муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 18 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Котлыйбыз! 05.10.2026 Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен бакчабыз мөдире Ахмадуллина Гүзәл Сәйдәш кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

-
Котлыйбыз! 02.10.2026 Мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм - мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне уңаеннан Ахмадуллина Ләлә Зиннур кызы Арча муниципаль районы башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз! Уңышларыгыз дәвамлы булсын!

-
Өлкәннәр көне 01.10.2026 Ел саен, беренче октябрь көнендә, без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Хөрмәтле өлкәннәребез! Әбиләр,дәү әниләр өлкән остазларыбыз, бүгенге көндә лаеклы ялдагы хезмәттәшләребез, тәрбиячеләребез! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.

-
Грипптан сакланыгыз! 30.09.2026 Көзнең явымлы, салкынча көннәре башлану белән тын юллары авырулары, төчкерүче-йөткерүчеләр саны арта, грипп баш калкыта. Грипп социаль әһәмияте ягыннан йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Ә йогышлы авырулар төрле катлаулануларга, күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә соңгы елларда гриппка каршы вакцинация үткәрүгә зур игътибар бирелә. Безнең балалар бакчасына йөрүче балаларга да гриппка каршы вакцинация ясалды.

-
Иминлек ае 25.09.2026

Безнең балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган махсус тематик көн оештырылды. Бу көнне
балалар ни өчен шырпы, кабызгычлар һәм башка ут чыганаклары белән уйнарга ярамаганын белделәр, шулай ук янгын вакытында үзләрен дөрес тотарга: тиз эвакуацияләнергә, коткаручыларга шалтыратырга һәм куркыныч хәлләрдән качарга өйрәнделәр. Чарада мәдәният йорты җитәкчесе Фирдүс Габделхаевич та катнашты. -
15 сентябрь- Абдулла Алишның туган көне 18.09.2026

15 сентябрь - балаларның яраткан язучысы Абдулла Алишның туган көне! Без татар балалар әдәбиятына бик күп матур әкиятләр бүләк иткән талантлы язучыбызны искә алабыз. «Куян кызы», «Сертотмас үрдәк», «Чукмар белән Тукмар», «Нечкәбил» кебек әсәрләре аша Абдулла Алиш балаларны яхшылыкка, дуслыкка, хезмәт сөючәнлеккә, өлкәннәрне тыңларга һәм туган җирне яратырга өйрәтә. Абдулла Алишның якты исеме һәм бай иҗат мирасы мәңге яшәсен!
-
Сентябрь- иминлек ае 16.09.2026

Балаларда юлда йөрү культурасы тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чараларның әһәмияте бик зур. Мондый чараларны әзерләгән вакытта да, карап утырганда да балаларның кызыксынуы арта, өстәмә мәгълүмат алына. Бигрәк тә авыл җирендә – юл билгеләре, светофорлар булмаган урыннарда – балаларны шәһәр тормышына әзерләү зур игътибар сорый.
-
Котлыйбыз! 14.09.2026 Республикабызда яңа күркәм традициягә нигез салынды – ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасы ачылды! Әлеге исемлектә безнең хезмәттәшебез дә бар. Тәрбиячебез Вәлиева Рәмлә Камил кызына күпьеллык намуслы хезмәте өчен электрон мактау тактасына кертелү турында таныклык тапшырдылар. Котлыйбыз!

-
"Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт" 08.09.2026

8 нче сентябрь көнне"Татарстан әкият көне" кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендә Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт оештырылды.
-
Бәйрәм белән! 01.09.2026 1 сентябрь – Белем көне-Россия мәктәпләренең генә түгел, балалар бакчаларының да традицион бәйрәме. Балалар бакчасындагы кечкенә балаларны тагын да өлкәнрәк, сәламәтрәк һәм акыллырак итә торган уку елын мәктәпкәчә яшьтәге балалар шатланып каршы алалар. Бүген бездә Белем көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу бит иң ихлас хисләр уята торган һәм күп буын балаларны, педагогларны һәм ата-аналарны берләштерә торган бәйрәм. 1 сентябрь бәйрәме һәрвакыт онытылмаслык, шатлыклы һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч булып кала. Балалар һәм педагогларга бу көннең генә түгел, балалар бакчасында үткәргән барлык көннәрнең дә шатлыклы булуын телисе килә! Без барысын да — ата-аналарны, балаларны, педагогларны Белем көне белән котлыйбыз! Яңа уку елы белән!




