муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2025 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән барлык ир-егетләрне, әтиләрне, абыйларны ихластан котлыйбыз!!! Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәрбер хәерле эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Бүгенге матур бәйрәмегез мөбәрәк булсын!!!

-
Туган тел көне 21.02.2025

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара Туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла.
Туган тел - һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил- җирнең якынлыгын Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.
Барыгызны да халыкара туган тел көне белән котлыйбыз. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора. -
Әтиләргә бүләк. 20.02.2025 Әтиләргә бүләк!!! Әтиемнең күркәм сыйфатлары Булса әгәр hәрбер ир-атта. Бар хатын-кыз көчле терәк тоеп, Яшәр иде, димен, рәхәттә! Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк, Уңган куллар — әти куллары. Әтиемә Ходай гомер бирсен, Тигез булсын тормыш юллары! Киңәшләрең hәрчак төпле синең, Ярдәмеңне тоеп яшим мин. Синең белән hәркөн чын йөрәктән, Горурланам ,әти, яшермим!

-
Туган телем сагында. 19.02.2025 Туган тел айлыгы кысаларында Г.Тукай әсәләреннән ясалган мультфильмнар карадык.

-
Китап -хәзинә. 17.02.2025 ????Кадерлә син китапны! Китап – киңәшчең синең, Дустың, ярдәмчең синең, Ул хөрмәткә бик хаклы, Кадерлә син китапны. Почмакларын бөкләмә, Битләрен дә ертма син, Керле кулың белән аны Беркайчан да тотма син. Ул яратмый пычракны- Керне, тузанны, тапны, Саф, керсез күңелең белән Бик чиста тот китапны. Көн дә укы син аны: Китап – якын дустың ул, Синең сорауларыңа Җавап биреп торыр ул!(Х. Шабанов) Туган тел айлыгының бер көнен китапларга багышладык. Бакчабызда татарча китаплар күргәзмәсе оештырдык,авылыбыз китапханәсенә кунакка барып,татарча китаплар белән таныштык.

-
Муса Җәлил туган көн 14.02.2025

15 февраль көнне татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек.
-
Туган телем сагында . " Мин туган телемне беләм" 10.02.2025 Бакчабызда, хэрби-патриотик айлык белэн беррэттэн, туган тел айлыгы да бара. " Мин туган телемне беләм" уеннар җыелмасын балалар бик теләп башкардылар.

-
7 нче февраль- Татарстан Гербы көне 07.02.2025 7 нче февраль — республикабыз дәрәҗәсендә әһәмиятле көн — Татарстан Республикасы гербы көне. Республика Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 нче февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Гербның уртасында канатлы ак барс сурәте.Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый. Үз туган илебездә бербөтен булып, иминлектә яшәргә насыйп булсын.

-
Хәрби-патриотик айлык 03.02.2025 Бакчабызда Ватанны саклаучылар елы кысаларында хәрби-патриотик айлык башланды. Бу айда үткәрелгән шөгыльләр һәм чаралар илебез һәм республикабыз ,ватаныбызны саклаучылар турында өйрәнүгә багышланачак.

-
" Чишмә башы" 31.01.2025 "Чишмә башы" газетабызның гыйнвар ае саны. Рәхим итеп укыгыз!




