Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
II место в Первенстве Республики Татарстан по баскетболу 26.09.2016

Поздравляем ученицу 7 класса Валиеву Ландыш, которая в составе команды г. Арск заняля II место в Первенстве Республики Татарстан по баскетболу среди девушек 2003-2004 года рождения!
-
Татарстан кроссы - 2016 25.09.2016

25 нче сентябрь көнне районыбызда "Татарстан кроссы - 2016" уздырылды. Кояшлы, матур сентябрь иртәсендә һәркем йөгерергә ашыкты. Гимназиянең коллективы, яшүсмер укучылары бу бәйгене түземсезлек белән көтеп алды. Старт бирелүгә укучылар алга йөгерде, ә 7Б классы укучысы Вафина Эльвира, әлбәттә, I лекне үз кулына алды. Афәрин, Эльвира! Җитез булыйк, сау-сәламәт калыйк!!!
-
Профсоюз дәресе 24.09.2016

Бүген гимназиядә укучылар белән "Профсоюз дәресләре" уздырылды. 8Б класс укучылары китапханәдә оештырылган профсоюз почмагын карадылар, гимназиянең профсоюз рәисе Сабирова С.Н. коллективның эш-максатлары белән таныштырды, класс җитәкчесе Сабирова Р.М. профсоюз хәрәкәтенең нәтиҗәсе, ветераннарыбызга ярдәм итү, конкурсларда җиңүләр турында сөйләде. "Профсоюз дәресе" һәркемдә зур соклану хисе тудырды.
-
Ата-аналар җыелышы
21.09.2016
Гимназиянең актлар залында 8-11 нче класс укучылары һәм әти-әниләре белән берлектә гомуми җыелыш уздырылды. Көн тәртибендә югары класс укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекләре, өстәмә консультацияләр үткәрү тәртибе, сайлап алган фәннәр буенча ныклы әзерлекләр алып бару мәсьәләләре каралды. Тәрбия өлкәсендә районда балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор, әйдәп баручы белгеч Нигматуллин Мансур камил улының чыгышы тыңланылды. Җыелышның икенче өлешендә класс җитәкчеләре әти-әниләр һәм фән укытучылары белән берлектә, аерым классларда, укыту-тәрбия өлкәсендәге мәсьәләләрне карадылар. Җыелыш бик эшлекле һәм файдалы үтте.
-
Мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы! 17.09.2016

5 нче гимназиядә башлангыч класс укытучылары, китапханәче катнашында башлангыч классларга Мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы булып узды. Көндәлекне тутыру тәртибе,үзләренең сайтларында битләрен ачып,ничек эшләргә кирәклеге өйрәтелде. Аннары укучылар “Культурный дневник первоклассника” ,”Казан” презентацияләрен карадылар.
-
Хөнәр сайлау 16.09.2016

"Барлык һөнәрләр дә яхшы, теләгәнең сайлап ал" дигән әйтем бар. 9,11 класс укучылары белән берлектә шушы максаттан техникум, көллият, ВУЗ җитәкчеләре белән очрашуларны башлап җибәрдек. Казан социаль-гуманитар техникумыннан килгән педагоглар уку йорты турында мәгълүмат, керү имтиханнары, укыту программалары белән таныштырдылар, укучыларга буклетлар тапшырдылар. Рәхмәт Сезгә!
-
Язучылар белән очрашу. 15.09.2016

Районыбызда "Без бит - Арча яклары" дип аталган җыентыкны тәкъдир итү кичәсе булды. Бу җыентык 3 бүлектән тора: башлангыч, урта, югары класс укучылары өчен шушы төбәктән чыккан атаклы язучылар, шагыйрьләр, драматурглар әсәрләре белән бергә төрле җанрда иҗат сөючеләрнең дә әсәрләре урын алган анда. Районыбызга бер төркем язучылар кайтты. Алар Арча шәһәрендә эшлекле сөйләшүдән соң район мәктәпләренә таралдылар. Якташларыбыз шагыйрь, язучы, публицист Субаш Аты авылында туып-үскән Рәис Сафин, Наласа авылында туып-үскән, язучы, педагог, филология фәннәре кандидаты - Гүзәл Әдһәмовна, "Безнең Мирас" журналының бүлек мөхәррире - Ленар Гобәйдуллин. Якташларыбыз яшь вакытта иҗат иткән шигырьләрен, язмаларын укыдылар, тарихка сәяхәт ясадылар, төрле сораулар аша укучыларның фикерләрен тыңладылар. Кичә тормыш мәгънәсен ачу, өлкәннәргә хөрмәт, туган якка мәхәббәт, туган телне саклау рухында барды. Кичәбезнең ахырында Алия Ногманованың моңлы җырлары һәркемгә бәйрәм сәламе булып яңгырады. Язучыларыбыз истәлек билгесе итеп үзләренең китапларын укучыларга бүләк иттеләр. Рәхмәт Сезгә, якташларыбыз, иҗат уңышлары юлдаш булсын!!!
-
Экскурсия в школьный музей 14.09.2016

Для учащихся 1-х классов была организована экскурсия в школьный музей. Первоклассники познакомились с историей открытия гимназии, экспонатами, стендами.
-
Классный час на тему «История страны начинается с истории семьи» 14.09.2016

В 7 Б классе прошел классный час на тему «История страны начинается с истории семьи». На классном часе учащиеся выстраивали генеалогическое древо своей семьи, прослеживали свои истоки. Кл. руководитель Ахметханова Г.Г.
-
Дружбой дорожить умейте! 13.09.2016

В рамках Добровольческой акции «Осенняя неделя добра- эстафета добрых дел» во 2 Д классе, учитель начальных классов Зарипова Лейля Рафкатовна , провела классный час на тему: «Дружбой дорожить умейте!»
В начале классного часа прозвучала песня «От улыбки». Во время классного часа беседовали о дружбе, каким нужно быть другом. Рассматривали разных видов друзей (ответственных, хвастливых, добрых, вредных) и обсудили каким нужно быть другом. Прослушали несколько произведения авторов, например А. Барто «Требуется друг», а также познакомились с множеством произведениями, где пишется о дружбе. Классный час завершили с песней «Песня про дружбу».
















