыбыз белән бергә 3 сыйныф укучылары өчен гаҗәеп иҗади дәрес үткәрде.
Дәреснең темасы очраклы гына сайланмаган- "Әни өчен Открытка – Оренбург мамык шәле". Безнең төп бурыч – матур открытка ясау гына түгел, ә балаларны Оренбург өлкәсенең уникаль, үзенчәлекле мирасы, аның атаклы мамык шәлләре белән таныштыру. Без балаларның бу халык кәсебенең матурлыгын һәм нәфислеген тоюларын, аның төп сәнгати сыйфатларын тапшырырга өйрәнүләрен теләдек.
-
"Тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсы 05.02.2026

5 нче февраль көнне "Тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсының район этабы уздырылды.Әлеге бәйгедә мәктәп данын Сафина Рания Сәүбән кызы җитәкчелегендә 5 нче сыйныф укучылары, әти-әниләре якладылар.Алар тату сыйныф серләре белән уртаклаштылар, шул темага багышланган күргәзмә оештырдылар.
-
Котлыйбыз! 03.02.2026

Тукай ижатына багышланган Россиякүләм рәсем конкурсында 3 урын алган 6 нчы Б сыйныфы укучысы Сабирова Гөлия
(Җитәкчесе - татар теле укытучысы Гарипова Р.К.) -
Тимурчылык эше дәвам итә. 02.02.2026

Укучыларыбыз авылыбызның өлкән кешеләренә ярдәм итәргә гел әзер торалар.
10 нчы класс егетләренә зур рәхмәт -
Кошлар - безнең дусларыбыз. 02.02.2026

Кошлар - безнең дусларыбыз. Кыш көне аларга һәрвакытта да җиңел туры килми. Аларга ярдәм итү йөзеннән, укучылар кошлар өчен җимлекләр ясадылар. Ә хәзер инде көн саен җимлекләрне карап, кошларга бөртекләр салып торачаклар.
-
Просмотр профилактического видеоролика. 30.01.2026

Помните️ за участие, содействие или подстрекательство к диверсионной деятельности предусмотрена строгая уголовная ответственность по статье 281 УК РФ. Не дайте манипуляциям разрушить вашу жизнь и жизнь окружающих .Не доверяйте незнакомцам в сети! Цените свою безопасность и будущее!
-
Табигать фәннәре атналыгы 29.01.2026

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында 5 нче сыйныфлар белән кышлаучы кошларга багышланган чара узды.
-
Әңгәмә үткәрелде 29.01.2026

Бүген шәфкать туташы Хәбибуллина Г. К. 3-4 класс укучылары өчен «Гәүдә торышы бозылуны профилактикалау»темасына әңгәмә үткәрде.Ул гәүдә торышы нәрсә ул,гәүдә торышы бозылуга китерә торган факторлар, гәүдә торышы бозылу төрләре турында сөйләде.Профилактиканың нигезе-физик активлык, дөрес аяк киеме, каты матрас, рациональ туклану икәнен анлатты . Компьютер белән эшләгәндә дә өстәл артына дөрес утыртуның мөһимлегенә аерым игътибар итәргә кирәген әйтте








