Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Котлыйбыз! 20.02.2026

20 нче февральдә "Арча" спорткомплексында яшүсмерләр командалары арасында "Мәктәп волейбол лигасы" турнирының муниципаль этабы тәмамланды.Алтын медальгә Яңа Кенәр урта мәктәбе укучылары лаек булды.
Көмеш медаль Шушмабаш урта мәктәбенә эләкте.
Бронза медальгә Арчаның 5нче гимназиясе командасы лаек булды.Әлеге ярышларның зона этабында Арча районын Яңа Кенәр урта мәктәбенең яшүсмерләр җыелма командасы тәкъдим итәчәк.
Тренерлары: Хайруллин З. Т.Укучыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез -
Имтиханнарга әзерлек. 20.02.2026

Чит телләр өйрәнү – иң файдалы шөгыльләрнең берсе. Шуңа күрә, инглиз теленнән имтихан бирүче 11 нче сыйныф укучысы Мәрьям дә бик тырышып имтиханнарга әзерләнә.Бүген инглиз теленнән имтиханга әзерләнү консультациясе узды.
-
Физика, математика, информатика һәм физик культура атналыгы. 20.02.2026

Физика, математика, информатика һәм физик культура атналыгы кысаларында кысаларында 9 нчы А сыйныф укучылары белән информатика фәненнән ачык дәрес үтте.Укытучы Фазуллина Э.Н.
-
Имтиханнарга әзерлек. 20.02.2026

Имтиханга әзерлек консультацияләре. Укучылар да, укытучылар да имтиханга әзерләнүгә бар көчләрен куялар.
-
Физика, математика, информатика һәм физик культура атналыгы. 20.02.2026

Атналык кысаларында 7 нче сыйныф укучылары арасында "Бу кызыклы физика" дип аталган физика фәненнән ачык класстан тыш чара үтте.
-
"Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь" дип исемләнгән шигырь кичәсе 20.02.2026

Сөрде мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 4 класста "Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь" дип исемләнгән шигырь кичәсе үтте.
-
Котлыйбыз. 19.02.2026

19 нчы февральдә Яңа Кенәр урта мәктәбендә зона буенча волейбол ярышлары узды. Безнең мәктәпнең җыелма командасы да анда үзләренең көчләрен сынап карап I урынга лаек булдылар.
Тренерлары: Хайруллин З.Т.
1 нче урын - Яңа Кенәр
2 нче урын - Шушмабаш
3 нче урын - Иске Ашыт.
1, 2 нче урын алган командалар Арча шәһәрендә узачак финал ярышларында катнашачаклар. -
"Арча йолдызлары-2026" конкурсы 19.02.2026

Бүген җырчы кызыбыз - Гайнуллина Сылу һәм биюче кызларыбыз - Каюмова Динә, Шәрәфиева Чулпан белән "Арча йолдызлары-2026" конкурсында катнаштык.
Районның сәләтле, талантлы балалары арасында безнең укучыларыбыз булу - зур горурлык. Конкурсның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.
Җитәкчеләре: Сәмигуллина А.В.Әфарин, балалар, сез булдырасыз.Алга таба да уңышлар сезгә -
Котлыйбыз. 18.02.2026

15 нче февраль көнне Казан шәһәрендә 2015-2016 нчы елгы кызлар-малайлар арасында Михаил Амакаев истәлегенә 6 нчы кубок булып узды .Барысы 16 команда катнашты.”Ракета” командасы 3 нче призлы урынны яулады.Безнең мәктәбебезнең 4 нче класс укучысы Гайнуллин Гамир шушы составта булды.
Молодцы.Киләчәктә дә уңышлар сина, Гамир! -
Физика, математика, информатика һәм физик культура атналыгы 18.02.2026

Физика, математика, информатика һәм физик культура атналыгы кысаларында 5 нче сыйныфта физик тәрбия фәненнән ачык дәрес үтте.Укытучы Хайруллин Р.Х.








