Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
"Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез" 24.12.2024

9 класс укучылары математика фәне буенча "Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез" акциясендә катнаштылар.
-
Р.Фәизовның “ИКЕ ӘНИ” әсәре буенча китап укучылар конференциясе. 23.12.2024

Чираттагы “Туган тел атналыгы” кысаларында китап сөючеләр өчен конференция уздырырга уйладык.
Мәктәбебезнең укытучылары да, укучылары да Радик ага Фәизовның “Ике әни” әсәрен тулысынча укып чыктык. Һәр сыйныфка шушы әсәр буенча төрле кызыклы биремнәр тәкъдим ителде. 5 нче сыйныф укучылары әлеге әсәрдән үзләренә ошаган өзекләр укыдылар, 6 нчы сыйныф кызлары Әниләр турындагы җырларны, мәкаль-әйтемнәрне барладылар ,ә 7 нче сыйныф укучылары исә Р.Фәизовның биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштырып,”Ике әни “ әсәреннән өзекне сәхнәләштереп кәрсәттеләр. Ачлыктан интеккән балаларның нинди михнәттә яшәгәннәрен ачык күрсәткән әлеге өзекне “Хыял” иҗат төркеме күңелләрне тетрәндерерлек итеп уйнап күрсәтә алды.
-
«Урок о важном" 16.12.2024

Сегодня в школе провели «Урок о важном", где информировали учашихся о достижениях, вкладе в развитие России, Приволжья, истории и культуре Пермского края и г.Перми.
В конце занятия обратились к учащимся с просьбой принять участие в голосовании за г.Пермь, участвующем в конкурсе за статус молодежной столицы России-2025. -
"Подарок для солдата" 16.12.2024

"Подарок для солдата" акциясендә катнаштык
-
Наласа урта мәктәбендә кунакта 11.12.2024

Бүген Наласа урта мәктәбендә 8-9 сыйныф укучылары өчен "Үсеш ноктасы" проекты кысаларында тәҗрибә уртаклашу максатыннан ачык чаралар оештырылды. Әлеге чарада безнең мәктәп укучылары да катнашты. Химия, биология, физика, математика фәннәре укытучылары "Үсеш ноктасы" проекты кысаларында мәктәпкә кайткан приборлар ярдәмендә төрле тәҗрибәләр күрсәттеләр. Укучыларга бик ошады.
-
Коррупциягә каршы 10.12.2024

Коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында 7-8 нче сыйныф укучылары белән “Коррупциягә каршы” дигән темага сыйныф сәгате узды.
-
Книжная выставка 09.12.2024

В рамках мероприятий, приуроченных к Международному дню борьбы с коррупцией, в школе организована книжно-иллюстративная выставка
-
“Герой көне” 09.12.2024

Мөһим сөйләшү дәресе “Ватан геройлары” көненә багышланды. Бу истәлекле көн 2007 нче елның 9 нчы декабреннән билгеләп үтелә. Аның тамырлары ерак үткәнгә барып тоташа, илебезнең героик тарихын искә төшерә. Дәрестә видео карадык, заманча вакыйгалар турында фикер алыштык. Ватан геройлары безнең өчен батырлык. Без алар белән горурланырга тиеш. Безнең һәрберебез бөек илебезнең героик үткәненә һәм бүгенгесенә лаек була ала. Аларның батырлыклары безне игелекле эшләргә һәм Ватанга хезмәт итәргә рухландырсын!
-
Мәһдиевнең туган көне 03.12.2024

1 нче декабрь - РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, күп санлы әсәрләр авторы – М.Мәһдиевнең туган көне. Әгәр дә исән булса, олуг язучыбызга 95 яшь булыр иде.
Арча муниципаль районы «Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе”ндә узган IX Районара Мәһдиев укуларында VI сыйныф укучысы Ахунова Алсу, укытучыбыз Хәмидуллина З.Я.катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар: Мәһдиев иҗаты турында матур-матур фикерләр ишеттеләр.
Мөхәммәт абый соңгы сулышына кадәр туган ягына мәдхия җырлады, аңа тугрылыклы булып калды. Әгәр дә Мөхәммәт абый үзе исән булса, аның иҗатын яратып өйрәнүчеләрне күреп, ничек куаныр иде!
М. Мәһдиев якташлары белән эчкерсез горурланып яшәде һәм иҗат итте. Аның иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез,әсәрләрен кабат-кабат укыйбыз. Татар халкы үз улын онытмас, аны һәрчак сагынып, олылап искә алыр! -
“Кабак” әсәре- сәхнәдә 26.11.2024

«Туган телем сагында» акциясе кысаларында мәктәбебезнең V сыйныф укучылары Фатих Хөснинең “Кабак” әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Күршеләр, алар арасындагы мөнәсәбәт, күрше егете Зиннурны Армия сафларына озату күренешен оста итеп тамашачыларга җиткерделәр.Киләчәктә дә укучыларга иҗади уңышлар телибез: яңа тамашалар көтеп калабыз.
















