Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
“Тел – күңел көзгесе” 21.02.2025

Бүген, 21 нче февраль көнне, мәктәбебез укучылары Галиәхмәтова Энҗе, Ахунова Алсу, Шәмсетдинова Зилә, Хәлиуллина Ләйсән туган телләр көне уңаеннан үткәрелгән “Тел – күңел көзгесе” дип исемләнгән район бәйгесендә чыгыш ясап кайттылар. Укучыларыбызның барысы да өченче урынга лаек булдылар.
-
“Шигырь сөйлим туган телдә” 21.02.2025

Халыкара туган тел көне айлыгының планы нигезендә мәктәбебездә 21 нче февраль көнне “Шигырь сөйлим туган телдә” исемле чара булып узды.
-
Тренировочная эвакуация 21.02.2025

В соответствии с письмом Главного управления МЧС по РТ от 07.02.2025 №701-4-1-5 о соблюдении требований пожарной безопасности, в школе провели практическую отработку действий в случае возникновения пожара и порядка эвакуации людей.
-
"Әтием- горурлыгым" 21.02.2025

Бүген безнең бакчабызда
Шундый рәхәт, күңелле.
Чөнки кунак булып безгә
Әтиләребез килде .
-
21 - февраль Халыкара туган тел көне 21.02.2025

21 - февраль Халыкара туган тел көне. Бакчабызда туган тел көнен билгеләп үттек. Балалар туган телдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Татар халкының милли уеннарын уйнадык. Әкиятләр буенча викторина үткәрдек. Кичәбезне Туган тел җыры белән тәмамладык.
-
Акция "Пишу тебе герой!" 19.02.2025

Учащиеся нашей школы участвовали в акции "Пишу тебе герой!", "Письмо солдату"
-
“Тамчы шоу” интеллектуаль уены 19.02.2025

Бүген мәктәбебездә юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнгән биремнәрдән төзелгән “Тамчы шоу” интеллектуаль уены үткәрелде. Башта башлангыч класс укучылары һәм балалар бакчасындагы балалар юл билгеләре турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Аннары әниләр һәм балалар командалары юл билгеләренә бәйле сорауларга җавап бирделәр.
Барлык катнашучыларны Арча районы ГБУ “БДД” профилактика бүлеге начальнигы Мухаметзянова Энҗе Газизовна котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. -
Профсоюз ярышы. 19.02.2025

Арча стадионында профсоюз хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең укытучылары Хлопушин Р.Р., Маликова Г.Г, техперсонал Гарифуллина А.Р. үзләренең көчләрен сынап, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Катнашучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
-
Бер очрашу - үзе бер гомер. 18.02.2025

Кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, без бүген чын мәгънәсендә сихри очрашуга җыелдык. Бүген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Без бүген бик бәхетле, чөнки бездә кунакта, Арча районы китапханәсе каршында оешып килгән “Каурый каләм иҗат берләшмәсе әгъзалары “ безнең белән янәшәдә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы йөрәк ияләре шагыйрь - язучыларыбыз: Гөлчирә Мәхмүт кызы һәм Марсель Гәптрәүф улы . Ә без, китап сөючеләр, хөрмәтле кунакларыбыз, сезнең кебек төп фикерле, тормышчан әсәрләр, моңлы җырлар, шигырьләр иҗат итүче якташларыбыз белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Ә инде сезне күрү, ягымлы тавышларыгызны ишетү, якыннан аралаша алуыбыз аеруча кадерле. Кунакларыбыз үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар,матур шигырьләрен укыдылар. Ә укучыларыбыз Гөлчирә апаның һәм Марсель абыйның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Марсель абый үзенең гармунда уйнап җырлавы белән безне таң калдырды.
Очрашу бик күңелле булды. Кунакларга сәламәтлек, иҗатларында яңадан яңа уңышлар, каләмнәренең тутыкмыйча безне яңа иҗат җимешләре белән куандырып торуын теләдек.
Безнең белән очрашуга килүегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә!
-
Әхлак дәресләре 18.02.2025

Туган тел айлыгы кысаларында 7-9 нчы сыйныф укучылары белән «Укучыларга әхлакый тәрбия бирүдә бөек мәгърифәтче, педагог Р. Фәхреддиннең иҗади мирасы» темасына әхлак дәресләре үткәрелде. Дәреснең максаты: укучыларны Ризаэтдин Фәхретдиннең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; балаларның күңеленә әхлак орлыклары салу; яхшыдан яманны аерырга өйрәтү; Р. Фәхретдиннең китапларын тәкъдим итү; туган телгә, тарихка игътибарлы булырга өйрәтү
















