муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Конкурста катнашабыз 27.10.2025 Бакчабызда пожар куркынычсызлыгы буенча үткәрелә торган " Неопалимая купина" конкурсының муниципаль этабы бара.

-
Татар теле буенча олимпиада 23.10.2025 Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларыбыз бүген татар теле олимпиадасы биремнәрен эшләделәр.

-
16 октябрь -икмәк көне 16.10.2025

16 октябрь - халыкара икмәк көне билгеләп үтелә !
Икмәк-барлык ризыктан да өстен. Бу гаилә учагының җылысы, уртак табынның шатлыгы һәм буыннар хәтере. Бүген-бу турыда искә алу һәм тормышыбызны уңайлырак һәм туклыклырак иткән кешеләргә рәхмәт әйтү өчен үзенчәлекле көн!


Ипи һәрвакыт йомшак, хуш исле булсын,үсеп килүче балалар икмәкнең кадерен белергә өйрәнеп үссеннәр иде. -
Котлыйбыз! 06.10.2025 Мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен тәрбиячебез Вәлиева Рәмлә Камил кызы Арча муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз!

-
Өлкәннәр көне 03.10.2025 Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, бакчабызга күп еллар балалар бакчасында эшләп,лаеклы ялга туктаган апаларыбызны, балаларның дәү әниләрен,әбиләрен чакырдык. Кадерле өлкәннәребез, сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.

-
Конкурста катнаштык 19.09.2025 Район күләмендә үткәрелгән " Татар мультфильмнары һәм әкиятләре" рәсем конкурсында катнашып, Ахметов Рәйхан һәм тәрбиячесе Ахмадуллина Ләлә Зиннуровна 1 нче урын яуладылар. Котлыйбыз !

-
17 нче сентябрь - Бердәм юл иминлеге көне 17.09.2025 Сентябрь аенда Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы һәм Бердәм юл иминлеге көне уза. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү исә, бүгенге көннең иң актуаль проблемаларының берсе булып кала бирә. Чөнки республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Шуңа күрә балаларның урамда һәм юлда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә әзерлекне кече яшьтән үк оештыру максат итеп куела. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларда кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең бурычы булып тора.

-
Мәдәният йортына экскурсия 16.09.2025 Безнең балалар бакчасы мәдәният хезмәткәрләре белән һәр елны тыгыз элемтәдә тора, бергәләшеп чаралар үткәрә. Балалар мәдәният йортында һәм китапханәдә кунакта булдылар. Фирдүс Габделхаевич балаларны музыка уен кораллары белән таныштырды, китапханәче Гөлкәй Харасовна китаплар дөньясына сәяхәт үткәрде.

-
Абдулла Алиш туган көн 15.09.2025 15 сентябрь 1908 нче ел - Бөек Ватан сугышы герое, язучы, шагыйрь Абдулла Алиш туган көн. Абдулла Алиш күп әсәрләрен балаларга багышлап яза, шуңа күрә без аны балалар язучысы дип атыйбыз. Әсәрләре аша балаларны олыларны хөрмәтләргә, хезмәт сөяргә, тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә. Шул уңайдан, зурлар төркеме Абдулла Алишның "Койрыклар" әкиятен сәхнәләштерделәр. Әкият бик матур булды.

-
Гриппка каршы прививка 05.09.2025 Сентябрь ае -гриппка каршы профилактик прививкалар алу өчен оптималь чор булып тора. Вакцинация-грипп белән авырудан саклануның иң ышанычлы һәм нәтиҗәле ысулы һәм ул һәр кеше өчен, беренче чиратта балалар һәм өлкәннәр өчен, шулай ук төрле хроник авырулары булган затлар өчен күрсәтелгән.




