Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Укытучылар көне 05.10.2017

Көзнең иң күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Гасырлардан-гасырларга укытучы әхлаклылык, зыялылык үрнәге булды. Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге – һәрвакыт мөгаллимнәр кулында. Укытучы – барлык күркәм сыйфатларны туплап, гомеренең һәр мизгелен игелек кылуга багышлап, күңел җылысын, киңәш-нәсыйхәтләрен кызганмыйча укучыларына җиткерүче олы җанлы шәхес тә, баланы фәнни эзләнүләр иленә алып керә алучы галим дә, кирәк чакта акыллы киңәшләрен бирә алырлык дус һәм тәрбияче дә ул!
-
Ветераннар белән бергә 02.10.2017

"Мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында тимурчыларыбыз өлкәннәргә булыштылар. Аларны бәйрәм белән котладылар.
-
Экологик белемнәр көне 30.09.2017

Мәктәптә бу көнне экология темасына класс сәгатьләре уздырылды.
-
# Изгесүз 29.09.2017

Бу көнне мәктәптә "Мәрхәмәтлелек" атнасы кысаларында театрлардан өзекләр күрсәтелде.
-
#МИНСПОРТНЫЯРАТАМ 28.09.2017

-
Бөтендөнья туризмы көне 27.09.2017

Бу көнне безнең мәктәп укучылары мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында табигатьне саклауга багышланган эшләр эшләделәр: чишмә, һәйкәл яннарын чистарттылар.
-
#Безбергә 26.09.2017

Түгәрәк өстәл артында "Без төрле, әмма без бердәм" дигән тема астында 6 класс укучылары тәрбия сәгате үткәрделәр. Укучылар төрле милләт киемнәреннән киенеп килделәр, шул милләтләреең гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен өйрәнеп фикер алыштылар. Әңгәмә бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" 25.09.2017

Бүген "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" старт алды.
-
"Яшь Гражданнар Форумы" 24.09.2017

Арча шәһәрендә "Яшь Гражданнар Форумы" уздырылды. Безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары Гатиятуллина А., Мусина Г., Мөхәмәтханова А. анда делегатлар булып катнаштылар.
-
Гариф Ахунов кичәсе 22.09.2017

22 нче сентябрьдә шагыйрә Наилә Ахунованың күптәнге хыялы тормышка ашты: Гариф Ахунов туган Кечкенә Өчиле авылы урнашкан урында “Ахун чишмәсе” ачылды. Шушы чара уңаеннан Казанбаш төп мәктәбендә “Чишмәләр белән сөйләшү” исемле әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә зур кунаклар катнашты: ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов, профессор Фоат Галимуллин, шагыйрьләр Зиннур Мансуров, Эльмира Шәрифуллина, Рөстәм Зәкуан, Рифат Җамал, Сания Әхмәтҗанова, язучылар Ләбиб Лерон, Вакыйф Нуриев, районның “Каурый каләм” әгъзалары, мәдәният хезмәткәрләре. Кичәдә чыгыш ясаучылар чишмә ачылу белән бәйләп, туган телне саклау турында фикерләрен әйттеләр. Арча районында 2009 нчы елдан башлап бирелә торган Гариф Ахунов премияләрен тапшыру тантанасы кичәгә ямь өстәде. Зур бүләккә лаек булучыларны ихлас күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗат чишмәләре саекмасын.














