муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Г.Тукайның тууына 140 ел 23.01.2026 2026 елның апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 140 ел тула.Шул уңайдан төркемнәребездә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган мәгълүмат почмаклары булдырылды

-
"Без Тукайны укыйбыз" проекты 20.01.2026 8 гыйнвардан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проекты башланды. Тәрбиячебез Хисамиева Ләйсән Илсур кызы балалар белән "Ай һәм Кояш"шигырен укыдылар.

-
"Уйныйбыз да, карыйбыз да" 14.01.2026 Балалар бүген мәдәният йортында кунакта булып, искечә Яңа ел бәйрәмендә катнашып кайттылар. Уеннар да уйналды, кызыклы мультфильмнар да каралды, Кыш бабайның күчтәнәчләреннән дә авыз иттеләр.

-
Безнең уңышлар 13.01.2026 " Яңа ел бизәлеше" территорияләрне бизәү конкурсында 3 нче урынга лаек булдык! Игътибарлы җитәкчеләребезгә, тырыш коллективка зур рәхмәт!

-
Котлыйбыз! 22.12.2025 Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең татар телле тәрбиячеләре арасында үткәрелүче " Белем һәм тәрбия бирүдә Каюм Насыйри хезмәтләре" республикакүләм бәйгесендә катнашып, тәрбиячебез Хисамиева Ләйсән Илсур кызы җиңүче һәм 2 нче дәрәҗә лауреат дипломнарына лаек булды. Уңышларыгыз дәвамлы булсын .

-
Тәрбия эшендә Каюм Насыйри нәсыйхәтләре 16.12.2025 Балаларда кечкенәдән әдәплелек,инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү ата—аналарның һәм тәрбияченең иң изге бурычы . Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор—җиде яшькә кадәр,чөнки әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шушы вакытта салына. Димәк, балага үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгы, тырышлыгы һәм түземлеге таләп итә тоган дәвамлы эш ул. Гаиләдә нигез итеп салынган балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Бакчабыз тәрбиячәсе Ләйсән Илсуровна әхлак тәрбиясе бирүдә үзенең иҗатын татар милләтенең телен, мәгърифәтен үстерүгә багышлаган олы шәхесебез Каюм Насыйри мирасын еш куллана.

-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 05.12.2025 Татар телен өйрәнү буенча үткәрелгән район олимпиадасында Закиров Артур һәм Сафина Сәмирә 1 нче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре Хисамиева Ләйсән Илсур кызы. Котлыйбыз!Киләчәктә дә уңышларыгыз күп булсын!

-
Әниләр көне белән! 25.11.2025 Мөлаем һәм ягымлы кузле, акыллы, сабыр һәм түземле, шәфкатьле, авыр вакытларда арканы сыйпаучы кадерле куллы, боз эретерлек җылы сүзле, бала өчен кайгырып, төннәрен күз йоммаучы әниләребез, сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, рухи көч, тормыш зирәклеге, сабырлык, бәхет, гаилә иминлеге телибез.

-
Кунаклар каршы алдык 21.11.2025 Ипи-тоз, якты йөз белән Кунак каршына чыктык. Сезгә зур ихтирам белән Тәмле нигъмәтләр тоттык.

-
"Юлларда күренеп тор!" акциясе 18.11.2025

Юл иминлеге инспекторлары әйтүенчә, җәяүлеләрнең күбесе үзләренең куркынычсызлыгы турында уйламый. Алар караңгы вакытта юл аркылы чыгарга куркалар, ләкин шул ук вакытта киемнәрендә яктырткыч элементлар булуын кайгыртмыйлар. Бу – җаваплысызлыкның ачык мисалы. Һәр җәяүле үз гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплы булырга тиеш. Үзебезне саклыйк, киемнәребездә яктырткыч элементлар булдырыйк!



