Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
День Неизвестного солдата 03.12.2024

3 декабря - День Неизвестного солдата. Дети старшей группы провели беседу на эту тему. Они познакомились с историей этого праздника, посмотрели презентацию. В конце беседы почтили память погибших солдат минутой молчания.
-
Әниләр бәйрәме 29.11.2024

Бүген икенче зурлар төркемендә әниләр бәйрәме булып узды. Бәйрәм гадәти булмаган формада - Сабантуй бәйрәме булып үткәрелде. Балалар матур шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр. Әниләр рәхәтләнеп балалары белән төрле конкурсларда катнашып күңел ачтылар. Бәйрәм күтәренке рухта барды, бик күңелле узды.
-
Энилэр коне 29.11.2024

Салкын кышларга кереп барганда , без ин жылы хэм якты бэйрэмнэрнен берсен – Энилэр конен билгелэп утэбез. Безгэ тормыш булэк иткэн, ботен йорэк жылысын биргэн, безнен очен тынгысыз коннэр, йокысыз тоннэр кичергэн газизлэребезгэ нинди генэ телэклэр телэсэк тэ аз булыр сыман.Тормышыбыз бизэге булган энилэребез матур да, батыр да, мэрхэмэтле дэ.
Буген 1-нче өлкәннәр төркеме әниләре, әниләр коненэ багышланган музыкаль кичэгэ жыелдылар. Бэйрэм конкурс формасында узды. Әниләргә дә балаларга да бәйрәм бик ошады. -
Әниләр көне 28.11.2024

Иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне.
Әнилэрнең назы белән
Без керәбез һәр көнгә!
Кояш кирәк жир йөзенә!
Әни кирәк - һәркемгә!
Бүген мэктэпкә әзерлек төркемендә әнилэр көненә багышланган бәйрәм кичэсе булып узды. Бэйрэмгэ хөрмәтле әнилэребез килгән иде. Кичә жырлар, шигырьлэр һәм уеннар белән үрелеп барды. Балалар Абдулла Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясаган буләкләрен иң якын кешелэренә тапшырдылар. Килгән кунаклар да, катнашучы балалар да бик канэгать булып калдылар. -
Котлыйбыз, Ләйсән Ягъфаровна! 27.11.2024

27 нче ноябрь көнне Арчаның 5 нче балалар бакчасында район буенча тәрбиячеләр мастер-класс күрсәттеләр. Барлыгы 17 тәрбияче катнашты. Безнең балалар бакчасыннан Ибрагимова Ләйсән Ягъфаровна әлеге бәйгедә катнашып 3 нче урынга лаек булды. Ул мили бизәкле изү бизәү темасы белән чыгыш ясады. Ләйсән Ягъфаровнага киләчәктә тагын да зур уңышлар телибез.
-
Сабантуй бәйрәме 27.11.2024

Бүген икенче зурлар төркемендә әниләр бәйрәме булып узды. Бәйрәм гадәти булмаган формада - Сабантуй бәйрәме булып үткәрелде. Балалар матур шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр. Әниләр рәхәтләнеп балалары белән төрле конкурсларда катнашып күңел ачтылар. Бәйрәм күтәренке рухта барды, бик күңелле узды.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы бел! 27.11.2024

Бүген бакчабызның зурлар төркемендә "Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы бел! " исеме астында КВН ярышлары булып узды. Балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, юл билгеләреннән пазллар җыйдылар, самокатларда ярыштылар, сорауларга җавап бирделәр. Бәйрәм күтәренке рухта узды. Бәйрәмнең махсус кунагы Мухаметзянова Энҗе Газизовна ярышларга нәтиҗә ясап, балаларны алып килгән бүләкләре белән тәбрикләде.
-
Әниләр көне 26.11.2024

Ана! Нинди бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга?!
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке Ана булуда.
Ел саен, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә, Әниләр көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан, кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар бүген кадерле әниләренә матур бәйрәм чарасы оештырды. Әниләр үзара җитезлектә көч сынаштылар,әкиятләрне ни дәрәҗәдә белүләрен исбатлап күрсәттеләр, үзләренең иң яхшы әни исеменә лаек икәнлекләрен расладылар.
Чара балалар тарафыннан башкарылган шигырьләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды.Бәйрәм ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясалган тәбрикләү открыткалары тапшырдылар. Алда тагын очрашулар, күңелле мизгелләр күп булсын иде дигән теләктә калабыз. -
Мин әнине яратам! 25.11.2024

Кайберәүләр кояш бер генә ди,
Мин килешмим, икәү ул минем.
Аның берсе балкый күк йөзендә,
Икенчесе минем әнием!
Уртанчылар төркемендә "Мин әнине яратам!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Бәйрәмгә әниләр, дәү әниләр һәм әбиләр дә килгән иде. Кадерле
әниләренә багышлап балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Әниләр белән бергәләп күңелле уеннар да уйнадылар. Бәйрәм ахырында үзләре ясаган матур чәчәкләрне бүләк иттеләр. -
Туган көн бәйрәме 25.11.2024

Һәр кешенең елга бер килә торган шәхси бәйрәме ул-туган көн. Буген балалар бакчасында тәрбияләнүченең туган көне үткәрелде. "Ак калач" җырын җырлап, биеп, балалар иптәшенә матур теләкләр теләделәр. Туган көн балаларда уңай хисләр тәрбияли.





