муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
Телефон: | |
E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Җәлил укулары" 07.11.2024 Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче кызыбыз Фәхретдинова Язгөл "Җәлил укулары" Халыкараәдәб бәйгесендә катнашты.Әлеге чара ел саен Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.
-
4 нче ноябрь -халыклар бердәмлеге көне 02.11.2024
Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Әлеге көн – Россия дәүләтендә гомер кичерүче 190нан артык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме. Халыклар бердәмлеге көне Ватаныбыз иминлеге өчен төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйганың кайтавазы булып тора. Без Россиянең кайсы гына өлкәсендәге, республикасындагы шәһәр-авылларында яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә. Хәзерге шартларда без үзара ихтирам, тынычлык, иминлек һәм гаделлеккә тугры калып, Россия халыкларына хас булган бердәмлекне һәм гасырлар буена тупланган туганлык, кешелеклелек, дуслык хисләрен ныгытабыз.
-
"Сәламәтлк - зур байлык" 01.11.2024 Һәр атнаны үткәрелә торган сәламәтлек дәресендә авылыбызның фельдшер-акушерлык пунктына экскурсия ясадык. Фельдшер Рәмзия Мансуровна балаларга дөрес туклану,сәламәтлекне саклау турында сөйләде.
-
Укучылар бездә кунакта 22.10.2024
Мәктәп белән балалар бакчасы арасында дәвамчанлык эше үз югарылыгында бара. Хәсәншәех мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы бүген бакчабызда бик эчтәлекле очрашу кичәсе үткәрделәр. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр, җырлы -биюле чыгышлар карадылар, танып-белү уеннары да уйнадылар.
-
Пешекчеләр һөнәре белән таныштык. 18.10.2024 2004 елдан башлап, 20 октябрьне Халыкара пешекче көне буларак билгеләп үтәләр. Чын пешекче булыр өчен, зур сәләт, тырышлык кирәк. Бу һөнәрне үз иткәннәрнең күбесе хакында, ул пешекче булып туган, диләр. Профессионал кул астында булган продуктлардан да тәмле ризыклар әзерләп, затлы өстәл корырга сәләтле. Безнең бакчабызның пешекчесе Гөлинә Алмазовна нәкь шундыйлардан. Балалар пешекчебезнең эш урыны белэн таныштылар. Ә Гөлинә апалары балаларга тозлы камырдан чәк-чәк ясау серләрен өйрәтте. Һөнәри бәйрәмегез белән, хөрмәтле пешекчеләр!
-
Әтиләр көне белән! 18.10.2024 Илебездә тагын бер яңа бәйрәм барлыкка килде. Ул-Әтиләр көне. Календарьдагы яңа дата Россия Президенты Указы нигезендә гамәлгә куелды.Әтиләр көне, ноябрь енда билгеләпүтелүче Әниләр көнен тулыландырачак. Аның датасы октябрь аеның өченче якшәмбесе итеп билгеләнде,быел ул 20 октябрьгә туры килә. Хөрмәтле әтиләр,дәү әтиләр! Сезгә ныклы сәламәтлек, матур тормыш телибез. Якыннарыгызның ныклы ышанычы, гаиләгезнең терәге булып яшәргә язсын.
-
Арча радиосы. "Тәрбия көзгесе" 17.10.2024
Бакчабыз мөдире Гүзәл Сәйдәшевна Арча радиосында кунакта булды. "Тәрбия көзгесе" тапшыруында райондашларыбызны балалар бакчасының тарихы, бүгенге көндәге эшчәнлеге белән таныштырды
-
Икмәк көне 16.10.2024 Һәр ел саен 16 нчы октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. Бакчабызда үткәрелгән «Икмәкнең - һәр бөртеген саклагыз»дигән танып-белү әңгәмәсе нәкъ менә шул темага багышланды. Икмәк-кешенең тормыш, сәламәтлек һәм иминлек символы. Ул башка продуктлар арасында аерылып тора, өстәл түренә куела, туендыручы булып санала. Балалар икмәк, агың кеше тормышында аның әһәмияте, икмәккә сакчыл караш, икмәк белән бәйле гореф-гадәтләр турында бик күп белем тупладылар.
-
Курчак тетры 14.10.2024 Курчак театры балаларның сөйләм телен үстерә, эстетик һәм әхлакый тәрбия бирә.Курчак театрлары уйнау балаларның хәтерен,игьтибарын,күзаллау сәләтен үстерергә ярдәм итә. Театрда балалар бик теләп катнашалар. Курчаклар белән уйнаганда балаларга таныш һәм аларга ошаган әкиятләрне сайлап алабыз: "Шалкан", "Теремкәй', "Йомры икмәк" һәм башкалар
-
"Көзге калейдоскоп" 11.10.2024 Көз - табигатьнең бик матур фасылы, аның алтын чоры. Ул безне гаҗәеп матур төсләре, кабатланмас бизәкләре белән сөендерә. Елның әлеге фасылына багышлап, без “Көзге калейдоскоп” дип исемләнгән күргәзмә оештырдык. Тәрбиячеләрнең сүзләрен бер сулыштан аңлаучы, тырыш, иҗади әти-әниләребезгә бу эштә катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.