Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
29 нчы ноябрь – Татарстан аләме көне. 29.11.2023
1991 нче елда бу көнне Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе булган заманча флагны раслады. Флаг яшел, ак һәм кызыл төсләрдән тора. Флагның яшел төсе яз һәм яңарыш билгесе булып тора. Ак төс чисталыкны, ә кызыл – җитлеккәнлек, энергия, көч һәм тормыш билгесе. Рәсми рәвештә бу көн республикада билгеләп үтелми, әмма Татарстан өчен дә дөньяның барлык татарлары өчен дә ул көн истәлекле тарихи мизгел. Флагның авторы – Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.
-
Кардан чистарту. 28.11.2023
6 нчы сыйныф укучылары технология дәресендә “Янгын сусаклагычы” тирәсен кардан чистарттылар.
-
Мөһим сөйләшү. Туган ил кайдан башлана? 27.11.2023
Мөһим сөйләшүнең төп темасы – “Туган ил кайдан башлана?” Максат: Укучыларда Россиянең мәдәниятенә һәм тарихына, анда яшәүче кешеләргә карата күзаллаулар формалаштыру. Сыйныф сәгатьләре җылы шартларда үз иленә һәм кечкенә Ватанына карата мәхәббәт һәм хөрмәт турында белемле әңгәмәләр формасында узды. Укучылар бүгенге көндә кайсы төбәкләрнең Россия Федерациясе составына керүен искә төшерделәр, «Россия» күргәзмә-форумы тәкъдим ителде . "Россия казанышлары", "Россия төбәкләре", "Без ясаган", "Атом", "Природоград" галереялары турында видеороликлар күрсәтелде.
Дәрес нәтиҗәсендә укучыларга интерактив танып белү уены уйнарга тәкъдим ителде. Укучылар уенда актив катнаштылар.
-
"Желаем вам, мамы!" 26.11.2023
Всероссийская акция приуроченная ко Дню Матери "Желаем вам, мамы!" Ученики своими руками сделали подарки мамам.
-
Профсоюз ярышы. 25.11.2023
“Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей”да профсоюз членнары арасында бадминтон һәм өстәл теннисы буенча ярышлар булды. Укытучыларыбыз командасы призлы урыннар алды. Өстәл теннисында Бакиева И.И. – II - урын, Хлопушин Р.Р. - III урын, бадминтонда Кадыров З.И. - III урын, Маликова Г.Г. - III урын. Котлыйбыз!!!
-
Психология атналыгы. 23.11.2023
Психология атналары кысаларында 6 нчы сыйныф укучылары өчен “Эчке көч” тренинг дәресе үткәрелде. Укучыларның психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча күнекмәләр формалаштырылды. Укучыларга очрый торган төрле ситуацияләр турында фикер алышынды һәм аларны хәл итү юллары табылды.
-
“Г.Тукай –безнең күңелләрдә” 23.11.2023
“Туган телем сагында”акциясе кысаларында “Г.Тукай – безнең күңелләрдә” исемле тәрбия сәгате узды. Укучылар Тукайның биографиясен, шигырьләрен искә төшерделәр, презентация күрсәтелде.
-
Табышмак әйтәм, уйлап тап. 21.11.2023
Туган телебез, ата – анабыз, туган җиребез кебек үк кадерле. Аны саклап үстерү һәрбер кешенең изге бурычы. Мәктәбебездә “Туган телем сагында” акциясе дәвам итә. “Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар” дигән чара үткәрдек. Табышмаклар укучыларның тапкырлыкларын, дөньяга карашын арттыра, логик фикерләү сәләтләрен үстерү өчен кирәк.
-
Мөһим сөйләшүләр 20.11.2023
Бүген “Мөһим сөйләшүләр” циклы кысаларында гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр хакында дәресләр булып үтте. Гаилә кыйммәтләре хакында сөйләшүләр үткәрелде.
-
Географический диктант – 2023 18.11.2023
Ежегодная международная просветительская акция «Географический диктант -2023» прошла накануне по всей стране и в нашей школе была тоже организована заранее, соответствующая площадка проведения. Написали диктант у нас ученики 6-8 классов, вместе с организатором, учителем географии Ф.Х. Кашшаповым. Вопросы были достаточно сложными и необычными. Но интересным и. При этом они как - бы мотивируют нас, больше узнать о географических особенностях нашей большой страны и всего мира. А географические просторы нашей Земли необъятны.