МБДОУ «Качелинский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы" Кәче балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013, Республика Татарстан, Арский район, с. Качелино, ул. Сайдашева, д. 99А |
| Телефон: | +7(843)-665-23-35 |
| E-Mail: | dskatshelino.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Качелинский детский сад" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Нурися Нурмухаметовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 39ребенка / 39бала |
| У нас учат: | 2 педагога / 2 педагогик хезмэткзр |
-
Шакмаклар белән уеннар 20.11.2026

Җитез, өлгер, зирәк булып үсү өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булып тора. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин. Кечкенәләр төркеме балалары да, төрле төрдәге уеннар аша дөньяны танып беләләр. Бүген алар дәү шакмаклар белән уйнадылар.
-
Йөк машинасы 18.11.2026

Кечкенәләр төркеме балалары йөк машинасы белән таныштылар. КамАЗ машинасын һәм аның өлешләрен танырга, исемен әйтергә өйрәнделәр. Тәрбияче балаларда йөк ташу транспортына, өлкәннәр хезмәтенә карата кызыксыну уяту максатына иреште.
-
Туп белән күнегүләр 16.11.2026

Туп - барлык балаларның да иң яраткан уенчыкларының берсе булып тора, шул ук вакытта ул иң гади һәм универсаль уенчык. Туп белән уйнап, баланың кәефе күтәрелә, шатлык хисе арта, гәүдә мускуллары чыныга, зур һәм вак моторика үсеш ала, фикерләү һәм хәрәкәт координациясе камилләшә.
Кечкенәләр төркеме балалары да туп белән уйнарга бик яраталар. Нәниләр өчен туп белән уйнау махсус гимнастика булып тора. Туп белән уйнаганда тоту, бер-берсенә бирү осталыклары камилләшә.






