Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Класс җитәкчесе - 2017 19.01.2017

Утар Аты мәктәбендә Сираҗиева Л.Ф. район күләмендә уздырылган "Класс җитәкчесе - 2017 ел" бәйгесендә катнашты. Бәйге бик зур тәҗрибәлелек, осталык, белем сорады. Укытучы "Сәламәтлек" темасына тәрбияви чара, "Без - төрле милләттән" темасына мастер-класс уздырды. Бәйге бик күңелле утте.
-
Шахмат ярышы 18.01.2017

"Арча хәбәрләре" гәҗите призына район куләмендә шахмат ярышлары булып узды. 1-4 класс укучылары арасындагы ярышта 2А классы укучысы Мөхәммәтҗанов Камил 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
Инглиз теле дәресләрендә инноваөион технологияләрне куллану 18.01.2017

5 нче гимназиядә инглиз теле фәне буенча район күләмендә "Инглиз теле дәресләрендә инновацион технологияләрне куллану" темасына семинар - практикум булды. Укытучылар инглиз теленнән ачык дәресләр, тәрбияви чаралар карадылар, бергәләп киңәшләштеләр, тәҗрибә уртаклаштылар. Семинар бик эшлекле үтте.
-
Түгәрәк өстәл 18.01.2017

Гимназиядә география фәненнән уздырылган район семинарында мәгариф идарәсе методисты Сафиуллин И.Р. белән берлектә "Түгәрәк өстәл" артында тәҗрибә уртаклаштылар. География укытучысы Хөсәенова Н.Г. 6 нчы класс укучыларына ФГОС таләпләре буенча " Һава температурасы" темасына дәрес бирде, хезмәттәшләре "География фәне өйрәнүдә проект алымнары куллану" темасына фикер алышты. 11 нче класс укучысы Шәмсетдинов Ришат "Арча шәһәре урамнары топонимикасы" темасына проект эшен тәкъдим итте. Һәркем семинардан канәгать калды.
-
Поздравляем победителя 16.01.2017

Поздравляем победителя Республиканского этапа Всероссийской олимпиады школьников по литературе ученицу 10 класса Хакимуллину Эльвину. Желаем Эльвине и учителю русского языка и литературы Сибгатуллиной Р.Ш. дальнейших успехов!
Эльвина Хәкимуллина берничә ел рәттән район, республика күләмендә үткәрелгән фән бәйгеләрендә катнашып килә, ел саен мактаулы урыннар яулый. Котлыйбыз!
... Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш...
-
Чаңгы шуу 16.01.2017

3 нче уку чиреге башланып китте. Физик культура дәресләрендә программа нигезендә чаңгыда шуу күнекмәләрен ныгыту буенча эш бара. Укытучылар Ильясов З.А. һәм Абдрахманов И.Х. тырышлыгы белән гимназия янәшәсендә "чаңгы юлы" эшләп килә. Чаңгы яратучылар өчен көне буе уңайлыклар бар.
-
Карлыгачлар 16.01.2017

2 нче класс укучылары бүген "Карлыгачлар" сафына кабул ителделәр. Алар балалар оешмасының I баскычын үттеләр. Тәрбияле, алга омтылучы, үз максатларына ирешүче укучылар булырга сүз бирделәр.
-
Физик культура һәм спорт әшләренең торышы.
16.01.2017
16 нчы гыйнвар көнне Арча муниципаль районының Җәмәгать советы әгъзалары гимназиядә физик культура һәм спорт әшләренең торышы белән таныштылар, материаль - техник базасын карадылар. Совет әгъзасы Ильдус Сәгъдиев гимназия эшенә уңай бәя бирүен күрсәтеп үтте.
-
Арча Кыш бабаенда кунакта 14.01.2017

13 нче гыйнварда Арча шәһәре үзәк стадионында, күңел ачу тантанасында гимназия укучылары "Арча Кыш бабаенда кунакта" исеме астында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Аларның чыгышларын Арча халкы зур алкышлар белән кабул итте.
Яңа еллар мөбәрәк булсын, кадерле дуслар!
-
Фиксиләр (мультипликацион сериал) 13.01.2017

Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр! Татарстан Республикасы мәгариф хәм фән министрлыгы тарафыннан “2004-2020 елларда татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү” максатыннан “Фиксиләр” исемле мультипликацион сериал татар теленә тәрҗемә ителде. 60 сериядән торган мультфильмны түбәндәге сылтама буенча карый аласыз! http://mon.tatarstan.ru/rus/fiksilar-serial.htm
















