Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Музейга сәяхәт 13.12.2024

Безнең балалар бакчасында «Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы» дип исемләнгән музей эшли. Анда күптән булган, үткән заманнардан калган һәм безнең заманда зур тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия булган әйберләр саклана. Бу безнең бакчада тәрбияләнүчеләрнең яраткан урыны.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар төрле экспозицияләр белән танышып, музей буйлап кызыклы һәм танып белү экскурсиясе уздырдылар. Алар музей экспонатлары ярдәмендә ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә тырыштылар. Балалар рәхәтләнеп тыңладылар, экспонатларны кызыксынып карадылар һәм сораулар бирделәр. Музей белән танышу балаларга бик ошады. Экскурсияләр тәмамлангач, балалар Гөлназ Рәис кызына күргәзмә эшләре турында җентекләп сөйләгәне өчен рәхмәт белдерделәр һәм тагын килергә вәгъдә иттеләр. -
Россия Федерациясе Конституциясе 12.12.2024

Бүген зурлар төркемдә “Россия Федерациясе Конституциясе" темасына әңгәмә уздырдылар. Балалар гражданлык хисе һәм Ватанга мәхәббәт, Россия тарихы белән кызыксындылар. Флаг, герб, гимнны искә төшерделәр.
-
Флаг аппликациясе 12.12.2024

Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап, бүген уртанчылар группасында Россия флагы темасы буенча аппликация ясадылар.
-
Шашка уенын уйныйбыз 11.12.2024

Шашка уены – мавыктыргыч һәм кызыклы уеннарның берсе.Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да шашка уены уйнарга яраталар.Бу уен балаларның логик фикерләү сәләтен, игътибарлылыгын үстерә һәм иң мөһиме – хәтерне яхшырта.
-
Чисталыкка өйрәнәбез 09.12.2024

Балаларны төркем бүлмәсендә чисталык һәм тәртип сакларга, хезмәт эшчәнлегенә кызыксыну уятырга өйрәтү. Иң гади хезмәт күнекмәләренә өйрәтү уенчыкларны юарга, уенчыкларны сөлге белән сөртергә, аларны пөхтә итеп киштәләргә урнаштырырга. Балаларда эшкә, аның нәтиҗәләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру, башкалар өчен эшләргә теләк тудыру. Эштән соң сөлгене элеп куярга. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәтерү Хезмәткә кызыксыну тәрбияләү.
-
Җәяүлеләр өчен кагыйдәләр 09.12.2024

Юл йөрү кагыйдәләрен һәрдаим кабатлап тору мөһим. Бүген зурлар төркеме балалары "Җәяүлеләр өчен кагыйдәләр" темасына әңгәмә үткәрелделәр. Светофор, җәяүле сукмагы, тротуар төшенчәләрен кабатладылар; рәсемнәр карадылар, өстәл уеннары уйнадылар.
-
Машина өчен тәгәрмәчләр 06.12.2024

Икенче иртә яштэге балалар төркемендә әвәләп ясау шөгыле Тема: "Машина өчен тәгәрмәчләр". Балаларда бу шөгыль эшчәнлеге аша транспортка кызыксыну формалаштыру. Транспорт турындагы белемнәрне киңәйтергә булышу. Пластилин белән эшләү күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итәргә. - «түгәрәк», «зур-кечкенә»төшенчәләрен ныгыту.
-
Әкият укыйбыз 04.12.2024

Арча педагогия көллияте студенты Нәргизә Нәфис кызы уртанчылар төркеме балаларына әкият укыды. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, рәсемнәр карадылар, сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр. Физик күнегүләр ясап ял да итеп алдылар. Балалар әкиятләр аша дус, тату, бердәм, ярдәмчел булырга өйрәнәләр.
-
Фән сәгатьләре 03.12.2024

Бүген зурлар төркемендә "Фән сәгатьләре" дигән темага кызыклы, мавыктыргыч әңгәмә үткәрелде. Балалар һава белән тәҗрибә ясадылар. Балалар һаваның урынын алып торуын һәм үзлекләренә ия булуын (күренми, җиңел, исе юк) күз алдына китерделәр. Балалар һаваның үзлекләре турындагы белемнәрен киңәйттеләр
-
День неизвестного солдата 03.12.2024

Сегодня в подготовительной к школе группе прошла беседа на тему «День неизвестного солдата». Воспитанники познакомились с историей возникновения праздника, который отмечается в нашей стране 3 декабря и посвящается он подвигу Неизвестного Солдата – защитника Отечества.





