муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
Телефон: | |
E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Космонавтика көне 12.04.2024 12 нче апрель - Космонавтика көне. Балалар белән мәдәният йортында кунакта булып, бу көн турында бик күп файдалы мәгьлуматлар туплап кайттык.
-
Кошлар көне 01.04.2024 1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән. Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар. Бүген бакчабызда кошлар көненә карата шөгыльләр үткәрелде.
-
Театр көне 27.03.2024 Бүген, 27 нче март- Халыкара театр көне. Бакчабызның зурлар төркеменә йөрүче балалар кечкенәләр өчен Р. Батулланың "Албасты"әкият-пьесасын сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Нәүрүз 21.03.2024 Бүген зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме! Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз! НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘК БУЛСЫН!!!.
-
Курчак театры 15.03.2024 Бакчабызда әкиятләрне сәхнәләштерү белән беррәттән, балалар курчак театры серләренә дә өйрәнәләр. Курчак театрын белеп куллану балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә. Театр төрләре белән таныштыру һәм театральләшкән эшчәнлек балаларның сөйләмен активлаштыра, аларның эчке дөньясын баета. Балада сүзлек формалаша – сүзлек яңа сүзләр белән баетыла, тулылана.
-
"Минем гаиләм"проекты 13.03.2024 2024 нче ел Гаилә елы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларыбыз мәктәбебез укытучыларына "Минем гаиләм"проекты буенча эшләрен тәкьдим иттеләр. Киләчәктә аларны акыллы, тәртипле,белемле укучылар булырлар дип ышанабыз.
-
"Минем гаиләм - фотобәйге" 26.02.2024
2024 -Гаилә елы " кысаларында уздырылган "Минем гаиләм" фотобәйгесендә кечкенәләр төркеме бик актив булды. Әти-әниләргә зур рәхмәт!
-
"Көмеш тавыш" җиңүчесе 20.02.2024 Сәләтле бала - ил байлыгы . Бакчабызда балаларның сәләтен күреп, үсәргә мөмкинлек бирү- тәрбияченең мөһим бурычы. Фәхретдинова Язгөл республика күләмендә үткәрелгән "Көмеш тавыш" җыр конкурсында җиңүче дипломына лаек булды. Җитәкчесе - Ахмадуллина Ләлә Зиннуровна. Котлыйбыз аларны!
-
Муса Җәлил туган көн 15.02.2024 15 нче февраль - татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан мәдәният йортына барып җыр,шигырь кичәсе үткәрдек. Балаларга сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге булдырган өчен авылыбыз мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Мәктәптә 08.02.2024 Бүген мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән мәктәбебездә кунакта булдык.Башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Габдуллаҗановна балаларны мәктәп белән таныштырды. Балалар җитәкчеләре Ләлә Зиннуровна белән өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр. Аларның җыр-биюләре, театр өлкәсендәге осталыклары укытучылар тарафыннан уңай бәяләнде.