Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Апробация модели проведения итогового собеседования по русскому языку 09.11.2018

Сегодня учащиеся 9 класса прошли апробацию итогового устного собеседования по русскому языку.
-
Ата-аналар җыелышы 01.11.2018

Бүген мәктәп күләмендә 1 чиреккә йомгак ясау максатыннан ата-аналар җыелышы үткәрелде. Каникул чорында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. 9 сыйныф укучыларының әти-әниләре ОГЭга әзерлек торышы, сентябрь, октябрь айларында үткәрелгән сынау имтиханнары нәтиҗәләре белән таныштырылды.
-
Табигатьне сакла! 30.10.2018

Мәктәптә 5 сыйныфлар арасында "Табигатьне ничек сакларга" дигән темага буклетлар конкурсы оештырылган иде. Һәр укытучы, укучы үзенә ошаган буклетка тавыш бирде. Нәтиҗәдә, әлеге конкурста Мөхәмәтханова Алинәнең эше иң әйбәте дип табылды
-
Сөмбелә бәйрәме 29.10.2018

Башлангыч сыйныфлар бу көнне Сөмбелә бәйрәмен уздырдылар. Укучылар төрле уеннар уйнадылар, җырлар җырлардылар. Сөмбеләнең табышмакларын чиштеләр. Бәйрәм ахырында укучылар үзләре әзерләгән флешмоб күрсәттеләр. Укытучылар да, укучылар да бәйрәмнән канәгать калды.
-
Котлыйбыз! 27.10.2018

27 октябрь көнне Арча шәһәрендә армспорт буенча ярыш булып узды. Бу ярышта безнең мәктәп укучылары катнашты. Гыйззәтов Дамир - 3 урын, Габдрахманов Кәрим - 1 урын, Латыпов Алмаз - 1 урын, Мөхәмәтханова Алия - 3 урын яулады.
-
Карлыгач бәйрәме 26.10.2018

Бүген 2 сыйныф укучыларын Карлыгачлар сафына кабул иттеләр. Үзләренең осталыкларын, тапкырлыкларын, җырга-биюгә оста булуларын күрсәттеләр. Бәйрәм укучыларга бик ошады. Ахырдан "Карлыгач җыр"ын җырладылар.
-
Котлыйбыз! 26.10.2018

26 октябрь көнне Иске Ашыт төп мәктәбендә 2006-2007 елгы кызлар арасында волейбол ярышы булып узды. Безнең мәктәп командасы әлеге ярышта 1 урынны яулады. Аларга алга таба зур җиңүләр телибез!
-
Көз бәйрәме 26.10.2018

Бүген мәктәбебездә 5-9 сыйныф укучылары өчен көз бәйрәме оештырылды. Укучылар командаларга бүленеп, төрле биремнәр үтәделәр. Сөмбелә кызы бәйрәмне тагын да ямьләндерде, укучыларны үзенең күчтәнәчләре белән сөендерде. Шулай ук, һәр сыйныф композицияләр ясап, төрле номинацияләрдә җиңү яулады.Бәйрәмнең икенче өлеше дискотека белән тәмамланды.
-
Котлыйбыз! 21.10.2018

18-21 октябрь көннәрендә волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге өчен 2004-2005 нче елгы егетләр арасында ярыш булып узды. Әлеге ярышта Арча волейбол командасы 1 урынны яулады. Командада безнең мәктәп укучылары Габдрахманов Кәрим һәм Гыйззәтов Дамир катнашты. Егетләргә алга таба да уңышлар телибез!
-
Парламент дәресе 18.10.2018

Бүген мәктәптә "Парламент, мин һәм җәмгыять" дигән темага парламент дәресе узды. Укучылар әлеге дәрестә Россия Федерациясенең сайлау системасы, аның асылы, төп чыганаклары, сайлау процессы белән таныштылар.














