Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 ( 297 ) 298 299 300 >>
-
Лагерь яңалыклары 05.06.2015

Бүген лагерьда ял итүче балалар белән каенлыкка поход оештырылды. Балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, яңа җырлар өйрәнделәр. Каенлыкны җыештыру максаты белән корыган агач ботакларын җыеп, алардан шалаш ясау балаларга бик ошады
-
Лагерь яңалыклары 04.06.2015

Бүген лагерьда - Спорт һәм Сәламәтлек көне. Иртәнге аштан соң "Сәламәт булыйм дисәң... " дигән темага әңгәмә уздырылды. "Спорт көне" ндә бик күп спорт уеннары уйналды. “Спорт көне" сәламәтлек өчен файдалы көн булды
-
Шашка, шахмат 03.06.2015

Безнең балалар шашка, шахмат уеннарын бик теләп һәм яратып уйныйлар. Бүген дә саф һавада булганнан соң, бу уеннарны бик рәхәтләнеп уйнап алдылар.
-
Бүген балалар белән “Артышлык”ка экскурсиягә бардык. 02.06.2015

Иртәнге аштан соң отряд урыннарын бизәүне дәвам иттеләр. Аннан соң “Артышлык” ка экскурциягә бардык. Анда төрле-төрле уеннар уйнап күңел ачттык. Төшке аштан соң “Исәнме, җәй!” темасына дискотека булды.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2015

Һәр елның җәй башында бөтен Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. 1 июнь көне кечкенәләрнең зурлар ярдәменә һәрдаим мохтаҗ булуларын искәртеп торган көн. Балаларның киләчәген бәхетле итү – ул безнең бурыч.
Халыкара балаларны яклау көне сөенечле мизгелләр – көтеп алган каникуллар башлану чоры белән туры килә.
Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез – безнең киләчәгебез, безнең өметебез! Бәйрәм белән!
-
"Салават күпере" лагере 01.06.2015

Бүген, 1 нче июнь көнне, мәктәп яны сәламәтләндерү "Салават күпере" лагере эшли башлады. Лагерьда 30 бала ял итә. Бүгенге чаралар лагерь ачылу һәм Балаларны яклау көненә багышланды.
Барлык балаларны да Бәйрәм белән котлыйбыз! -
«СТРАНА ТАЛАНТОВ» 31.05.2015

Всероссийский Социальный Проект «СТРАНА ТАЛАНТОВ» был создан с целью поиска и поддержки одаренных детей и молодежи в России. Ежегодно Проект проводит творческие конкурсы и предметные олимпиады, учреждает Гранты для образовательных учреждений.
Цель проводимых Проектом конкурсных мероприятий – привлечь внимание общественности к социальным явлениям и проблемам окружающего мира. Ребенку и подростку в любом возрасте требуется возможность высказать свое мнение.
На днях стали известны результаты Всероссийских предметных олимпиад по русскому языку и литературе II потока 2014-2015 учебного года. Из нашей школы награждены Дипломами 1 степени учащиеся 6 класса: Гибадуллина Алсу (литература), Файзрахманова Айзиля, Шарипов Ильфат (русский язык) (учитель Шарипова Р.Ф.).
-
"Варисларда кунакта" 28.05.2015

28 нче май көнне 4 нче класс укучыларын Татарстан Варислары берлеге сафына кабул итү кичәсе булды. "Варисларда кунакта" сәяхәтендә укучылар Варис законнары, аларның символлары турында сөйләделәр, үзләренең Туган илне яратучы, табигатьне саклаучы, ярдәмчел укучылар икәнлекләрен күрсәттеләр.
-
Мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме 23.05.2015

23 май көнне мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Бәйрәм тантанасында район мәгариф бүлеге начальнигы Дәүләтбаев З.М., авыл җирлеге башлыгы Фәйзуллин Ф.Х. , ветеран укытучыларыбыз һәм ата-аналар катнашты. Укучылар тарафыннан әзерләнгән чыгыш һәркемнең күңелендә сөенеч, шул ук вакытта моңсулык хисләре уятты. Бу көн һәм бу көнне чыңлаган кыңгырау тавышы һәрбер чыгарылыш класс укучысының күңелендә мәңге сакланыр. Мәктәпне быел 12 укучы тәмамлый. Укучыларның алда торган имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, үзләренең барлык өмет-хыяллары чынга ашуын чын күңелдән телибез.
-
Асфальтка рәсем ясау конкурсы 22.05.2015

22 май көнне Арча Укучылар сарае каршында рәсем ясау конкурсы булды. Темалар дүрт юнәлештә иде: әдәбият елына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, парк һәм скверлар елына багышланган һәм ЮХИДИ белән берлектә юл йөрү кагыйдәләре буенча. Мәктәбебез укучысы Депресов Стас Җиңүнең 70 еллыгы номинациясендә 1 урынга лаек булды.













