МБДОУ «Качелинский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы" Кәче балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013, Республика Татарстан, Арский район, с. Качелино, ул. Сайдашева, д. 99А |
| Телефон: | +7(843)-665-23-35 |
| E-Mail: | dskatshelino.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Качелинский детский сад" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Нурися Нурмухаметовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42ребенка / 42бала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 2 педагога / 2 педагогик хезмэткзр |
МБДОУ «Качелинский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы" Кәче балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
"Янгын куркынычсызлыгы" турында ачык дәрес 12.03.2025

Максат:
- балаларга шырпы белән уйнарга ярамавын һәм бу уенның нәтиҗәләрен аңлатуны дәвам итү.
-янгын сүндерү чаралары һәм янгын сәбәпләре турында белемнәрне формалаштыру.
Гаилә тәрбиясендә еш кына балаларның ут белән шаяруына игътибар бирелми.
Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Бәхетсезлеккә өлкәннәр бу турыда оныталар. Аннан бигрәк, кайвакыт алар үзләре үк балаларга шырпы белән уйнарга шартлар тудыралар. Шуңа күрә, сабый баланы өйдә ялгызын гына калдырганда, ата-аналар аны куркыныч астына куялар. Әгәр шунда кечкенә кулларга шырпы да килеп керсә, фаҗига котылгысызга әверелә.
Күп очракта кешеләр, бигрәк тә балалар, янгында югары температурада түгел, ә яну продуктларының агулы төтененнән тончыгып үләләр. Бу янгын вакытында нишләргә кирәклеген белмәүдән килеп чыга. Балалар янгын вакытында урамга чыгып йөгерәсе урынга өй эчендә яшеренәләр. Төтенле бүлмә эченнән балаларны эзләп табу бик кыен була.
Тәрбиянең асылы баланы һәрвакыт кулыннан җитәкләп һәрдаим тарткалап торуда түгел. Ул ут белән уйнауның хәтәр булуы турында гап-гади хакыйкатьне үзләштерергә тиеш.
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының элементар нормаларын балага кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Нәкъ менә мәктәпкәчә нәниләр аралаша башлый, уен, уку, хезмәт һәм спорт эшчәнлегендә катнаша. Эшчәнлекнең һәрбер күрсәтелгән төре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү өчен кулланыла ала. Шушы темага кагылышлы балалар әдәбиятеннан башлау бик урынлы, аннан янгын куркынычсызлыгы элементларын балалар уенына кертергә.
Соңгы араларда балалар арасында янгыннарны кисәтү буенча системалы эш алып баруда кискен ихтыяҗ туды. Бу эш балалар учреждениеләрендә тәрбия эше белән беррәттән үткәрелсә нәтиҗәлерәк булыр. Тәрбияченең бурычы балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып куркынычсызлык таләпләре белән таныштыру, кирәкле белемнәр белән коралландыру. Балалар белән эшләгәндә төрле укыту чараларын (рәсемнәр, альбомнар, фотографияләр, кинофильмнар һ.б.) максималь рәвештә кулланырга кирәк. Өлкәнрәк группадагы балаларга янгын-техника күргәзмәсенә дә баруда кызыксындыргач булачак.
-
Суган утырттык! 11.03.2025

Зурлар төркеме балалары бергәләшеп суган утырттык! көн саен сулар сибеп, карап үстерәбез.
-
8 март-Яз бәйрәме! 10.03.2025

7 март көнне зурлар төркемендә бик күңелле итеп "Әниләр бәйрәме" булып узды.
-
"Бакчабызда бәйрәм" 07.03.2025

Бүген кечкенәләр төркемендә "8 Март" бәйрәмен уздырдык. Бәйрәм күңелле һәм эчтәлекле итеп оештырылган иде. Балалар матур итеп чыгыш ясадылар.
-
Әниләргә бүләк. 06.03.2025

Кечкенәләр төркеме балалары, бик тырышып әниләренә бүләк ясадылар. Матур бүләк белән әниләребезне куандырыйк әле.
-
Татар халык уены. 05.03.2025

Бүген кечкенәләр төркеме балалары белән "Миңлебай" уенын уйнадык. Халык уеннары балаларда дустәнә мөнәсәбәтләрне ныгытырга булыша.
-
"Часы науки" 04.03.2025

"Часы науки" в младшей группе.Тема: "Как образуются мыльные пузыри?"
Дошколята с помощью мыльного раствора и трубочки пускали пузыри. Пузыри образуются при попадании воздуха в мыльный раствор. Детишки были довольные.
-
Акция "Мягкое письмо" для бойцов СВО 03.03.2025

Воспитанники младшей группы вместе с родителями участвовали в акции "Мягкое письмо" для бойцов СВО. Они написали слова поддержки и благодарности на подушках. Выражаем благодарность родителям: Мухаметшиной Ралины, Мухаметзяновой Дины и Шайдуллина Камиля.
-
Часы науки. Тема" Опыты с бумагой". 28.02.2025

Цель:
-формировать представления о бумаге и её свойствах.
Мы провели опыт и узнали, насколько сильной может быть бумага. Взяли две опоры, в нашем случае это 2 стакана с водой. Расположили сверху лист бумаги, чтобы получился мостик посередине поставили фигурку. Что произошло с фигуркой? она упала.
Затем взяли бумагу и сложили гармошкой. Гармошку положили на стаканы с водой и удивительно, она не упала.
Вывод: если бумага сложена гармошкой, то она сильнее.
-
"Әниләргә бүләк" ясадык! 27.02.2025

Хатын-кызлар турында һәрвакыт яхшы һәм жылы сүзләр генә әйтәсе килә. Юкка гына алар кешелекнең иң яхшы горур исемен йөртмиләр. Хатын - кыз көн эчендә мең эш башкарырга - тәмле төшке аш әзерләргә, өйгә кайтырга, балага бишек жырларын җырларга да өлгерә. Балалар үзләренең әниләренә һәм әбиләренә бәйрәм белән котлау открыткалары ясадылар, ә әзерләгәннән соң алар бик тырышып аларга җылы теләкләр язылган кәгазь ябыштырдылар. Чөнки әнине котлау - ул бүләк кенә түгел, ә матур әйбер бүләк итү, аны, һичшиксез, озак сакларга һәм сабыйларын шатлык-сөенеч белән искә алырга тиеш.






