Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
«Шигырьне таны» 25.04.2025

Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Шигырьне таны” уены үткәрдек. Г.Тукайның биографиясен искә төшерү, әсәрләренә күзәтү ясау; шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту; шигырьләренә, әкиятләренә нигезләнеп Г. Тукай шәхесенә, әдәби мирасына мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйдык. Уенда бөтен укучы катнашты, аннан йолдызлар санынча өч җиңүчене билгеләп уенны дәвам иттек. Уен 5 турда : “Әкияттә – кунакта”, “Балачак иле”, “Ишеттем мин кичә: берәү җырлый...”, “Белем”, “Милләт язмышы” бүлекләреннән торды. Уенда катнашкан һәр укучыга грамота һәм истәлек бүләге тапшырылды. Һәр катнашучыга да олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әдәбият белән кызыксынуыгыз беркайчан да саекмасын. Яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!
Кичәбезне, татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамладык
-
"БЕЗ-ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ" 25.04.2025

24 нче апрель көнне Арча район Мәдәният йортында "БЕЗ-ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ" онлайн шигырь сөйләүчеләр бәйгесен йомгаклау тантанасы узды. Бәйгегә 30дан артык гариза һәм видеоязма килгән. Шулар арасында безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинова З.Р. да бар. Ул III урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
«Туган телем сагында» 25.04.2025

«Туган телем сагында» атналыгы барышында, Г.Тукайның тууына 139 ел тулуга багышлап, башлангыч класс укучылары белән аның иҗаты буенча викторина үткәрелде. Укучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәренә нигезләнеп көч сынаштылар.
Викторинаның максаты: балаларның Г.Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту;уен барышында үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәтә белергә өйрәтү;таныш шигырьләрне төрле юллар аша таный белү;
-
Квест – уен. 24.04.2025

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Моннан 139 ел элек, 1886 елның 26 нчы апрелендә дөньяга килеп, 1913 елның 3 нче апрель иртәсендә вафат булган Тукай – үлемсез шигырьләре белән халык күңеленә мәңгегә кереп калды. Укучылар белән шагыйрь иҗаты буенча оештырылган квест-уенын үткәрдек.Квестны үтеп чыгу өчен, укучылар ике командага бүленделәр. Аннан классларга таралдылар. Анда укучыларны Г.Тукай иҗаты, тормыш юлы, әсәрләреннән өзекләр, балачагы турында кызыклы сораулар көтә иде.
-
Тукайның тууына 139 еллыгына багышланган чаралар 23.04.2025

Мәктәбебездә Г.Тукайның тууына 139 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Г.Тукайның тууына 139 еллыгына багышланган чаралар 22.04.2025

Г.Тукайның тууына 139 еллыгына багышланган газета чыгардык. Укучылар бик теләп катнаштылар.
-
Игровое занятие "Общение в нашей жизни" 22.04.2025

Цель:развитие осознанного, уважительного и доброжелательного отношения к другому человеку, его мнению, мировоззрению;формирование коммуникативной компетентности, в том числе умения вести диалог с другими людьми и достигать в нем взаимопонимания.
-
«Туган телем сагында» 21.04.2025

Башлангыч класс укучылары белән Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән мультфильмнар карадык һәм шуларга нигезләнеп ясалган рәсемнәр конкурсы үткәрелде.
-
Предупреждение детского травматизма на железнодорожных путях 19.04.2025

Учащиеся 5-9 классов смотрели мультфильм на тему « О предупреждении детского травматизма на железнодорожных путях»
-
Дрон - тормыш өчен куркыныч 18.04.2025

ИГЪТИБАР!
Торак пунктлар өстенная пилотсыз очкычлар очу тыела, шуна курә аларны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында күреп яки ишетеп (тавыш самолет моделе бызылдавына охшаш), куркынычсызлык кагыйдаларин утарга кирак
ДРОН - ТОРМЫШ ӨЧЕН ЖИТДИ КУРКЫНЫЧ
Әгәр син пилотсыз очкыч күргәнсен (ишеткәнсең) икән, нишләргә?
Ачык урынны шундук ташлап, 112 хезмәтена БПЛА турында хәбәр итәргә, үз урыныңны әйтерга, дронны тасвирларга һам аның очыш юнәлешен күрсәтергә кирәк
Сезнен куркынычсызлык кагыйдәләре:
01. Паникага бирелмә, башкаларны паникага салма!
02. Куе агачлар астында качарга, чөнки алар пилотсыз очкычлардан ин яхшы ышык урын булып тора.
03. Транспорт чараларыннан төшеп, алардан ераграк тор.
04. Кешеләр күп жыелган ачык мәйданчыклардан читләш
05. Куркынычсыз урынга "елан сыман" йөгер. Бер траектория буенча йөгерергә кирәкми!
06. Куркынычсызлык өчен иң яхшы урыннар - подваллар һәм ышыклану урыннары!
07. Әгәр өйдә булсаң, подвалга чык
08. Үзең белән элек жыелган тревога чемоданын ал: кирәкле документлар, акча һәм банк карталары, дарулар, телефон ечен зарядка, алмашка кием һәм бер-ике 0,5 л шешә су
09. Кәрәзле телефоннан файдаланудан баш тарт.
10. Яшеренү урыны фольгадан коткаручы термоодеяло була ала, ул пилотсыз очкыч өчен чагылыш бирә һәм кешене сиздермичә калдыра
11. Социаль челтәрләрдә, мессенджерларда һәм чатларда урын турында мәгълүмат булган һава һөҗүменә каршы оборона системалары эшенең фотосурәтләрен яки видеоязмаларын бастырма.
12. Әгәр дрон турыдан-туры сиңа таба оча икән, стена артында (мәсәлән, ванна бүлмәсендә) ышык урын тап. Машинадан йөгер: урамда ышык эзлә яки җиргә ят.
ШУНЫ ИСТӘ ТОТУ КИРӘК: СӘЛАМӘТЛЕК ҺӘМ ТОРМЫШ МӨҺИМРӘК
















