Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Халыкара гаилә көне! 17.05.2016

15нче май – Халыкара гаилә көне! Бу бәйрәм кемнең генә куңелендә дулкынлану хисләре уятмый икән? Гаиләдән кадерлерәк доньяда ни бар? 13 нче май көнне гимназиянең актлар залында 6 Б классы укучылары тарафыннан әзерләнгән «Гаилә корабы» дигән кичә үтте. Кунакка әти-әниләр, әби-бабайлар, апалар, сеңелләр чакырылган иде. Бәйрәм күтәренке рухта, командалар арасында төрле-төрле ярышлар,матур шигырьләр, жыр-биюләр белән урелеп барды.
-
Радик Фаизовка 85 яшь тулу уңаеннан аны искә алу кичәсе
17.05.2016
"Казан арты" музеенда якташыбыз Радик Фаизовка 85 яшь тулу уңаеннан аны искә алу кичәсе булды. Кичәдә гимназиянең 10 нчы класс укучылары катнашты. Язучының гаиләсе, күршеләре, хезмәттәшләре сөйләгәннәрне тыңладылар, "Җидегән чишмә" театры артистлары тарафыннан аның әсәрләренә күзәтү ясадылар. Кичә бик дулкынландыргыч һәм истәлекле булды. Укучыларда язучыга карата ихласлылык, хөрмәт һәм ихтирам хисләре артты.
-
Международный день детского телефона доверия
17.05.2016
17 мая, в Международный день детского телефона доверия, стартовал новый этап кампании по продвижению единого общероссийского детского телефона доверия 880020000 среди детей и подростков. Учащиеся гимназии присоединились к акции "Доверься! Скажи, о чем молчишь!"
-
ВПР по математике
17.05.2016
17 мая 2016 года обучающиеся четвертых классов приняли участие во Всероссийской проверочной работе по математике.
-
Профориетация дәресе 11.05.2016

Казан төзелеш һәм хуҗалык колледжыннан килгән укытучылар 9 - 11 нче класс укучылары өчен профориентация дәресе үткәрделәр . Укучыларга һөнәр сайлауда колледж белән таныштыру, яңа бүлекләр ачылу, кирәкле документлар җыю турында мәгълүматлар бирелде. Хөрмәтле чыгарылыш класс укучылары һәм әти - әниләр!
kkkhis.ru сайтына кереп тулырак мәгълүматлар алыгыз!
-
Всероссийская проверочная работа 11.05.2016

11 мая 2016 года обучающиеся четвертых классов приняли участие во Всероссийской проверочной работе по русскому языку.
-
Җиңү көне! 09.05.2016

Җиңү көне! Быелгы яз халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне 71 нче тапкыр бүләк итә. 9 нчы май көнне гимназиянең укытучылар һәм укучылар коллективы Җиңүнең 71 еллыгына багышланган парадта катнашты.
-
Районара баскетбол турниры 08.05.2016

5 нче класс укучысы Вәлиева Ландыш Буа шәһәрендә уздырылган баскетбол буенча Районара турнирда 2004 - 2005 нче елгы кызлар арасында II урын алып кайтты, медаль һәм грамота белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
-
Сугыш чоры балалары 07.05.2016

6 нчы май көнне гимназиядә 5 - 6 нчы класс укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, ветераннар белән берлектә, "Сугыш чоры балалары" исемле бәйрәм кичәсе оештырды. Әлеге бәйрәмдә ветераннар Советы рәисе - Габдрахманов Наил Газиз улы, хезмәт ветераннарыбыз - Гатауллина Х.М., Гатауллин В.Ш., Кашапов М.Х., Кашапова М.Г. катнашты. Аларның бала чагы сугыш чорына туры килә, күп авырлыклар кичерәләр, әтиләрен сугышка озаталар...
Укучыларга күргәннәре - кичергәннәре турында сөйләделәр, күзләрендә яшь тамчылары...
Бәйрәмгә багышланган концерт һәркем күңелендә моң, сагыш, хәтер уятты. Әлеге кичәне тарих укытучысы Әхмәтханова Г.Г. әзерләде.
-
Хәрби җыр бәйгесе 07.05.2016

6 нчы май көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап укучылар арасында "Хәрби җыр" бәйгесе булды.
I урын - 11Б классы,
II урын - 9В, 10А классы,
III урын - 11А, 10Б классы
IV урын - 9А, 9Б классына бирелде
Укучыларга грамоталарны ветераннар тапшырды.
















