Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Ленинград блокадасы каһарманнарын искә алу 27.01.2025

27 гыйнварда илебез Ленинград блокадасы өзелүнең 81 еллыгын билгеләп үтә. Ил тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе булып саналган блокада кайтавазы бүген дә онытылмый.Шул уңайдан 900 көнлек Ленинград блокадасы һәм икмәк кадере турында әңгәмә үткәрдек.Ленинград блокадасы-илебез тарихының онытылмас бите,каһарманлык үрнәге ул.
-
“Тату сыйныф серләре” 27.01.2025

27 нче гыйнвар көнне Курса Почмак ура мәктәбендә “Тату сыйныф серләре” конкурсының зона этабы булып узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең 7 нче сыйныф (сыйныф җитәкчесе Маликова Г.Г) һәм аларның әти – әниләре катнашты. Алар тату сыйныфның сере укучыларның , сыйныф җитәкчесенең , әти – әниләрнең бердәм булуында һәм уртак эшчәнлегендә икәнен күрсәттеләр. Зур хезмәт куеп әзерләгән чарада катнашкан әти- әниләргә, укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез
-
«Казан утлары» журналы редакциясе белән очрашу . 22.01.2025

22 нче гыйнварда Арча районы үзәк китапханәсендә «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Каурый каләм» әдәби түгәрәге әгъзалары белән очрашу уздырылды. Чара әдәбият сөючеләрне, яшь язучыларны һәм каләм тибрәтүчеләрне бер мәйданга җыйды. Мәктәбебезнең туган тел һәм укытучысы Хәмидуллина З.Я.һәм 5нче сыйныф укучысы Әхмәтвәлиева А. әлеге очрашуда катнашып кайттылар. Бирегә күренекле шәхесләр - «Казан утлары» журналы редакциясеннән баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, әдәби бүлек мөхәррире Рафис Корбан, smm-белгеч Алинә Хәбибуллина килгәннәр иде.
-
Кардан чистарттык. 21.01.2025

Салкын кыш үзенең бураннары, ябалак карлары белән куандыра. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан авылыбыздагы обелиск тирәсен аеруча игътибарлап күзәтеп,тәртипләп торабыз. Чираттагы бураннан соң обелиск тирәсендәге карны көрәп, себереп ялт иттереп куйдык. Бөек Ватан сугышы елларында безнең төбәктә яшәүчеләрнең каһарманлыгы, әби-бабайларыбызның Җиңүне якынайту өчен куйган тырышлыклары турында кабат әңгәмә кордык.
Аларның батырлыгы киләчәк буыннарга үрнәк, мәңгелек дан аларга! Илләр-көннәр тыныч булсын,барыбызны матур киләчәк көтсен. ”Алдынгылар” хәрәкәтендәге укучылар шундый матур уйлар белән өйләренә таралыштылар.
-
"Тату сыйныф серләре" 21.01.2025

Мәктәп турында җинү яулаган 7 нче сыйныф укучылары "Тату сыйныф серләре" конкурсына әзерләнәләр.
-
"Студент көне" 20.01.2025

Бүген мөһим сөйләшү сәгате "Студент көне" темасына багышланды. Укучылар белән бәйрәмнең тарихы, студентлар тормышы һәм белемнең кирәклеге, әһәмияте турында әңгәмә алып барылды, видеороликлар каралды. Ахырдан укучылар үзләренең киләчәктә нинди һөнәр аласы килүләре турында уйладылар.
-
Газета. 18.01.2025

Математика, информатика, физика атналыгын йомгаклап, "Алдынгылар" хәрәкәте активистлары газеталар чыгардылар.
-
Ярдәм. 17.01.2025

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Тубән Аты мәктәбе һәм балалар бакчасы , Урта Сәрдә балалар бакчасы , әти -әниләр коллективлары даими рәвештә ярдәм курсәтәләр.
-
Интеллектуальная игра 16.01.2025

Сегодня в нашей школе в рамках недели математики,информатики и физики,активисты движения первых Халиуллина Л.Д. и Шамсетдинова З.Р провели интеллектуальные игры для учеников начальных классов. -
Ачык дәрес 15.01.2025

Бүген "Математика, информатика, физика" атналыгы кысаларында 8 нче сыйныфта геометриядән ачык дәрес күрсәтелде.
















