Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Математик ярыш 16.11.2017

Бүген башлангыч класс укучылары ата-аналар җыелышындагы ачык чарага, “Кем тапкыр , кем зирәк , сынап карыйк тизрәк!” исеме астында математик ярышка җыелдылар. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Үзләренең фикерләү сәләтләрен, тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр. Җыелышка килгән әти-әниләр балаларына көч биреп утырдылар, үзләре дә "Кызыклы сораулар"га җавап бирделәр. Ярышта 1 балл өстенлек белән "Тапкырлар" командасы җиңеп чыкты. Укучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
"Серле саннар патшалыгы" 15.11.2017

Бүген математика атналыгының 3 нче көне. Укучылар "Серле саннар патшалыгы" буйлап сәяхәт иттеләр. Сан кергән табышмакларның җавапларын таптылар, мәкальләрне дәвам иттеләр. Кызыклы мәсьәләләр чиштеләр һәм кызыклы шигырьләр укыдылар. Укучыларга бик ошады. Алар "Серле саннар патшалыгы"на сәяхәт итүдән бик канәгать калдылар.
-
"Карлыгач" балалар оешмасына кабул итү 15.11.2017 Бүген 2 нче сыйныф укучылары өчен истәлекле көн булды. Алар мәктәпнең "Карлыгач" балалар оешмасына кабул ителделәр. Укучылар өчен мавыктыргыч уен-сәяхәт оештырылды. Аларның тапкырлыклары, зирәклекләре һәм булдыклылыклары сыналды. Укучылар карлыгачның кагыйдәләрен төгәл үтәргә, үз Ватаннарын сөяргә, кыю, мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга сүз бирделәр. 4 нче сыйныф укучылары укучыларның күкрәкләренә карлыгач значоклары тактылар. Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Бәйрәм кичәсе "Карлыгачлар җыры" белән тәмамланды. Бәйрәм чарасы укучыларга бик ошады.

-
Очрашу 14.11.2017

Бүген мәктәптә "Россия балалары- 2017" акциясе кысаларында 8-9 нчы класс укучылары өчен түгәрәк өстәл артында Арча районы башкарма комитетыннан килгән җитәкче М.К. Нигъматуллин һәм Форпост үзәге җитәкчесе Р.Ш. Мингазов белән очрашу узды. Бу очрашу яшүсмерләр арасында начар гадәтләрне булдырмау максатыннан сәламәт яшәү рәвешен арттыру юнәлешендә узды.
-
"Учи.ру" сайтында 14.11.2017 Бүген I-IV класс укучылары интернетта башлангыч класслар өчен математикадан оештырылган Учи.ру сайтындагы биремнәрне эшләделәр. Бу сайтта барлык укучылар да теркәлгән һәм анда бик теләп катнашалар.

-
"Геометрик фигуралар иле"нә сәяхәт 13.11.2017 Бүген башлангыч класс укучылары өчен математика атналыгы башланды. Укучылар "Геометрик фигуралар иле"нә сәяхәт иттеләр. Үзләре дә геометрик фигуралардан төрле-төрле кул эшләнмәләре ясап алып килгән иделәр. Иң уңышлы эшләнмәләр билгеләнде. Котлыйбыз!

-
Сәламәт яшәү рәвеше 08.11.2017

-
Татарстан Конституциясе көне 06.11.2017

-
Халыкара бердәмлек көне 04.11.2017

-
Котлыйбыз. 01.11.2017

1 нче ноябрь көнендә Арча Спорт комплексында узган волейбол ярышында безнең мәктәп командасы 3 нче урынны яулады. Аларны котлыйбыз, алга таба да яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!














